Якташ-язучы Гали Гыйззәткә 85 яшь! * Творческий вечер Гали Гыйззата и презентация новой книги в канун 85 летнего юбилея

Создано 29.09.2012 14:51
Автор: Ф. Абдуллина

Юбилей и новая книга Гали Гыйззата.

26 сентябрь көнне Баулы шәһәрендә үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә (мөдире Гөлия Шәмсетдинова) якташыбыз, зур ихтирамга һәм хөрмәткә лаек, 12 китап авторы, язучы Гали ага Гыйззәтнең иҗат кичәсе булып узды. Кичәдә Гали аганы иң элек “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль учреждениесе директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Рәфгать кызы Фәхриева язучыны 85 яшьлек юбилее белән тәбрикләде һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Кичә барышында залда утыручылар язучының гыйбрәтле тормыш юлы һәм аның иҗаты белән таныштылар. Китапханәчеләр Гали Гыйззәтнең шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләр укыганда залда утыручылар тын да алмый тыңлап утырдылар. Кичә җыр, биюләр белән уралып барды. Кичәгә Гали аганы хөрмәтләп, Октябрьский шәһәреннән дуслары, каләмдәшләре килделәр. Алар Гали Гыйззәткә карата бик күп җылы сүзләр әйттеләр, аның шигырьләрен укып киттеләр. Залда утыручылар арасыннан да чыгыш ясаучылар, юбилярны бүләкләүчеләр күп булды. Автор үзе дә чыгыш ясаучыларга үзенең яңа “Сайланма әсәрләр” дигән китабын бүләк итте.

Кичә азагында Гали Гыйззәт үзе дә чыгыш ясады һәм үзен зурлаганнары өчен зур рәхмәтен белдерде.

Творческий вечер Гали Гыйззата и презентация новой книги в канун 85 летнего юбилея

26 сентября 2012 г. в отделе национальной литературы и искусства Центральной библиотеки города Бавлы (зав.отделом Гулия Шамсутдинова) состоялся творческий вечер писателя-земляка, автора 12 книг Гали Гыйззата, ныне проживающий в городе Октябрьский РБ. В начале вечера директор МБУ ЦБС Бавлинского муниципального района, заслуженный работник культуры РТ Фахриева Лилия Рафгатовна поздравила писателя с 85-летним юбилеем и выходом его новой книги “Сайланма әсәрләр”. В ходе мероприятия зрители знакомились с его жизнью и творчеством, стихами и отрывками из его произведений. Вечер украсили песни и танцы, исполненные артистами ДК им. М.Джалиля и работниками библиотеки. Приехавшие на вечер из города Октябрьска друзья и коллеги по перу тепло отзывались о юбиляре, читали его стихи. Всем выступившим на вечере Гали Гыйззат подарил свою новую книгу с автографом и сердечно поблагодарил всех присутсвующих и организаторов творческого вечера.

Подробнее об этом и других мероприятиях в разделе "Мероприятия"

Нравится