Миргазиян Юныс: Мин нишләп татармын?

Создано 13.05.2015 16:26

Юныс, М. Мин нишләп татармын?: Миргазиян Юныс белән әңгәмә  / М.Юныс, әңгәмәче И.Хәйруллина // Ватаным Татарстан. – 2013. – 13 дек. 

/№ 214, 14.12.2013/

/Илсөяр Хәйруллина/ 

Мин нишләп һаман татармын?

Сиксән җиденче яшен ваклаган Миргазиян абый Юныс урын өстенә калган. “Салкын алды, – ди ул үзе. – Әле аңынчы йөгереп йөри идем”. Шулай да, кызы Камиләне авырлык белән ризалатып, Измаил паркы тирәсендәге фатирына килгәч, торып утырды. Урыныннан кузгалганчы, язучы мине күкрәгенә кысып, озак кына кулыннан ычкындырмый торды. Яшьләнгән күзләреннән аңлашыла: милләтем дип җан аткан олпат зат, мине түгел, татарны, Татарстанны кочагына алды. Сагынган. 

Татарның иҗат дөньясындагы берәүгә дә охшамаган бу язучы белән кызыксыну “Татарстан”  радиосыннан еш яңгыраган “Безнең өй өянкеләр астында иде...” хикәясен тыңлагач башланган иде. Аның үзе белән якыннан танышу узган гасырның туксанынчы еллар ахырына – республикага икътисадый мөстәкыйльлек алабыз дип хыялланып йөргән чорга туры килде. Мәскәү язучысы шул катлаулы чорда халкы, якташлары янында булуны үзенең изге бурычы санагандыр, күрәсең. Шактый олы яшьтә булуына карамастан, туган ягы – Баулы һәм Әлмәткә кайтып, сәяси тормышка кушылып китте: иҗат оешмаларында чыгышлар ясады; газета-журналларда аның әңгәмәләре, ачык хатлары еш дөнья күрде. Милләтне азатлыкка рухландыруда матбугат йогынтысын тулы куәткә кулланырга омтылган Миргазиян абыйның белем тирәнлегенә, дөньяга карашы киңлегенә, ихласлыгына һәм тәвәккәллегенә сокланмый мөмкин түгел иде.

2003 елда “Рухият” нәшриятында аның сайланма әсәрләрен дөнья әдәбияты басмалары зәвыгы белән бастырып чыгарырга алынуыбыз шуның белән аңлатыладыр. Язучының бу карарга сабыйлардай ихластан куануы онытылмаслык булып хәтергә уелган. Барлык кыйтгаларның әдәби мирасы белән генә түгел, рәсем сәнгате, архитектурасы белән таныш зат китапларны әзерләүче мөхәррир, рәссам, дизайнерга чын күңелдән булышып торды. Шуның нәтиҗәсендә татар китабы тарихында картиналар, фотолар белән баетылган беренче сәнгати-әдәби басма дөнья күрде. Шул елны ук “Ватаным Татарстан” газетасының коллектив тәкъдимен хуплап, Миргазиян Юныска Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде. 

 

Кай тарафтан гына күз төбәсәң дә, Миргазиян Юныс – татар әдәбияты тарихында беркем дә кабатлый алмаячак уникаль күренеш. Чеп-чи татар авылында туган. Чеп-чи татар мәктәбендә укыган. Ул, 1944 елда армиягә алынып, авиация училищесын тәмамлый һәм Казанда эшләнгән “ИЛ-2” бомбалагычында штурман сыйфатында унөч ел күкне айкый. Аннан соңгы кырык елда, ана телендә бер авыз сүз сөйләшмичә, товар ташучы судноларда капитан урынбасары сыйфатында диңгез-океаннар кичә. Менә шушы чынлыкны истә тотып, һава белән судан арынган арада яшәгән даирәсенең (Одесса – Мәскәү) чат рус-украин, яһүдләрдән торуын исәпкә алганда, саф татар телендә алты томлык әсәр яза алу – үзе бер феномен. Моңа өстәп, аның утыз биш яшендә дөнья күргән беренче хикәясе – “Тимер фил”нең рус телендә язылуын да искә төшерергә кирәк. Нәкъ менә шул әсәренә нигезләнеп, ул заманның күренекле язучыларыннан берсе – Николай Паустовский татар егетенә “зур рус әдәбияты”на кушылырга фатиха бирә. Җилкәнеңне җил уңаена куеп йөз дә йөз генә. 

Миргазиян исә тота да җил-давылга каршы баса: алдагы әсәрләрен инде онытыла башлаган ана телендә иҗат итә башлый. “Мин нишләп һаман татармын?” дигән язмасында ул: “Авиациядә хезмәт иткәндә сержант Рәшит Агишев кулыма Лев Толстойның “Хаҗи Морат”ын китереп тоттыргач, бирчәеп барган милли хиснең тәүге тапкыр кыймылдап куюын тойдым”, – дип яза. Исергәп егетенең күңел чоңгылыннан күтәрелгән ул тойгы шулкадәр куәтле була ки, Италияне сурәтлиме, укучысын Испаниядә йөртәме, әллә ком Гарәбстанындамы, аның һәр әсәрендә татар язмышы чагылмыйча калмый.

