Җиңү көне белән! С Днём Победы!
- Подробности
- Создано 11.05.2015 09:25
Җиңү көне белән!
Хөрмәтле ветераннар, Баулы районы кунаклары, якташларым!
Сезне чын күңелемнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәм! 9 май – һәркем өчен изге бәйрәм, илебез һәм республикабыз тарихының иң тантаналы бите.
Еллар узып, буыннар алышынса да, без әлеге коточкыч сугышта батырларча һәлак булганнарны, исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булган, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүче фронтовикларны беркайчан да онытмабыз.
Бүген без сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына һәм җиңүне якынайткан бар кешегә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Алар барысы да – Җиңүчеләр. Аларның һәркайсына игътибар күрсәтү – безнең изге бурычыбыз.
Сезнең алда баш иябез, кадерле ветераннарыбыз! Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез, фидакарьлегегез, түземлегегез, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, һәр йортка татулык, тынычлык, иминлек һәм бәхет телим.
Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,
Баулы муниципаль районы башлыгы.
С ДНЁМ ПОБЕДЫ!
Уважаемые ветераны, жители и гости Бавлинского района!
Примите самые искренние поздравления с 70-й годовщиной Победы в Великой Отечественной войне!9 Мая – это священная дата, самая яркая и торжественная страница истории нашей страны и республики.
Уходят годы, сменяются поколения, но мы никогда не забудем погибших и тех, кто выжил в этой страшной войне.
Сегодня мы отдаём дань глубокого уважения всем ветеранам: фронтовикам, труженикам тыла, детям войны, всем тем, кто на своих плечах вынес тяготы плена и рабского труда. Они все – Победители. И наша святая обязанность заботиться о каждом из них. Это нужно им, это нужно нам, чтобы быть достойными продолжателями славных дел, чтобы воспитать последующие поколения в лучших традициях нашего народа.
Низкий вам поклон, дорогие ветераны! Спасибо за мирное небо над головой, за то, что выстояли и возродили израненную страну, за бесценный опыт и жизненную мудрость. Желаю вам доброго здоровья и долголетия.
Пусть в эти праздничные дни отступят все тревоги и светлое настроение придёт в каждый дом! Мира, счастья, благополучия!
Рамиль ГАТИЯТУЛЛИН,
Глава Бавлинского муниципального района.
Баулы муниципаль районы порталы