“Онытырга мөмкин түгел”: Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм
- Подробности
- Создано 08.05.2015 11:45
7 май көнне Салих авылында Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Мәктәп укучылары белән “Онытырга мөмкин түгел” - дип аталган монтаж һәм концерт күрсәтелде. Бәйрәм белән Баулы муниципаль районы башкарма комитеты вәкиле Ахметзянов Рөстәм Дамирович һәм авыл советы җитәкчесе Галямутдинов Заһит Саетгалиеович котладылар.
Китапханәдә “Бөек Җиңүгә 70 ел”, “Җиңү юллары буйлап”, “Ул көннәрне онытырлык түгел” дип аталган китап күргәзмәләре оештырылды. “Хәтер”, “Алар җиңү алып кайтты” дигән китаплар белән таныштырдык.
Ветераннар соңыннан чәй табыны артында үткәннәре турында сөйләделәр.ветераннарга чәчәкләр бүләк иттек.
Бәйрәмне Салих авылы китапханәчесе Ләйсәнә Тагирова оештырыды авыл клубы белән бергә.