Гиззатуллин Хазигали Лутфуллович=Гыйззәтуллин Хаҗигали Лотфулла улы (Гали Гыйззәт)

Создано 11.03.2011 18:00

 

Хаҗигали Лотфулла улы Гыйззәтуллин 1927нче елның 13нче ноябрендә Яңа Шалты авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә.

Мин үземнең сабый чагым сәмән кирпечтән кораштырган салам түбәле кечкенә йортта башланганын бүгенгедәй хәтерлим, - дип язды ул «Киселгән манаралар авазы» исемле беренче китабында. - Икенче бөтендөнья сугышы чорында һәм коммунистлар талап юкка чыгарган заманда гадәттән тыш ярлы тормышта тырышып-тырмашып үстек. Мохтаҗлыкка дучар ителгән йортта мал-туар булмады, хәтта кош-корт булганын да хәтерләмим. Көнгә 3 стакан сөт бирә торган бер ала кәҗә бар иде, аны да, салымыгызны түләгәч, килеп алырсыз дип, совет секретаре җитәкләп алып чыгып китте. Авылда ярлы гаиләләр бер без генә түгел идек, билгеле, ләкин иң ярлылар рәтендә булганбыздыр. Әти колхозга, үзебез таланып беткәч кенә, иң соңгы кеше булып керде. Аңа кадәре ул бабамнардан калган һөнәре буенча авылдан авылга йөреп, балта чабып, кое казып көн күрде. Очны-очка көч-хәл белән ялгап, үлән-яфрак ашап яшәсәк тә, әтинең тырышлыгы аркасында гаиләдә ачтан үлүче булмады, аллага шөкер, - ди бүген Гали ага. Кечкенәдән бик сәләтле, зирәк, хәтерле бала була ул. Соңыннан Румыниядә туганнар каберендә ятып калган Миңнегали абыйсы мәктәпкә кереп укый башлагач та, «А» хәрефеннән башлап көннекен көнгә абыйсыннан өйрәнеп бара. 5 яшендә латин хәрефләре белән русча һәм татарча укырга һәм язарга өйрәнә. 8 яшендә укырга кергәндә, 100дән артык шигырьне яттан сөйли. Галигә бик иртә, сабый чактан ук эшкә җигелергә туры килә.

- Сигез яшемдә абый белән авылда бер җәй бозау көтүе көттек, икенче җәйне әти һәм абый белән Саярмәт авылында сарык көтүгә ялландык. Өченче җәйне Рәтамак авылында сыер көттек. 14 яшемдә, Габдрахман авылында сарык көтүгә ялланган абыемны сугышка алгач, аны алыштырырга туры килде, - ди Гали. Ул, өстәвенә, бик моңлы тавышлы җырчы да була, авылдагы кичәләрдә, концертларда аны чакырып җырлаталар.

- Без үскәндә ач булсак та, табигатьнең һавасы чиста иде, нефть-газ, төтен-тузан юк. Иртә таңда көтүне кырга чыгаргач, күкрәк киереп җырлый идем. Ык аркылы күрше авыл Саярмәт хатыннары базарга килгәч, авыл халкыннан сорашалар:

- Сезнең авылда бер моңлы бала җырлый, кем баласы ул?

