Бавлы: вчера, сегодня, завтра

Бавлы: Страницы истории

 

Если верить историческим справкам и официальным документам, Бавлам в этом году исполнится 250 лет. По другим источникам им около 380 лет. Основными занятиями людей, проживающих на этой территории, были земледелие, животноводство, торговля. До 1917 года единственным промышленным предприятием был спиртзавод помещика Жданова, действовало 7 кузниц, 3 лавки, 19 мельниц и крупушек, 1 овчинное заведение. Население составляло немногим более 2000 человек. Мало что изменилось и после 1917 года. Наряду с земледелием и животноводством развивалась местная промышленность.

 

Генплан в действии

Строительство рабочего поселка первоначально намечалось в районе д.Малые Бавлы. В 1948 году институтом "Башнефтепроект" был составлен генплан. Посёлок был рассчитан на 2000 жителей и состоял из 180 двухквартирных домов и 40 одноквартирных. Предусматривалась вся инфраструктура: школа и детский сад, амбулатория и столовая, хлебопекарня и магазины, баня и парикмахерская, рынок и т.д. Но с получением новых, более уточненных данных о контуре нефтеносности месторождения, потребовалась корректировка выбранной площадки, которая переместилась северо-западнее (между автодорогой Бугульма-Бавлы и д. АктБуа). В октябре 1949 года Совет министров ТАСС утвердил выбранную комиссией площадку. По заданию треста «Татарнефть» институтом «Башнефтепроект» был выдан новый генплан. Вот строчки из пояснительной записки к его проекту: «По своим размерам данный посёлок будет намного превышать все остальные населенные пункты Бавлинского района. Он рассчитывается на расселение в нём 15 тыс. человек, наличие у его площадки резервных территорий представляют возможности для его расширения, на что имеются реальные перспективы. Планировка, застройка и благоустройство поселка проектируются соответственно населенным местам городского типа. Таким образом, в данном случае мы будем иметь город малого размера.

Это будет, город нефтяников - центр Бавлинского нефтепромысла - одного из крупнейших месторождений нефти страны».

Бавлы выглядели бы сегодня по-другому, если бы претворился этот план застройки. Но жизнь распорядилась по-своему.

Рождение поселка нефтяников

В годы зарождения нефтяной промышленности в Татарии в тихий аул с названием Бавлы с разных концов страны приезжали мастера бурения и нефтедобычи, чтобы всем миром добывать из недр земли «черное золото». Их ждала горячая работа с первых, же дней приезда, ждала веками пролежавшая и запертая в глубоких подземных кладовых нефть. Они не требовали уютных квартир, асфальтированных дорог и улиц, просторных и красивых кинотеатров. Они понимали - всё это будет впереди, и всё это они должны создать сами, своими руками. Они были первыми, а первым всегда трудно.

Возникла проблема с жильем, людям где-то нужно, было обустраиваться. Начали строить временные сборные дома щитового типа (многосемейные бараки, одно- и двухквартирные финские, двухэтажные щитовые дома). Жили даже в землянках.

В январе 1950 года село Бавлы указом Президиума Верховного Совета РСФСР было преобразовано в рабочий посёлок Бавлы. Начался новый этап в развитии жилищного и культурно-бытового строительства, переход от деревянного домостроения к капитальному, каменному. Строительство поселка приобретает широкий размах: возводятся Дом культуры, Дом пионеров, здание райкома партии, двухэтажные жилые дома.

Проектированием, обустройством месторождения, застройкой рабочего посёлка занимался институт «Татнефтепроект», застройщиком являлось НГДУ «Бавлынефть». Постепенно в поселке появились детские сады, школы, районная больница на 160 мест. По инициативе начальника НГДУ А.Мухаметзянова своими силами, без участия подрядных строительных организаций, так называемым хозспособом в конце 60-х годов был сооружен спортивный комплекс (футбольное поле), открытый плавательный бассейн, заложены основные здания санатория-профилактория. В 70-е годы была поставлена задача ликвидировать временное ветхое жилье, бараки. На их месте по улицам Энгельса, Пушкина построены пятиэтажные жилые корпуса. Отведенный под строительство рабочего посёлка участок к концу 70-х -началу. 80-х годов был застроен.

Началась застройка нового микрорайона (№27). Одновременно были построены очистные сооружения с системой канализации всего рабочего поселка, бытовая котельная, школа, детский сад. Ко дню празднования 50-летия Бавлинской нефти в 1996 году жители Бавлов получили прекрасный спортивно-оздоровительный комплекс с плавательным бассейном, обновился стадион, построен концертный зал при Доме культуры им. М.Джалиля.

