Сәнгать һәм иҗат сөючеләр игътибарына!

Создано 16.11.2021 17:18
Автор: Gabdreeva Gulnaz

«Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе» Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесен оештыра.

Сәләтләрен сынап карарга теләүчеләр үзләре иҗат иткән һәм башка авторларның әсәрләре белән чыгыш ясый ала.

 Бәйге өч номинация буенча уздырыла: шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр); проза, мәсәл. Бәйгедә катнашучыларга яшь ягыннан чикләүләр юк.

Бәйге ике этапта уздырыла һәм Гала-концерт белән төгәлләнә.

Беренче этап барышында катнашучылар Бәйге эшләрен видеоязма рәвешендә электрон форматта Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. электрон почта адресына яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (919) 960-04-22 номерына җибәрә ала.

Бәйге эшләре 2021 нче елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.

Нравится