- Бәлки, авыр тормыш моңлы иткәндер, - ди Гали ага. Дүрт елга сузылган авыр

сугыш елларында һәр җәй саен кырда куна ятып, арык атлар, хәтта үгезләр белән сабан-тырмада газап чигүләрне Галигә малай чагында күп татырга туры килә. 1950 елның көзендә армиягә алалар. Өч ел Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәт иткәннән соң, Серафимовкада нефтьче-оператор булып эшли ул. Тынгы белми торган яшь егет эшче-яшьләрне оештырып, концерт-спектакльлэр куя. Соңрак бу сәләте гадәткә әверелә. Аның тынгысыз йөрәге, исәң чагында дөньяны күбрәк күреп калу нияте илләр гизәргә чакыра. Өстәвенә 1965 елда өч яшьлек улы белән тол кала, 20 ел буена улына ата да, ана да булырга туры кил». Кечкенә улын җитәкләп, илләр гизәргә чыгып китә. Украинаның Краснодон, Кыргызстанның Актүз, Казахстанның Караганда, Таҗикстанның Шураб шәһәрләре шахталарында эшли. Кайда булуына карамастан, сәләтле татар яшьләрен җыеп, труппалар оештыра, концерт-спектакльлэр күрсәтә. Үзенең сәхнә сәләтен арттыра, сүз остасы, фокусчы, драма артисты була, утыз яшендә биергә өйрәнә, соңрак Себер якларына барып чыга. Нижневартовскида, Урай һәм Нефтеюганск шәһәрләрендә татарча концертлар куеп йөри. 1967 елда Казанга кайтып, улын музыка мәктәбенә укырга бирә, үзе борынгы күчмә театрга (хәзерге К.Тинчурин исемендәге театр) режиссер ярдәмчесе буларак эшкә урнаша, спектакльләрдә уйнап, районнарда гастрольләрдә йөри. 1967 елда Туймазыга күчеп, РДКга агитбригада җитәкчесе булып эшли башлый, күп районнарда гастрольләрдә йөри. Композитор Әкрәм Даутов катнашында туган ягы -Баулы районын ике тапкыр әйләнеп чыга, Туймазы халык театры исемен яулауда актив катнаша (хәзерге дәүләт театры), республика күләмендә үзешчәннәр ярышында лауреат исемен яулый. Бөтенроссия ярышында лауреат булып, өченче дәрәҗә медаль белән бүләкләнә.

1979 елда Октябрьский шәһәренә килеп, нефтьче булып эшләп, 55 яшендә алтын сәгать белән бүләкләнә, лаеклы ялга чыга. 1992 елда Октябрьскийда беренче булып үз хисабына татар телендә беренче китабын бастыра. 2002 елда аның бишенче китабы дөнья күрде. Татар иҗтимагый үзәгендә актив эшли. Шәһәрдә урыс исемендә йөртелгән ике урамны татарлар исеменә алыштырта. Аны бүгенге татар халкының киләчәк язмышы борчый. Бөек Болгар бабаларыбызның гүзәл гореф-гадәтләрен, саф телен югалтмыйча, киләсе буынга түкми-чәчми биреп калдырасы иде дип тырыша. Туган авылы Яңа Шалты турында ул болай ди:

Иске Кандыз, синең сазлыгыңда —

Минем чыбыркымның эзләре.

Сездән аерылырга мәҗбүр итте,

Усалларның яман сүзләре.

 

Пәриле тау юа, кузгалаклар,

Ык ярында шомырт-карлыган

Сабый чакның гамьсез чорларына

Хатирәләр сызып калдырган.

 

Арык атлар җигеп, сабан сөреп,

Сөялләнеп каткан тезләрем,

Калдылар күмелеп буразнада,

Ялан тәпи баскан эзләрем.

 

Яңа Шалты - гомеремнең башы,

Каным-тирем шунда түгелгән.

Бәлки, тартмас иде күңелем сиңа,

Бабаларым синдә күмелгән.

 

Үпкәләмим авылым халкына.

Тәртип шундый иде ул чорда.

Сезнең якка карап намаз укыйм,

Туган илем кыйблам ягында.

Чыганак: Киттем галәм киңлегенә //Хезмәткә дан. 2002. 13 нояб. Б.3.

Хазигали Лутфуллович Гиззатуллин родился в ноябре 1927 года в деревне Новые Шалты четвертым ребенком в семье.

- Я как сегодня помню свое раннее детство, проведенное в маленьком домике из саманного кирпича с соломенной крышей, - написал он в своей первой книге "Киселгән манаралар авазы" ("Стоны разрушенных минаретов"). Мы подрастали во время второй мировой войны и после - в разграбленной коммунистами стране, в чрезвычайно тяжелых условиях. В обреченном на нужду доме не было никакого домашнего скота, как, внрочем, и птицы. Была единственная коза, дающая в день 3 стакана молока, но и ту увела секретарь сельсовета, сказав: "Заплатите налог - заберете обратно".

В деревне бедствовали, конечно, не мы одни, но наша семья, видимо, была одна из самых бедных. Отец в колхоз вступил в числе последних, когда мы уже вконец обнищали. До этого он продолжал родовую профессию плотника, ходил из деревни в деревню, рубил срубы, строил колодцы. Хотя и с трудом связывая концы с концами, питаясь кое-как, наша семья благодаря стараниям отца все же с голоду не умерла, слава Богу, говорит сегодня Гали ага.

