Тел язмышы - милләт язмышы

Создано 10.04.2015 14:04
Автор: Imaeva Asiya

 

Юныс, М. Тел язмышы  - милләт язмышы /М. Юныс //Мирас.-2014.- №9 .-с.102-104.

unis11 

Миргазиян Юныс

(1927-2014)

Туган телне саклау бүгенге көндә кешелек экологиясен саклау дәрәҗәсендә тора. Тел — кеше рухының фор­масы, эчтәлеге һәм аның яшәү шарты. Тел — рухи экология. Туган телдә — мең еллар буена гореф-гадәтләр хә­зинәсенең сөземтәсе, әдәп һәм әхлак кануннары, мең еллар туктаусыз язылып торган тарихның хакыйкый эчтәлеге. Тел тудырган топонимнар аша ата-бабаларыбыз моннан мең ел элек яшәгән җирләрнең табигатен, хәтта географиясен реконструкцияләп өйрәнергә була. Иван Грозный чорында һәм аннан соңгы гасырлардагы катак­лизмнар иң чыдам, иң түзем генотип вәкилләрен генә исән калдырган. Ми­нем милләтем менә шундый шартларда барлыкка килгән һәм аның ыруглардан милләткә әверелү юлы туган телебездә сурәтләнеп калган. Бүгенге көндә без шул телне югалту куркынычы алдына килеп басканбыз.

Тел югалту фаҗигасенең нәрсә икәнлеген аңламаган кешеләр, бу нигә безне куркытырга тели, без бит бөтенләй телсез калмыйбыз, киресенчә, Совет­лар Союзының теләсә нинди төбәгендә теләсә кем аңлый торган җиңел һәм ку­лай тел вәкилләренә әйләнеп киләбез, дип юанулары мөмкин. Без, татарлар, урысчага кайда һәм нинди шартларда өйрәнәбез? Уку йортларында, шәһәр тормышында, армия хезмәтендә, партия һәм администрация эшендә, урыс гаиләсендә туып, урысның бишек җырларын, әкиятләрен тыңлап, урыс халык иҗаты тәэсирендә үскәннәрнең теле бөтенләй үзгә. Ул — чын халык теле. Толстой, Достоевский, Чехов, Андрей Платонов теле — халык теленең байлыгын туплаган әдәби сөйләм безнең арабызда бөтенләй очрамый диярлек. Без үзләштергән тел — административ-бюрократлар теле, кулы чорында безне камчылап эшләткән, торгынлык чорында ялганларга, урлашырга, аракы эчәргә, зина кылып йөрергә өйрәткән тел. Бу телдә рухны җанландырып торган шифалы көч, хисләр сизгерлеген сакларлык моңлы яңгыраш һәм әхлакны бөтенләйтүче ашламалар бармы соң? Административ- бюрократлар телендә каян булсын ди?! Шушы хәлне аңласаң, соңгы елларда кеше үтерү, йорт басу, гаилә таркалу статистикасының кинәт үсеп китүенә төшенү бер дә катлаулы эш түгел.

Японнарның электроника, машиналар ясау, фән, техника буенча бе­ренче урынга күтәрелүләре турында сөйләп торасы юктыр. Хикмәт нәрсәдә? Японнар телне саклау буенча башка

Телне саклау, аның лыкка җиткерү өче Япония дәүләтенен икенче урында тора .

халыклар арасында беренче урында тора. Ярлыландырылган телгә яңалык кертүе кыен икән ул, японнарга исә һәр яңалык үзеннән-үзе агылып тора.

Чөнки искелек исән...

Телне саклау, аның байлыгын халыкка җиткерү өчен тотылган акча Япония дәүләтенең бюджетында икенче урында тора. Кешене хезмәт сөяргә, һөнәргә, эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтү туган телдә төрле әйтемнәр, табышмаклар рәвешендә яши. Аларның тәэсире махсус кулланмалар, инструкцияләр белән чагыштырганда, көчлерәк тә икән. Туган телдә кешене тәртипкә, җыйнаклылыкка, тугрылыкка өйрәтү кануннары да яшәп килә. Бүгенге һәм борынгы катламнарны эченә сыйдырган киң диапозонлы бай телне өйрәнү процессы үзе дә зур белем икән һәм туган телне үзләштерү вакытында кешенең фикер йөртү сәләте көчәя, эрудициясе киңәя һәм теләсә нинди фәнне тирәнтен аңлау мөмкинлеге ачыла икән. Японнар шушы хакыйкатькә башкалардан алда төшенгән, телне кадерләп саклауга, аны баетуга киткән чыгымның керем булып кире әйләнеп кайтуын аңлаган. Япониядә ясалган әйберләрнең сыйфаты, эстетик камиллеге безне хәйран калдыра. Шулай сокланып карап торганда, без Япониянең техника һәм җитештерү буенча беренче урынга чыгуына туган тел ярдәм итүен күз алдына да китерә алмыйбыз, чөнки безгә бу турыда аңлатканнары юк.

