Якташ язучыбызны Мөсәгит Хабибуллинны 85-яшьлек юбилее белән котлыйбыз! * Поздравляем Мусагита Хабибуллина с юбилеем!

Создано 29.12.2012 20:15

Мусагиту Хабибуллину - 85 лет.

Поздравляем Народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии РТ имени Г.Тукая Мусагита Хабибуллина с юбилеем!

Безнең якташ язычыга, Татарстанның (1977) һәм Россия федерациясенең (1987) атказанган мәдәният хезмәткәренә, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатына (2003), Татарстан Республикасының Халык язучысына (2008) күп санлы татар тарихына багышланган романнар авторына Мөсәгыйт Хабибуллиннга 25 декабрьдә 85 яшь тулды.

 

 

Хөрмәтле Мөсәгыйт Мөдәррис улы!

Сезне ихлас күңелдән 85 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез!

Сез, чын зыялылык, әхлак, әдәп үрнәге булып яшәп иҗат итүче шәхес.

Сез, татар халкының күп гасырлык тарихи – мәдәни мирасын тергезү өлкәсендә зур уңышларга ирештегез. Үз милләтебез өчен кадерле, изге истәлек – ядкарьләрне, онытылмас шәхесләрне җанлы итеп күз алдына китерердәй әсәрләр иҗат иттегез.

Юбилеегыз белән котлап сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм озын гомерле иҗади уңышлар теләп калабыз.

Баулы китапханәчеләре.

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе.

 

</

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нравится