5 сентября возле памятника народному поэту-земляку Ф.Г. Яруллину, расположеного на Аллее трудовой славы, провели литературно-тематическую композицию «Баулым - язмышым минем»- «Бавлы, ты сердцу милый уголок», посвященную 85-летию со дня образования Бавлинского района, с участием местных поэтов-членов клубов «Вдохновение» и «Илхам», действующих при Центральной библиотеке.
2015 ел Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде.
11 август көнне Баулы районы төзелүгә 85 ел тулды. Шул уңайдан 5 сентябрьдә, Баулы үзәк китапханәсе “Нефтяниклар” аллеясында, якташыбыз Татарстанның халык шагыйре һәйкәле янында “Баулым-язмышым минем” дип исемләнгән бәйрәм программасы әзерләде.
Бәйрәмне Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Хәсиятуллин Миннефоат Галимулла улы ачып җибәрде. Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин да катнашты.
Бәйрәм программасы ике телдә алып барылды.
2015 елның июнь-август айларында Баулы үзәк китапханәсе “Китап укучы Баулы” акциясе үткәрде. Акциядә бик күп баулылар һәм кунаклар актив катнашты. Бәйрәм барышында иң актив укучыларга мактау грамотасы һәм бүләкләр тапшырылды. Өченче номерлы Баулы урта мәктәбенең китапханәчесе Флера Хәсәнова чыгышын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Ул җирле шагыйрә Кәшифә Әхмәдееваның “Кайттым әле туган нигеземә” шигырен сөйләде. Бәйрәмдә Үзәк китапханә каршында эшләп килгән “Вдохновение” клубы, “Илһам” иҗади берләшмә әгъзәләре катнашты. Шагыйрьләрнең чыгышлары М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Әхмәтҗанова, Гөлнара Абдуллина, балалар сәнгать мәктәбе каршында оештырылган “Кнопочки” балалар җыр ансамле чыгышлары белән уралып барды. Бәйрәмгә Баулы районында туып үскән, бүгенге көндә Башкортстанның Октябрьский каласында яшәп иҗат итүче Гали ага Гыйззәт тә килде. Туксан яшенә җитеп барган ветеран бүгенге көндә 12 шигырь һәм чәчмә әсәр китаплары авторы. Гали ага баулыларны бәйрәм белән котлап, берничә шигырен укып китте.