* * *

Казан каласы 1552 елның 2 октябрендә басып алына. Башкалабызның урамнарында кан елга булып ага. Бу вәхшәтне онытырга хакыбыз юк безнең. Иван Грозный вандалларының иң беренче эше шуннан гыйбарәт: татарларның байлыкларын талау белән бергә, ничә гасырлар тупланып килгән елъязмаларны, архивларны яндыру коточкыч вәхшилек белән башкарыла. Казан ханлыгындагы 403 мәчет белән 483 мәдрәсә көлгә әйләндерелә. Татар аристократиясенең күбесе Иван Грозный ягына күчә. Татар теленең зур бер өлеше юкка чыгуны аңлатып тору кирәк түгелдер, дип уйлыйм. Йөз егерме биш елга сузылган азатлык көрәшендә татар халкының өчтән бер өлеше үтерелә. Калганнары төрле якка тарала. Бу хәл, билгеле, туган телгә тәэсир итми калмый. Бөек урыс тарихчысы Михаил Худяковның фәнни эшләре белән та¬ныш кеше белә: Иван Грозный Казанны алырга юнәлгән чакта татарлар сан ягыннан урыслар белән тигез була. Ул чорда, билгеле, халык санын исәпкә алу булмаган. Тарихчыларның кайберләре, бу ике халыкның саны ун миллион чамасы булган, дип әйтә, икенчеләре алты миллион белән чикләнә. Эш анда түгел. Бүгенге көндә без һаман шул чама исәпләнәбез. Казан ханлыгын җимерүче халыкның саны исә бүгенге

Йөз егерме биш елга сузылган азатлык көрәшендә татар халкының өчтән бер өлеше үтерелә.

көндә йөз кырык миллионга җитеп килә. Территория өчен башланган көрәш тел өлкәсенә дә күчми калмый. Шуларның кайсы җиңеп чыгарга тиеш? Әлегә көч һәм перспектива — урыс теле ягында. Ләкин «тимер пәрдә»не алып ташлап, ирекле сәүдә башланганнан соң урыс теленең дә дәрәҗәсе югала, кимсетелү аңа да бәрә башлады. Бәлки, киләсе буыннар Пушкин теленең Тукай теле язмышына дучар булуын күрер?

Кем белә...

Берничә гасырга сузылган чукындыру процессы, татарларның җирләрен килмешәк алпавытларга, патша куштаннарына кисеп биреп, халыкны туган җиреннән куу да телнең үсүенә, ныгуына ярдәм итми, билгеле. Тик шушындый чаралар да хәтта татар телен җиңә алмый. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Дин! Дин халыкны эчтән, рухи яктан, шәхеснең әхлагы, җаны аша берләштерә, шул диндәге рухи егәрлек безне башка халыкларга тоташтыра. Кыскасы, унтугызынчы гасырның азагында, егерменче гасырның башында җанланып киткән татар ренессансына кадәр халыкның иҗатын, телен, гореф- гадәтләрен, милли горурлык хисен дин саклап торган.

* * *

Безнең туган телебезне юкка чыгаруда нинди көчләрнең роль уйнавын да күрсәтү кирәк кебек. Минемчә, менә болар:

               мөстәкыйльлекне югалткандагы катаклизмнар, җимергеч борылышлар;

               ялган, ясалма, кара тарих; хаким милләт каршында тез чүгү, куштанлану;

               Сталинның милли сәясәте арка­сында өченче сортлы милләткә әйләнеп, милли хокукны югалту; урыс теленә, суга батканда саламга тотынгандай ябышып, геноцидтан шушы юл белән котыла алырбыз дип ышану;

               туган җиребезгә туктаусыз китерелеп торган миграция яулары һәм, шуңа параллель төстә, төп халыкны читкә җибәрү хәрәкәте;

              табигатьне һәм телне катастрофага китереп җиткергән экология кризисы;

               идарә эшенә үзенең туган теленә дошман кешеләрне сайлап утыртуларның яман нәтиҗәсен дә онытырга ярамый. Бу процесс 1938 елны Сталин һәм Молотов имзасы белән Советлар Союзында яшәүчеләргә урыс телен белү мәҗбүри дигән карар чыкканнан соң башланды. Ул карар үзгәртелмәгән, яши, «эше» дәвам итә;

               татар теле өчен кара кайгылы, канлы еллар — Сталин диктатурасы еллары. Ул чорда «милләтче» яиса «халык дошманы» исемен алу өчен туган телгә тугрылык та җитә иде. Татарларның бик күпләре, туган телдән ваз кичеп, урысча сөйләшеп яшәүне исән калу юлы дип сайлады;

 

— әдәбият мәсьәләсе. Сталин чорында безнең әдәбият культка хезмәт итте, торгынлык елларында — җитәкчеләр мафиясенә. Кызганычка каршы, минемчә, әдәбиятыбыз халыкка хакыйкатьне җиткерә алмады. Халык - әдәбияттан, бер уңайдан, әдәбиятның нигезе булган телдән дә бизде. Бу процесс әле һаман дәвам итә.

 

Нравится