Якташ язучыбыз Миргазиян Юныс операциягә әзерләнә * Наш писатель-земляк готовится к операции

Создано 21.01.2014 22:15

Хөрмәтле баулылылар, сайтка керүчеләр!

Баулы районы, Исергәп авылында туып үскән, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче якташ язучыбыз Миргазиян Юныс каты авырый, операциягә әзерләнә. Чиреннән арыныр өчен язучыга 150 мең сум акча кирәк, дип хәбәр итә “Ватаным Татарстан” газетасы.

Бикмөхәммәтова Р. Миргазиян Юныс операциягә әзерләнә// Ватаным Татарстан. – 2014. – 18 гыйнв.- Б. 6.

 Баулы районында Миргазиян Юнысны хөрмәт итәләр, иҗатын яратып укыйлар. Баулылылар арасында якташыбызга ярдәм итәргә теләүчеләр табылыр дип өметләнәбез. Миргазиян агага ярдәм итәргә теләүчеләр булса Баулы Үзәк китапханәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Адрес: Баулы шәһәре, Гоголь урамы, 21А. Телефон: 8 (85569) 5-62-55.

Уважаемые бавлинцы, посетители сайта!

Писатель-земляк, уроженец села Исергапово Бавлинского района РТ, Миргазиян Юнус болен. Ему требуется операция стоимостью 150 тысяч рублей.
Об этом сообщает газета “Ватаным Татарстан” (Бикмөхәммәтова Р. Миргазиян Юныс операциягә әзерләнә// Ватаным Татарстан. – 2014. – 18 янв.- Б. 6).
Бавлинцы уважают и любят творчество своего писателя-земляка Миргазияна Юнуса. Мы надеемся, что среди жителей Бавлинского района найдутся готовые помочь своему писателю-земляку. Желающие оказать посильную помощь Миргазияну Юнусу, могут обратиться в Центральную библиотеку. Адрес: г.Бавлы, ул.Гоголя, 21А. Телефон: 8 (85569) 5-62-55.

unys vatantat

 

unys1

 

Нравится