Гарипов Бухарест Махмудович=Гарипов Бухарест Мәхмүд улы

Создано 20.09.2010 19:00

(1937-2008)

Үз иленең улы

Гараева А. Сын своей земли=Үз иленең улы: Гарипов Бухарест Махмудович/ А. Гараева, Фото И. Хабипов //Слава труду=Хезмәткә дан.-2007. - 10 февр.-С.8. - На конкурс к 10-летию города

Каядыр ашыккан чагы булса да, аңа урамнан тиз генә үтеп китү мөмкин түгел, аның олы, дәү гәүдәсен ерактан ук күреп алган кешеләрнең әле берсе килеп исәнләшә, әле икенчесе хәләхвәл сорашып узып китә. Гәүдәгә биек, йөзеннән зыялылык, горурлык чалымнары, үз бәьасен белгән кеше сыйфатлары бөркелеп торуга да карамастан, ул каршы-га килүчеләрнең барысы белән бертиң сөйләшә, әңгәмәгә керә, кайбер тәкәббер затлар кебек, башын югары чөеп, әңгәмәдәшенә күз кабагы аша гына карап, сәлам бирүчеләргә җавапны авыз эченнән генә мыгырданып бирми. Киресенчә, туктап торып, тәбәнәгрәк буйлы әңгәмәдәшләре белән аңа таба иелә төшеп, аның күзенә карап сөйләшә белә ул. Кыскасы, юлында кем генә очрамасын, аның нинди кәнәфидә утыруына карамастан - җитәкчеме ул, гади пенсионермы - ьәркем белән итагатьлелек саклап, тирән хөрмәт белән аралаша. Ярты гасырдан артык район ҺӘМ шәьәр тормышының үзәгендә кайнап яшәгән күпкырлы талантка, иҗади байлыкка ия шәхес буларак, аны якташлары үзләре дә үзгә хөрмәт итәләр. Чөнки ул шушы Баулы җиренең аерылгысыз бер кисәге, биредә туып-үскәнгә генә түгел, кендек каны тамган туган җиренә тугры булып калганы өчен...

Узган гасырның утызынчы елларында дәүләт хезмәтенең бер вазифасын башкарган Мәхмүт Җәләлетдин улы Гарипов заманына күрә үзе дә, гаиләсе дә белемле, зыялы, яңалыкка омтылучаң. булгангадырмы, улы тугач, башкалардан аермалы, күпләргә ятрак тоелган Бухарест исеме куштыра. Бер уйлаганда, хикмәт исемдә түгел - җисемдә, диләр бит.

Илнең катлаулы чорында -1937 елның февраль башында дөньяга аваз салган Бухарестка язмыш сынауларны өеп бирә. Дүрт яше тулды дигәндә генә, 1941 ел башында әтисе дөнья куя. Илгә килгән гомумкешелек өчен уртак кайгы Гариповларныкын күмеп китә. Әнисе кыенлыкларны төп йортта кичерү җиңелрәк булыр, дип, ике яшьлек кызы Нурияне алып, әти-әнисе янына Башкортстандагы туган авылы Абдуллага кайтып китә. Ә Бухарест әтисенең әти-әнисе - әбисе ҺӘМ бабасы белән Баулыда кала. Әмма кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри - 1942 елның җәендә өйдәге төп терәк - бабасы фани дөнья белән мәңгегә хушлаша, шул ук елның декабрендә әнисе белән сеңлесенең үлү хәбәрен ирештерәләр. Шулай итеп, 5 яшьлек малай әбисе карамагында бөтенләй ятим кала. Хәер, ул вакытта ятимнәр саны ай саен түгел, көн саен арта. Җилкәсенә нинди авырлык иңгәнен сабый бала бик үк аңлап та җиткермәгәндер, әмма, көн-төн әти-әнисен сагынып өзгәләнгән чакта юатучы олы җанлы әбисе булса да, малай күңелендә ул көннәр гомерлеккә төзәлмәслек яра булып саклана.

Ул елларның авырлыгын хәзер сөйләве генә җиңел. Ярый әле Бухарестның әбисе тормышның җаен таба белүче, уңган, сынаулар алдында югалып калмый торганнардан булган.

- 1943 елны ил бер сынык икмәккә интеккәндә без 17 сотыйлык бакчабызның 10 сотыенда арыш, арпа чәчеп үстердек. Алар-ның оныннан көлчәләр пешереп базарга чыгарып сатабыз, акчасына башка төр ризык ҺӘМ көндәлек кирәк-яраклар алабыз, - дип искә ала бүген Бухарест Мәхмүт улы.

Ләкин мондый "уңыш"ларга ирешү өчен 6-8 яшьлек малайга җәй буе бакчадан кайтмыйча тир түгеп эшләргә, "иген кырын" өере-өере белән очып килгән эреле-ваклы кошлардан сакларга кирәк була. Менә шулай балачакның иң матур чагы - унбер ел буена арыш, арпа үстереп үтә. Аның каравы гаилә, башкалар кебек, ачтан интекми. Иң мөьиме, әбисе оныгын яхшыны яманнан аера белергә, кешеләрдә бары тик яхшыны күрергә өйрәтә. Бүгенге көнгә кадәр ул кешенең сынык энәсенә тигән, кемнедер авыр сүз белән рәнҗеткән, харам акчага кызыккан кеше түгел.

