Композитор Ганс Сайфуллин посетил Центральную библиотеку

Создано 20.03.2015 10:55
Автор: Gabdreeva Gulnaz

Туган якның горурлыгы талантларда булса, аның абруен олы шәхесләр күтәрә. 

19 март көнне үзәк китапханәгә якташыбыз, туган ягыбызның горурлыгы булган, аның абруен күтәрүгә үзеннән зур өлеш керткән Татарстанның халык артисты, күренекле баянчы һәм танылган композитор Ганс Хәмит улы Сәйфуллин кунакта булды.

19 марта 2015 года заслуженный деятель искусства  Республики Татарстан Ганс Сайфуллин посетил Центральную библиотеку. Он пообщался с библиотекарями и подарил запись своей новой песни  «Цвети мой Татарстан – тебе хвала!», написанную на слова Геннадия Чернокозова, в исполнении Равиля Харисова.

Далеко не каждому композитору удается сочинить произведения, которые становятся «долгожителями», обретают широкую известность и популярность в народе и за пределами республики. К числу таких «счастливчиков» принадлежит Ганс Сайфуллин - автор более 500 произведений. В основном это песни и инструментальные композиции.


Ганс Сәйфуллин канатлы җырлар авторы, аның халык арасында киң таралган популяр җырлары бик күп. Җыр сәнгате хакында Ганс Сәйфуллин уены-чыны белән: “Баянчыда йөрәк бар. Белеп тоеп яза. Баянчылар кебек матур, йөрәккә үтеп керерлек итеп беркем көй яза алмый, чөнки бөтен композиторлар баянчы, ә барлык баянчылар-композитор. Ганс Сәйфуллинның Мәхмут Хөсәен, Фәнис Яруллин, Рәшит Әхмәтҗанов, Илсур Хөснетдинов, Роберт Әхмәтҗанов, Фәннур Сафин, Марсель Галиев сүзләренә язылган "Әнием миләшләре", "Идел өстендәге акчарлак", "Син илдә бер генә", "Их, талым, талым", "Серле гөл", "Кар вальсы", "Сөендек", "Миләүшә" кебек җырларын күпләр яратып башкара. 

Композитор татар музыкасын, татар жырын, татар моңын республикабызда гына түгел, Россиянең башка өлкәләрендә, хәттә үзе булган дистәләрчә чит илләрдә дә популярлаштыру өстендә зур эшләр алып бара. Безнең китапханәбезгә ул үзенең өр-яңа “Цвети мой Татарстан - тебе хвала!” җырының аудиоязмасын бүләк итте. Җыр сүзләренең авторы Геннадий Чернокозов, җырны башкара Равиль Харисов.

Биш йөзләп җыр язган композиторыбыз Г. Сәйфуллин үз кыйбласын бүген дә югалтмый. Республикабызның халык артисты Г.Сәйфуллинның иҗат планнары, хыяллары зур. Һәм без, якташлары, аңа иҗат дәртенең сүнмәвен, сүрелмәвен, иҗат чишмәсенең озак еллар дәвамында ургылып тибүен телибез, йөрәгеннән ташып чыккан җыр дулкыннары, татар халкының моң дәръясенә гүзәл бизәк булып барып тоташуына ышанып калабыз. 

G Saifulin1

«Цвети мой Татарстан – тебе хвала!», слова Геннадия Чернокозова,
музыка Ганса Сайфуллина. Исполненяет Равиль Харисов.