“Сандугач иде күңелеңдә...”

Создано 24.12.2011 20:05

23 нче декабрьдә 14.00 сәг. М.Җәлил исемендәге Мәдәният йортында якташ шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 70 ел тулу уңаеннан “Җыр булып кайтырмын туган якка” дип исемләнгән хәтер кичәсе узды. Кичәдә шагыйрьнең тормыш иптәше Луиза ханым Әхмәтҗанова, туганнан туган энеләре Сәгыйть Әхмәтҗанов һәм Рәшит Әхмәтҗанов катнашты. Шулай ук Казаннан, Татарстан Язучылар берлегеннән дусларын, каләмдәшләре килгән иде - шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов, Танылган әдип, шагыйрь, прозаик, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Газинур Морат. Шагыйрьнең дусты Татарстан Республикасының халык артисты җырчы Георгий Ибушев тамашачыларны үзенең матур моңлы тавышы белән шатландырды.

Нравится