Смолоду он был резвым, сообразительным, способным ребенком. Когда его старший брат Миннегали (впоследствии погибший на войне и навечно оставшийся в братской могиле в Румынии) пошел в первый класс, он ежедневно учился у него дома и в 5 лет знал весь алфавит, читал та-тарские и русские тексты, написанные ла-тиницей. В 8 лет, поступая в школу, уже мог прочесть наизусть более 100 стихотворений. Чтобы прокормиться, с юных лет пришлось работать.

- В 8 лет вместе с братом все лето пасли телят. На следующее лето с отцом нанялись в деревню Саярмет пасти овец, а в третье лето пасли стадо коров в деревне Растамак. В 14 лет пришлось заменить брата Габдрахмана, работавшего пастухом, когда его отправили на фронт.

Гали ага, помимо прочего, очень хорошо пел, обладал прекрасным лиричным голосом и вечерами односельчане часто звали его спеть любимые песни.

Хотя мы и росли полуголодными, но в то время и природа, и воздух были так чисты, ни запахов нефти-газа, ни пыли, яоэтому, наверное, мы были здоровы. Когда ранним утром я выводил на простор лугов стадо коров, то песни неудержимо рвались из моей души навстречу небу, солнцу, - вспоминает он.

У вас в деревне один паренек так хорошо и грустно поет песни, кто он, чей? -спрашивали на базаре женщины из соседнего Саярмета. "Возможно, тяжелая жизнь делала меня грустным", - рассуждает Гали ага. В отрочестве, которое пришлось на долгие четыре года войны, ему пришлось испытать все тяготы работы на полях с исхудалыми лошадьми, а то и пахоту на быках.

В 1950 году его призывают в армию. Три года прослужив на далеком Востоке, он стал работать в Серафимовке нефтяником-оператором. С характером, не знающим покоя, молодой человек организовывал концерты- спектакли. Потом эти увлечения становятся привычкой. Его беспокойное сердце звало побольше познать мир, пока молод, посетить другие края. В 1954 году Гали остается вдовцом с трех-летним сыном, которому на протяжении двадцати лет становится и отцом, и матерью. А тогда, взяв за руку маленького сына, он покидает деревню.

Украина, Краснодар, Кыргызстан, Ак-туз, Казахстан, Караганда, Таджикстан, Шураб - в этих городах и республиках он работал на шахтах. Где бы не жил, везде собирал вокруг себя талантливую татарскую молодежь, ставил спектакли, концерты. Совершенствовал свое сценическое мастерство, выступал в ролях певца, драматического артиста, фокусника, конферансье. В 30 лет обучился хореографии. Позже судьба закинула его в Сибирь. Он выступал с концертами в городах Нижневартовск, Урай, Нефтеюганск. В 1967 году привез своего сына в Казань и отдал учиться в музыкальную школу, а сам устроился помощником режиссера в передвижной театр (ныне театр им.К.Тинчурина) и гастролировал во многих районах. В 1967 году Гали ага переезжает в г.Туймазы и начинает работать руководителем агитбригады в РДК. Вместе с коллективом выезжал с гастролями во многие районы республики. Два раза объездил вместе с композитором Акрамом Даутовым родной Бавлинский район. Активно содействовал присвоению звания "народного" театру г.Туймазы (ныне государственный театр). Завоевал звание лауреата на республиканском конкурсе самодеятельных артистов. На Всероссийском конкурсе, став лауреатом, был награжден медалью III степени.

В 1979 году вновь поступил работать нефтяником в г.Октябрьский и в 55 лет, получив в подарок золотые часы, ушел на заслуженный отдых. В 1992-ом первым в Октябрьском издал книжечку на татарском языке на собственные средства. В 2001 году увидела свет его пятая книга. Он активно работает в общественном центре. Содействовал в переименовании двух улиц города с русского на татарский. Он переживает за будущее татарского народа. Сохранить бы и передать последующим поколениям язык, обычаи и традиции великих предков-булгар, волнуется он. И пишет стихи, проникнутые мудростью духовно богатой, насыщенной жизни.

Источник: В дальние странствия обратясь //Слава труду. 2002. 13 нояб. – С.3.


В 2010 году вышла новая книга писателя-земляка Гали Гыйззата “Дөреслекне эзләп” (“В поисках истины”), уроженца деревни Новые Шалты Бавлинского района.
Обложка новой книги Гали Гыйззата
Гыйззәт Г. Дөреслекне эзләп /Г.Гыйззәт. - Яр Чаллы, 2010. - 294 б.

Нравится