Встреча с писателями Татарстана“Милләт рухын саклап”: Татарстан язучылары белән очрашу

Создано 29.07.2015 17:46
Автор: Imaeva Asiya

29 июля в Центральной библиотеке города Бавлы состоялась встреча с членами Союза писателей Республики Татарстан: заслуженным работником культуры РТ, лауреатом государственной премии РТ имени Г.Тукая поэтессой Кларой Булатовой и заслуженным работником культуры РТ, лауреатом премий имени Р.Тухватуллина, С.Сулеймановой писателем Ахатом Хабибуллиным.

 На встречу с писателями пришли наши читатели, любители татарской литературы, библиотекари. 

Вечер начался с исполнения стихотворения К.Булатовой “Шушы яктан шушы туфрактан без” заслуженным работником культуры РТ, режиссером народного театра города Бавлы Миргалияна Фахриева.

В своем выступлении Клара Булатова познакомила зрителей со своим творчесвом, ответила на вопросы.

Писатель Ахат Хабибуллин поделился с читателями со своими мыслями о литературе, прочитал свои стихи.

Члены творческого объединения “Илһам” при отделе национальной литературы и искусства центральной библиотеки М.Назипова, А.Васикова, К.Ахмадеева прочитали свои стихи.

Украсили вечер выступления артистов ДК им.М.Джалиля. 

Встреча была посвящена Году литературы, 150-летию Национальной библиотеки и избирательной кампании.

“Милләт рухын саклап”: Татарстан язучылары белән очрашу

29 июль көнне Баулы шәһәре Үзәк китапханәсендә Татарстан язучылар берлегенең әгъзәләләре, Әлмәт төбәгендә яшәп иҗат итүче, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреты шагыйрә Клара Булатова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты язучы һәм шагыйрь Әхәт Хәбибуллин белән очрашу кичәсе узды.

Кичәдә туган телгә, туган якка битараф булмаган китап укучылар, китапханәчеләр катнашты.

Кичә башында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Баулы халык театры режисеры Миргалиян Фәхриев башкарыунда Клара Булатованың “Шушы яктан шушы туфрактан без” шигыре яңгырады.

Кичә барышында Клара Булатова үзенең тормыш юлы белән таныштырды, шигырьләрен укыды, тамашачыларның сорауларына җавап бирде.

Язучы Әхәт Хәбибуллин кичәдә катнашучылар белән үзенең фикерләре белән уртаклашты, шигырьләрен укып китте.

Кунакларның чыгышлары Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йорты артистлары Зәйтүн Муллаянов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Әхмәтҗанова башкаруында җырлар белән үрелеп барды. 

Китапханәбезнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге каршында эшләп килүче “Илһам” иҗади берләшмә әгъзаләре иң өлкән шагыйрәбез Мәкмүнә апа Нәҗиповага, Алсу Васикова һәм Кәшифә Әхмәдиева үзләрененең шигырьләрен укып киттеләр.

Очрашу Әдәбият елына, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә нигез салынуның 150 еллыгына һәм сайлау алды кампаниясенә багышланды.

 bulftovah6

bulftovah2

bulftovah1

bulftovah3

bulftovah5

bulftovah4

bulftovah12

bulftovah9

Нравится