Менә шундый шәхеснең Мәскәүдәге кыска очрашу вакытындагы өзек-өзек хикәятләре милләт һәм аңа хезмәт итәргә тиеш язучылар турында баруы табигый.

Измаил паркы һәм татарлар

1957 ел. Минем Мәскәү университетында укып йөргән чак. Башкалада Татарстан көннәре. Кинотеатрларда Радж Капур катнашында фильм бара. Кинодан чыктым да залдан агылучыларны күзәтеп торам: кем нинди хисләр кичерә, янәсе. Ишектән берәү килеп чыкты. Күренеп тора, җир кешесе түгел бу... Хәсән Туфан белән мин шулай таныштым. Без үсмер чакта аның иҗатын өйрәнү түгел, хәтта “Яфраклары яшел аккаенның...” сүзләре аныкы булуын яшереп, халыкныкы дип йөрткәннәр иде. Шул очрашудан без Хәсән ага белән дуслашып киттек. Балаларча самими күренсә дә, тирән шәхес иде. “...менә хәзер мине зурлыйлар. Тик бер сындырылгач, ялганып булмый икән. Күңелдә тирән җәрәхәтләр бар. Шул иҗатка комачаулый”, – диде ул миңа соңрак. (Мин үзем аны кылы сынган Берлиоз скрипкасына ошата идем.) Мәскәүдәге Татарстан көннәрендә яңа гына сөргеннән кайткан шагыйрьне Гомәр Бәширов, җаваплылык күрсәтеп, бәйрәмгә алып килгән икән. Ул көнне Хәсән ага белән Измаил паркына киттек. Татарлар баштарак Мәскәүнең үзәгендәге Максим Горький исемендәге паркка җыела торган булганнар. Аннан аларны читтәрәк урнашкан шушы Измаил бакчасына озатканнар. Ял көннәрендә анда безнең  халык кайнап тора иде. 30-35әр гармун уйный. Бер тирәдә Казан арты татарлары җыр сиптерә. Икенче төбәктә Нижгарныкылар ут уйнатып бии. 

Халыкның милли сәнгатькә тартылуы көчле булса да, Татарстан көннәрендә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма театры куйган “Хуҗа Насретдин” спектаклендә зал буш булган диделәр. Имеш, билетларны татарлар күп эшли торган предприятиеләргә озаткан булганнар да, алардагы шовинистик җитәкчелек татар спектакленә “поход” оештыруны кирәк тапмаган.

Фатир сайлау мөмкинлеге бирелгәч, мин Измаил бакчасына якын урнашканга, шушы йортка тукталдым. Әле дә Сабантуйлар шул паркта уза. Хәзер Мәскәү татарларының башы күтәрелде. Аңа төп сәбәпче – Татарстанның абруе. Шәһәр мэры Сергей Собянинны үзебезнең Себернеке, Собян – Сәүбән дип чамалыйм. Хакимнең төзелеш буенча урынбасары булып Марат Хөснуллин эшли башлагач, милләттәшләрнең горурлыгы тагын да артты. 

Исергәптә өч мәчет, өч тегермән иде

Мине әңгәмәгә тарткан журналистлар: “Сезнең күңелдәге тирән татарлык кайчан салынган да, кыюлык каян килә?” – дип сорамыйча калмыйлар. Безнең Исергәптә читтә бәхет эзләп йөрүчене зимагур дип атыйлар. Минем әткәй зимагур иде. Ул, балачактан ятим калып, шикәр заводларында эшләп йөргән. Ул энем Вахит белән мине: “Курыкмагыз. Дошманга баш бирмәгез. Офык артында да тормыш бар”, – дип тәрбияләде. Инәкәй – бишенче буын мулла-ишан нәселеннән. Татар сүзен бозып әйтсәң, аңардан эләгүен көт тә тор. Табын янына “Бисмилла”ны әйтми утыру юк. “Әллә урыс булдыңмы?” – дип шелтәли. Без үскәндә авылда өч тегермән, өч мәчет бар иде. Шуңа күрә дә тел белән дин, дин белән эш аерылгысыз булгандыр. 

Бер тапкыр Исергәпкә Мөхәммәт Мәһдиев килеп чыкты. Инәкәй белән сөтле чәй эчә-эчә сөйләшә торгач, минем барлыкны да оныттылар. Рәхәтләнделәр сөйләшеп. Мөхәммәт аның тасвирлау осталыгына шаккатты. “Фәкияттәйнең затлы нәселдән булуы теленнән сизелеп тора”, – диде, инәкәй аңа кыз чагында юлы Исергәп аша узган губернатор белән очрашуы турында сөйләп биргәч.

Әткәй гармунын куйса, скрипкасын ала иде. Анысы ватылгач, курайга күчте. