Салих авылында “Балалар Сабантуе” үтте
- Подробности
- Создано 03.06.2015 14:19
1 июнь Бөтендөнья Балаларны яклау көне уңаеннан Салих авылында “Балалар Сабантуе” үткәрелде.Чараны клуб һәм китапханә хезмәткәрләре үткәрде.
1 июня в Международный день защиты детей в деревне Салих прошел "Детский сабантуй". Мероприятие было организовано работниками библиотеки и клуба.
Күңелле уеннар оештырылды - аркан тарту, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, күзне бәйләп бүләк кисү, чиләк белән су ташу, рәсем ясау. Балалр шигырьләр сөйләү конкурсында катнаштылар.
Бәйрәм матур, күңелле үтте, соңыннан балаларга бүләкләр таратылды.
Ләйсәнә Тагирова, Салих авылы китапханәчесе.