Низаметдин варислары

Абдуллин З. Низаметдин варислары //Шәһри Казан. 2001. 16 нояб.

Низаметдин варислары

Зөфәр Абдуллин 

Потап Томбарлы авылында туып-үскән чуаш язучысы Алексей Андрианович Афанасьев гомеренең күп өлешен Баулыда үткәрде. Күптән түгел шәһәр һәм район җәмәгатьчелеге, Чувашия Республикасы язучылар оешмасы аның 75 еллыгын билгеләп үттеләр.

Язучының иҗаты турында сүз башлаганчы аның шәҗәрәсе белән таныштырып үтәсе килә. Риваятьләргә караганда, моннан ике йөз еллар элек Потап Томбарлы авылыннан бик шәп юртакны урлаганда дүрт татарны тоталар. Үзләре ярыммәҗүси булсалар да, чуашларның хөкеме катгый була.

- Чукынсагыз - җибәрәбез, карышсагыз - асабыз, - диләр алар. Башта аларның берсе дә ризалашмый. Шулай да Низаметдин дигән унҗиде яшьлек ятим егетне үгетли торгач, чукынырга күндерәләр. Ә өчесен асып, мәетләрен зираттан читкә күмәләр.

Низаметдин чукынгач Федорга әйләнә, чуаш кызына өйләндереп, аны Потап Томбарлыда калдыралар. Беренче балалары Максим, аннары Акулина туа. Максимнан Савелий (Шәвәли), аннан Афанасий, аннары Дмитрий, аннан Андриан туа. Андриан Дмитриевич Кырымсарай авылында земский хастаханәсендә халык табибы була, Баулы төбәге авылларында балалар укыта. Аның алты баласының берсе - Алексей Андрианович. Менә шул татар нәселеннән чыккан, Низаметдинның җиденче буыны - Алексей балачактан ук әдәбият белән кызыксына, татар, урыс, удмурт, билгеле инде чуаш телләрен яхшы белә. Ундүрт яшендә чуаш әдәбияты классигы Константин Ивановның «Нарспи» поэмасын удмуртчага тәрҗемә итеп бастырып чыгара. Алексей шигырьләр дә яза. Бөек Ватан сугышында катнаша, аннан кайткач та әдәби-иҗат эшчәнлеген дәвам итә. 1949 елда А.Афанасьевны СССР Язучылар берлегенә кабул итәләр. 1951 елдан ун еллап ул Баулыда урысча чыга торган «Колхоз» район газетасын җитәкли, ә аннары Баулы мәктәп-интерна-тында укыту эше алып бара. Алексей Андрианович әдәби иҗат эшен беркайчан да туктатмады, аның әсәрләре туган ягына, данлы «кара алтын» осталарына багышланды. Язучының «Имәннәр яфрак коймады» трилогиясе дә нефтьчеләр тормышын киң чагылдырды. А.Афанасьев сәләтле рәссам дә иде. Үзенең бу маһирлыгын мәктәп диварларын бизәүдә файдаланды.

Әсәрләре чуаш телендәге «Таван Атал» журналында да, аерым җыентыклар, булып та чыкты. Үзе бик тыйнак кеше иде. Мактанырга яратмады. Басылган әсәрләрен, безгә - журналистларга алып килеп күрсәтә иде. Тик без аның әсәрләре белән автор сөйләве буенча гына таныша идек - тел белмәү комачаулады. Урысча аның бары «Живем в гостях» (1976 ел. Мәскөү. «Современник» нәшрияты) дигән шигырьләр һәм поэма китабы гына басылып чыкты.

1951 елдан бирле белгән, аның белән күршедә яшәгән, район газетасы редакциясендә еш аралашкан кеше буларак, мин А.Афанасьевның татар нәселеннән икәнен сөйләгәнен хәтерләмим, Бу аның тыйнаклыгы беләнме, әллә ул чорлардагы вазгыять белән бәйле идеме - анысын белмим.

Афанасьевның юбилеен үткәрүнең инициаторы шәһәр үзәк китапханәсе булды. Шуңа күрә дә 75 еллык тантаналары шәһәр китапханәсендә башланды. Биредә язучының әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештырылган иде. Үзе дә шигырьләр язучы, укытучы - милләттәше Валентина Никулина А.Афанасьевның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштырды, илһамланып шигырьләрен укыды. Чувашия Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, «Калем» нәшрияты директоры Василий Сидоров (Эктел) юбилярның иҗатына Югары бәя бирде һәм китапханәгә чуашча китаплар бүләк итте. Чувашия Республикасының атказанган хезмәткәрләре - шагыйрь Николай Карлинның чыгышы, җырчы Роза Степанованың чуашча, урысча, татарча җырлар башкаруы кичәне бизәде. Язучының кызы Людмила Әхмәтсафи-на һәм оныгы Эльмира атасы, бабасының тормышы турында истәлекләр сөйләделәр. Халык депутатларының Баулы берләштерелгән Советы рәисе урынбасары Николай Маркелов һәм китапханә директоры Сәгъдия Васикова язучыга район халкының, китап укучыларның мәхәббәте, аның әсәрләрен яратып укулары турында әйттеләр. Китапханә каршындагы «Илһам» әдәби берләшмәсе әгъзалары Николай Владимиров, Петр Зотагин, Бухарест Гарипов, район газетасы мөхәррире Фәнис Шәйдуллии хатирәләре белен уртаклаштылар, юбилярның шигырьләрен укыдылар.

Аннары юбилей тантаналары А.Афанасьев озак еллар укыткан 6 нчы урта мәктәптә (элек мәктәп-интернат иде) язучының туган авылы - Потап Томбарлы-дагы урта мәктәптә һәм мәдәният йортында дәвам итте. Тантанада катнашучылар Алексей Афанасьевның каберенә чәчәкләр куйдылар.
Соңгы елларда үзенең 1985 елда вафатыннан соң, Алексей Андриановичның әсәрләрен чыгару буенча Чувашиядә дә, Татарстанда да әллә ни эш башкарылмаган. Әлегә кадәр нефтьчеләргә багышланган романын һәм повестьларын, шулай ук шигырьләрнең күбесен татар һәм рус укучылары укый алмый. Бу - һәр ике республика язучылар берлекләренә уйланырлык мәсьәлә. Ә бит Алексей Афанасьев Татарстанга, аның нефтьчеләренә дан җырлады.

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан