С Новым годом, дорогие земляки! Бәйрәм белән, кадерле якташлар!
- Подробности
- Создано 05.01.2015 10:37
Поздравление Рамиля Хакимулловича Гатиятуллина, главы Бавлинского муниципального района. +
Баулы муниципаль районы башлыгы Гатиятуллин Рамиль Хакимулла улы котлавы. +
До завершения уходящего года остались считанные часы, он был богат на очень важные для Бавлинского муниципального района и страны в целом события.
В 2014 году в нашем районе было реализовано 20 программ, и предстоит большая работа ещё над 20 уже утверждёнными целевыми программами. Они направлены, прежде всего, на развитие здравоохранения, образования, инфраструктуры, создание дошкольных мест, улучшение жилищно-коммунальных условий.
Свершения 2014 года ставят перед нами новые задачи. 2015 год в России пройдёт под знаком празднования 70-летия Победы в Великой Отечественной войне. Дорогие друзья, мы должны окружить заботой и вниманием ветеранов войны и труда, оказать им реальную поддержку в решении жизненных проблем.
В августе мы отметим 85-летие образования Бавлинского района. Хочется поблагодарить всех, кто внёс большой вклад в его развитие, сохранение стабильности.
Ещё одним важным событием 2015 года станет подготовка к празднованию 70-летия бавлинской нефти. Мы по праву гордимся самоотверженным трудом потомственных династий наших нефтяников.
От всей души желаю, чтобы наступающий Новый год оправдал ваши самые светлые и добрые надежды, наполнил сердца радостью. Здоровья, счастья, благополучия вам и вашим семьям!
Рамиль ГАТИЯТУЛЛИН, глава Бавлинского муниципального района
2014 ел тәмамланырга санаулы сәгатьләр калып бара. Ул Баулы муниципаль районы һәм тулаем ил өчен мөһим вакыйгаларга бай булды.
Бу елда безнең районда 20 программа тормышка ашырылды. Киләсе елда безне инде расланган тагын 20 максатчан программа буенча эш көтә. Алар, беренче чиратта, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрен, инфраструктураны үстерүгә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бакчаларда урыннар булдыруга, торак-коммуналь шартларны яхшыртуга юнәлдерелгән.
2015 ел безнең алда яңа максатлар куя. Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү билгесе астында үтәчәк. Кадерле дуслар, сугыш һәм тыл ветераннарына карата мөмкин кадәр игътибарлырак һәм кайгыртучан булыйк. Август аенда без Баулы районы оешуга 85 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Аның үсешенә зур өлеш керткән барлык якташларыма рәхмәтемне белдерәсем килә.
2015 елның тагын бер мөһим вакыйгасы Баулы нефтенең 70 еллыгын каршылауга әзерлек булачак. Без нефтьчеләребез династияләренең фидакарь хезмәте белән лаеклы горурланабыз.
Хөрмәтле баулылар, ихлас йөрәктән киләсе Яңа ел иң олы өметләрегезне аклавын, шатлык, бәхет бүләк итүен телим. Сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге юлдаш булсын сезгә!
Рамил Гатиятуллин, Баулы муниципаль районы башлыгы.
Источник: Гатиятуллин, Р.Х.С Новым годом, дорогие земляки!: Поздравление Рамиля Хакимулловича Гатиятуллина, главы Бавлинского муниципального района//Слава труду. 2014. - 31 дек. - С.1.
Бәйрәм белән, кадерле якташлар!: Баулы муниципаль районы башлыгы Гатиятуллин Рамиль Хакимулла улы котлавы //Хезмәткә дан. 2014. 31 дек. Б.1.