Беренче Баулы урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлап, Бухарест укуын ташларга мәҗбүр була - гаиләдәге җитмәүчәнлек, ярым ач яшәү инде егет булып килгән яшүсмерне рухи яктан сындырыр дәрәҗәгә җиткерә ҺӘМ ул 1954 елның җәй уртасында "Баулынефть" трестының 1нче промыселына өйрәнчек оператор булып эшкә урнаша.

- Үз Һөнәрем буенча укып имтиханнар тапшырганнан соң, ул вакыттагы акчалар белән 700 сум хезмәт хакы түләделәр. Мондый акчаны без әбием белән гомердә дә күргәнебез юк иде. Чабаталы, ачлы-туклы мәктәп елларыннан соң, мин хәзер үз-үземне матди яктан тәэмин итәрлек бәйсез кеше дәрәҗәсенә күтәрелдем, - дип яза Б.Гарипов үзенең истәлекләрендә. - Бу еллар минем өчен чын мәгънәсендә бәхетле, куанычлы еллар булып хәтердә калды.

Өч ел Иваново шәһәрендә армия сафларында хезмәт итеп кайткач, яңадан туган коллективына эшкә килә Бухарест. Әмма Ходай-Тәгалә аңа сәнгатьтә, әдәбиятта үз урынын билгеләгән. 60-нчы еллар башында ул вакытта "Байрак" исеме астында чыккан район газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә килә. Шуннан башлана инде аның баш әйләндергеч җәмәгатьчелек тормышында кайнавы. Алай да ул сәхнә эшчәнлеген якынрак күрә. М.Җәлил исемендәге Мәдәният йорты яңа гына файдалануга тапшырылып эшли башлагач, аның директоры булып күчә. Сәхнәдә, 15 яшеннән сүз остасы, гармунчы булып кына калмый, драма әсәрләре персонажлары ролен оста башкаручы артист буларак та чыгыш ясый. Бер үк вакытта төрле учреждениеләрне, оешмаларны, аларның заказлары буенча ясап, плакатлар, рәсемнәр белән дә тәэмин итә.

Мавыгучан, кызыксынучан, белемгә омтылучан шәхес буларак, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Бухарест Мәхмүт улы Гарипов заман белән бергә түгел, ә аннан алданрак бара, дип әйтсәк тә ялгыш булмастыр. Аның тырышлыгы, тыйгысызлыгы белән бүген дә районның тарихы - елъязмасы языла, фото-видео-тасмага төшерелә. Аның турында якташлары, районның аяклы энциклопедиясе, дип юкка гына әйтмиләрдер. Сөекле хатыны Людмила Николаевна белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. 70 яшь гомерен ул бары тик Баулыга, туган ягына багышлады, чынлап та аның тугрылыклы улы булып калды.

Альфия Гараева

Гарипов Бухарест: Светлой памяти

Трагическая весть застала бавлинцев врасплох: на 71-м году жизни скоропостижно скончался руководитель народной киновидеостудии Дома культуры имени Мусы Джалиля, заслуженный работник культуры Татарстана Бухарест Махмутович Гарипов, который всю свою жизнь посвятил развитию культуры в нашем районе.

Коренной бавлинец Б.М.Гарипов рано осиротел и познал все тяготы военного времени и последующих лет. Трудовую биографию он начал в 17-летнем возрасте оператором НГДУ «Бавлынефть». После трехлетней службы в рядах Советской Армии сначала вернулся в коллектив нефтяников, затем работал литературным сотрудником редакции районной газеты, инструктором райкома КПСС, помощником директора СПТУ-14, руководителем ДК им. М.Джалиля, оператором по добыче нефти, мастером НГДУ «Бавлынефть». Последние 35 лет работал в районном Доме культуры: методистом, заведующим художественно-оформительской мастерской, директором, руководителем народной киновидеостудии.

Впервые Б.М.Гарипов выступил на сцене в 15 лет в спектакле драмкружка. С тех пор он занимался творчеством до конца жизни. В Бавлах не было такого ведущего концертов и Сабантуев, диктора на демонстрациях, митингах и других мероприятиях как Б. М. Гарипов.

Он также является режиссером, редактором многих массовых мероприятий.

Б.М.Гарипов запомнится бавлинцам и как один из первых сотрудников местного телевидения, талантливый фотограф и видеооператор, прекрасный семьянин, воспитавший двух детей, дедушка двух внуков.

Б.М.Гарипов избирался депутатом райсовета, удостоен звания «Заслуженный работник культуры ТАССР», являлся лауреатом всероссийских смотров самодеятельности, награжден Почетными грамотами Министерств культуры СССР и ТАССР, ЦК ВЛКСМ, Татарского и Ивановского обкомов ВЛКСМ, знаком ВЛКСМ «За активную работу в комсомоле», знаком ВЦСПС «За достижения в самодеятельном творчестве».

Светлая память у нашем замечательном земляке Б.М.Гарипове долго сохранится в наших сердцах.

Гарипов Бухарест Махмутович=Гарипов Бухарест Мәхмүтович: Светлой памяти// Слава труду=Хезмәткә дан.-2008. - 18 гыйн.-С.2.

В память о Бухаресте Гарипове

Зиннуров А. В память о Бухаресте Гарипове: на доме №17 по ул.Х.Такташа города Бавлы, где жил заслуженный работник культуры Бухарест Гарипов, в преддверии 80-летия района была открыта гранитная мемориальная доска/ А. Зиннуров //Слава труду=Хезмәткә дан. - 2010. 7 сент.-С.2.

Нравится