Бавлы получил статус города

Решением Госсовета Республики Татарстан от 18 сентября 1997 года рабочему поселку Бавлы присвоен статус города республиканского значения. Вся инфраструктура населенного пункта строилась вплоть до последнего времени за счет НГДУ. Сегодня город Бавлы - это жилые микрорайоны с магазинами и поликлиниками, детскими садами, шестью средними школами и татарской гимназией. Среди наиболее престижных объектов: спортивно-оздоровительный комплекс, современный стадион «Нефтьче», Дом культуры с концертным залом и Многое другое. Нефтяники стали инициаторами возведения великолепной мечети, при долевом участии НГДУ построен православный храм -церковь преподобного Серафима Саровского. Здесь функционирует санаторий-профилакторий, оснащенный современной физиотерапевтической аппаратурой, стоматологическим оборудованием, спортивными тренажерами. Для детей построен оздоровительный лагерь.
Таким образом вырос наш прекрасный, красивый город нефтяников Бавлы.

И.САБЛИН, ветеран НГДУ «Бавлынефть».

Тарих битләреннән

БАУЛЫ: үсеш баскычлары

Тарихи белешмәләргә ҺӘМ рәсми документларга караганда, быел Баулыга 250 ел тулырга тиеш. Башка чыганакларга караганда - аңа 380 ел. Биредә яшәүчеләр, асылда, игенчелек, терлекчелек, сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. 1917 елга кадәр биредә бердәнбер сәнәгать предприятиесе - алпавыт Ждановның спирт заводы булган, 7 алачык, 3 кибет, 19 тегермән ҺӘМ ярма яргыч, сарык тиресе иләгеч эшләп торган. Халык саны ике меңгә якын тәшкил иткән. 1917 елдан соң да әллә ни зур үзгәрешләр булмый. Үсемлекчелек ҺӘМ терлекчелек белән бергә җирле сәнәгать үсеш ала.

Төзелеш генпланы

Эшчеләр поселогын башта Яңа Баулы янында төзү билгеләнгән иде. 1948 елда "Башнефтепроект" институты көче белән генплан төзелде. Поселок 2000 кешегә исәпләнә ҺӘМ анда 180 ике фатирлы ҺӘМ 40 бер фатирлы йортлар төзү күздә тотыла. Мәктәп ҺӘМ балалар бакчасы, амбулатория ҺӘМ ашханә, ипи пекарнясы ҺӘМ кибетләр, мунча ҺӘМ чәчтараш-ханә, базар ҺӘМ башка инфраструк-тура биналары планлаштырыла. Әмма, нефть чыганагы турында яңа, тулырак мәгълүмат алгач, сайланган мәйданны үзгәртергә, төньяк-көнба-тышкарак (Бөгелмә-Баулы автомобиль юлы белән Акбуа авылы арасындагы мәйданга) күчерергә туры килә. 1949 елның октябрендә ТАССР Министрлар Советы комиссиясе сайланган мәйданны раслады. Татнефть" трестының заданиесе буенча "Башнефтепроект" институты яңа генплан эшләп бирде. Аның аңлатма язмасында түбәндәгеләр бар иде: "Үзенең күләме буенча әлеге поселок Баулы районының башка авылларына караганда зуррак булачак. Анда 15 мең кеше яшәүгә исәп тотыла, аның территориясе янында резерв мәйдан булуы поселокка киңәергә мөмкинлек бирәчәк, чынлыкта мондый перспектива бар. Поселок планировкасы, аны төзү ҺӘМ төзекләндерү шәьәр тибындагыча итеп күзаллана. Шулай итеп, әлеге очракта кече күләмле шәьәр барлыкка киләчәк. Бу нефтьчеләр шәһәре, аның зур нефть ятмасының - Баулы нефть промыселының үзәге булачак.

Бу план буенча төзү тормышка ашырылса, Баулының күренеше икенче төрле булыр иде. Әмма тормыш башкача хәл итте.

Нефтьчеләр поселогы барлыкка килү

Татарстанда нефть сәнәгате барлыкка килгән елларда, күмәк көч белән җир куеныннан "кара алтын" чыгару өчен, илнең төрле почмакларыннан Баулы дигән кечкенә генә авылга бораулау ҺӘМ нефть чыгару осталары килде. Аларны беренче көннән үк кайнар эш, җир куенында яшеренеп яткан нефть көтә иде. Килгән кешеләр уңайлы фатирлар да, юл ҺӘМ урамнарга асфальт җәелүен дә, иркен ҺӘМ матур кинотеатрлар да таләп итмәделәр. Боларның барысы да киләчәктә булачагын, тик аны үзләре, үз куллары белән булдырырга тиешлекләрен бик яхшы аңлыйлар алар. Әлеге батыр кешеләр беренчеләрдән булдылар, ә беренчеләргә һәрвакытта да авыр.

Торак белән проблема туды, кешеләргә кайдадыр урнашырга кирәк иде. Вакытлыча файдалануга исәпләнгән такта-җыелма йортлар төзи башладылар (күп гаиләләр сыйдырырлык бараклар, бер-ике фатирлы фин йортлары, ике катлы такта-җыелма йортлар). Хәтта землянкаларда яшәделәр. РСФСР Югары Советы президиумының указы белән, 1950 елның гыйнварында Баулы авылы Баулы эшчеләр поселогы итеп үзгәртелде. Торак ҺӘМ мәдәни-көнкүреш үсешендә яңа этап - агач биналардан капиталь биналар төзү башланды. Поселокта төзелеш эшләре киң колач алды: Мәдәният йорты, Пионерлар йорты, партия райкомы бинасы, ике катлы торак йортлар төзелде. Нефть чыганаклары ятмаларында, эшчеләр поселогында төзелеш алып бару өчен, проект эшләрен "Баулынефть" идарәсенең заказы буенча "Татнеф-тепроект" институты башкарды. Поселокта әкренләп балалар бакчалары, мәктәпләр, 160 урынлы район хастаханәсе барлыкка килде. "Баулынефть" идарәсе начальнигы Ә.Мөхәммәтҗа-новның кайгыртучанлыгы аркасында, подряд оешмаларын җәлеп итмичә, ягъни хуҗалык ысулы белән, бОнчы еллар азагында спорт комплексы (футбол кыры), ачык йөзү бассейны, санаторий-профилакторийның төп биналары төзелде. 70нче елларда вакытлыча файдалану өчен төзелгән торак биналарны, баракларны бетерү бурычы куелды. Алар урынында Энгельс, Пушкин урамнарында биш катлы торак йортлар салынды. Поселок өчен билгеләнгән мәйдан 70нче еллар азагы - 80нче еллар башына төзелеп бетте.
Яңа микрорайонны (27нче) төзү башланды. Бер үк вакытта бөтен поселокның канализация системасы белән бергә чистарту корылмалары, көнкүреш котельные, мәктәп, балалар бакчасы төзелде. 1996 елда Баулы нефтенең 50 еллыгы көнендә Баулы халкы йөзү бассейнлы спортсәламәтләндерү комплексына ия булды, стадион яңартылды, М.Җәлил исемендәге мәдәният йортына янкорма - концерт залы төзелде.

Баулы шәһәр статусы алды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1997 ел 18 сентябрь карары белән, Баулыга республика әһәмиятендәге шәьәр статусы бирелде. Соңгы көнгә кадәр аның бөтен инфраструктурасы нефть-газ чыгару идарәсе исәбеннән булдырылды. Бүген Баулы шәьәре кибетләре ҺӘМ сырхауханәсе, балалар бакчалары, алты урта мәктәбе ҺӘМ татар гимназиясе булган торак микрорайоннарны тәшкил итә. Алар арасыннан спорт-сәламәтләндерү комплексын, заманча "Нефтьче" стадионын, концерт залы булган Мәдәният йортын ҺӘМ күп кенә башка объектларны шәьәрлеләр горурлыгы дип атарга мөмкин. Нефтьчеләр мәчет төзүдә башлап йөрүчеләр булдылар, нефть-газ чыгару идарәсе православие храмы - Серафим Саровский чиркәвен төзүгә өлеш кертте. Баулыда физио-терапевтик аппаратура, стоматологик ҖИҺӘЗ, спорт тренажерлары белән җиһазланган "Шәүлегән" санаторий-профилакторие эшли. Балалар өчен сәламәтләндерү лагере төзелде.

Әнә шулай нефтьчеләр шәьәре - безнең Баулы үсеп чыкты.

И.САБЛИН, "Баулынефть" идарәсе ветераны.
 

Источник: Саблин И.   Бавлы: вчера, сегодня, завтра=Баулы: үсеш баскычлары/ И. Саблин  // Слава труду=Хезмәткә дан.-2007. - 28 авг.-С.2.

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан