Туган яктан илҺам алып

Баулы үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Илһам” иҗади берләшмә әгъзасы Баулы җирлеге шагыйре Сагыйт Әхмәтҗановның 55 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды.

9 декабря в отделе национальной литературы и искусства Центральной библиотеки прошёл юбилейный вечер  местного поэта, члена клуба "Илхам" Сагита Ахметзянова.

 

Талант-ул һәркемгә кушучлап таратыла торган бүләк түгел. Табигать аны бик чамалап кына өләшә. Якташыбыз Сәгыйт Әхмәтҗанов менә шул бүләккә ия затларның берсе, ул-шагыйрь дә, артист та, режиссер да, җырчы да, биюче дә, нәфис сүз остасы да. Бер сүз белән генә әйткәндә чын талант иясе.

Сәгыйт Әхмәтҗанов Баулы районы, Татар Кандызы авылында туып үскән. Күңеленә матурлыкны гомер буена җитәрлек итеп, ул әнә шунда ала.

С.Әхмәтҗанов бала чактан ук шигырьләр яза. !977 елда ул “Яшь ленинчы газетасы” уздырган “Яшь шагыйрьләр” конкурсында катнашып, республикада беренче урынны яулый һәм “Орленок” Бөтенсоюз пионер лагеренә юллама белән бүләкләнә. Аның шигырьләре “Ватаным Татарстан”, “Хезмәткә дан” һәм башка газеталарда, “Идел” журналында, Татарстан язучылар Союзының Әлмәт бүлегенә 50 ел тулуга багышланган “Илһам чишмәләре” китабында  басылып чыкты.

С.Әхмәтҗановның тормышы һәрвакыт мәдәният, журналистика белән нык уралып бара. 1984 елда Казан Дәүләт мәдәният институгын уңышлы тәмамлап, Баулы халык театрына режиссер булып эшкә кайта. Ул эшләгән дүрт ел эчендә Республика буенча үткәрелгән фестивальләрдә катнашып, Баулы халык театры өч ел рәттән беренче урынны яулый. 1990 елда Баулы халык театры Тольяти шәһәрендә узган III Бөтенсоз фестиваленда Татарстанның данын яклап, Г.Камалның “Банкрот” спектакле белән катнашып, дипломант булып кайтты.

Соңыннан ул журналистика юнәлешенә күчеп, район газетасында журналист, корреспондент, җирле радио мөхәрире, “Хезмәткә дан” район газетасында баш мөхәррир була. Үзенең шәхси газетасын булдыра. Бүгенге көндә ул Баулы шәһәренең “Наш двор” ТСЖ идарәсе рәисе.

Бәйрәм кичәсенә С.Әхмәтҗановны хөрмәт итеп, аны юбилее белән котларга Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Миңнефоат Галимулла улы Хәсиятуллин, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равиль Әнвәр улы Шәрипов, мәдәният бүлеге мөдире Рәмзия Әнәс кызы Моратова, социаль яклау бүлеге мөдире Светлана Мияссәр кызы Аджалова һәм башкалар килде.

Юбилярны котларга шулай ук Казаннан Сәгыйть Әхмәтьановның дусты, Татарстанның атказанган артисты, җырчы-музыкант Закир Шаһбан да килгән иде. Иң элек ул С.Әхмәтҗанов сүзләренә язылган, инде күптән Баулы шәһәренең гимнына әверелгән “Баулым” җырын башкарды.

Кичә барышында С.Әхмәтҗанов үзенең бик күп шигырьләрен укыды. М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Әхмәтҗанова, Зәйтүн Муллаянов  башкаруында С.Әхмәтҗанов сүзләренә язылган һәм шулай ук башка авторларның җырлары яңгырады. Римма Әхмәтова юбилярны котлап, Ганс Сәйфулин көе, Рәшит Әхмәтҗанов сүзләренә язылган “Кышкы моң” җырын башкарды.

 

Сәгыйт Әхмәтҗановларның гаиләсе гомүмән иҗади гаилә. Аларның кызлары Әлфия дә киләчәге булган рәссам. Бүгенге көндә ул Г.Камал театрында дизайнер булып эшли. Уллары Азат шәхси газетасын чыгара. Үзәк китапханәнең беренче катында Сәгыйть Әхмәтҗановның тормыш иптәше Рәмзия һәм кызы Әлфия Әхмәтҗановаларның иҗат җимешләреннән төзелгән “Рәсемнәрдә күңел җылысы” дип исемләнгән күргәзмә дә оештырылган иде. Кичә бик күңелле, җылы атмосферада узып, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. 

sagit1

sagit2

sagit3

sagit7

sagit6

sagit8

sagit9

sagit11

sagit13

 

sagit17

sagit19

sagit14

sagit4

sagit15

sagit21

sagit22

sagit16

sagit23

 

sagit20

sagit10

sagit5

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан