Миргазиян Юнус: “Ярдәм итүчеләргә рәхмәт!” * "Спасибо за помощь"

Создано 28.04.2014 13:12

Бикмөхәммәтова Р. “Ярдәм итүчеләргә рәхмәт!”// Ватаным Татарстан. – 2014. - 25 апр.

/Римма БИКМӨХӘММӘТОВА/

“Ярдәм итүчеләргә рәхмәт!”

Ел башында Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, олпат язучыбыз Миргазиян Юныс авырып китү сәбәпле катлаулы операция ясатырга тиешлеге турында хәбәр иткән идек. Операция, аннан соң тернәкләнүгә 150 мең сум акча кирәклеге ачыкланды, ә бу сумманы җыю аларның гаиләләре өчен авыр иде. Шөкер, язучыга ярдәм итүчеләр табылды.

”Татарстанда кадерле кеше булуымны тойдым”

Бу турыда “ВТ”да мәкалә басылып чыккач, редакциягә Татарстанның төрле районнарыннан Миргазиян аганың хәлен белеп шалтыраттылар, булдыра алганча акча күчереп, ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Миргазиян абыйның хәле турында Татарстан Хөкүмәтенә дә хат язылды. Шатлыклы хәбәр белән уртаклашырга ашыгабыз: Миргазиян абый операцияне исән-имин кичергән, Татарстан Хөкүмәте киткән чыгымнарның бер өлешен капларга ярдәм итә алган. Бу турыда ул үзе дә, кызы Камилә дә безгә шалтыратып хәбәр итте.

“Әти ике операция кичерде, катлаулы булды, ләкин Аллаһы Тәгалә, игелекле кешеләр булышты. Дарулардан әтинең умыртка сөяге берничә җирдә сынган иде. Бу – бик сирәк очрый торган чир. Өлкән кеше булгач, аны дәваларга атлыгып тормадылар. Әмма озак еллар дәвамында күзәткән, дәвалаган табибы операция ясамаса, әти бик каты сызлануларга дучар булып, аякка баса алмыйча яткан килеш кенә гомер кичерәчәк, дип кисәтте. Дөресен әйткәндә, табиблар үзләре дә әтиебез шундый хәлдә, яшьтә булса, пычак астына салмас идек дигән фикерне җиткерде, ләкин бу – әтинең карары. Сызлануын чак кына басарга мөмкинлек булганда, минем дә аңа ярдәм итәсем килде, бурычка акча алып булса да, әтине операциягә әзерләдек, – дип сөйләде Камилә. – Операцияләр бер-бер артлы булды. Наркоздан айну да җиңел түгел, ә әти барлык авыртуларга түзде, сабыр итте. Яше дә бар бит, тиздән 87 тула. Аллаһы Тәгалә биргән гомере – шушы яшьтә булуына карамастан, катлаулы операцияне кичерде. Кешеләр ярдәм итмәсә, Татарстан Хөкүмәте хәлебезгә кермәсә, миңа үземә генә бу эшне ерып чыгу авыр булыр иде”.

Безнең белән аралашканда Миргазиян абыйның кәефе күтәренке иде. Авыртулар тулысынча юкка чыкмаган, ләкин үзе моны белгертми. Урамга чыгып йөрми, ләкин өйдә култык таякларына таянып хәрәкәтләнә. Иң мөһиме – кеше кулына калмадым, дип куана ул.

“Чир – яшь вакытта да, өлкәнәйгәч тә күңелсез күренеш. Ярдәм итәрлек кеше булмаса, бигрәк тә кыен хәл. Яшьләр, балалар арасында да чирдән интегүчеләр күп. Мин ярый, өлкән кеше инде, яшәгәнен яшәдем, гомер итәсе килүдән бигрәк, кеше кулына, кеше тәрбиясенә калу куркыта. Шуңа да операция ясатырга ризалаштым. Мин дә сузылып ятсам, кызыма авырга туры киләчәк иде. Хатыным да торып йөри торган хәлдә түгел бит.

Иң мөһиме – миңа булышырга теләүчеләр күп булуы. Кызым акчаны бурычка алып торган иде, аннары Татарстан Хөкүмәте, “ВТ”дан укып, минем хәлемне белеште. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы акча күчерде. Сөенеп туя алмадык! Чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Бу эштә катнашкан һәр кеше, минем өчен борчылып, хәлемне белешкәннәр дә, ярдәм итәргә теләүчеләр дә – барысы да киң күңелле булуларының савабын, әҗерен күрсен, бу гамәлләре өчен үзләренә бәрәкәт булып кайтсын! Иҗади кешеләр хыялый була бит, менә мин дә үземнең Татарстанга кадерле шәхес булганымны тойдым. Авыр чакта булыштылар!

Сәламәтлеккә килгәндә, яшь түгелмен, авырту-сызлануларга түзәрлек, күңел төшенкелегенә бирешмим, барысы да әйбәт булыр! Әле Казаннан тагын бер сөенечле хәбәр әйтеп шалтыраттылар, китабымны нәшер итәргә телиләр икән. Моңа кадәр “Рухият” биш томлыкны чыгарды. Укучыларыма, мине хөрмәт иткән кешеләргә сәлам җиткерегез!” – дип сөйләде Миргазиян ага. 

(“Ватаным Татарстан”, /№ 60, 25.04.2014/)

 

 

Нравится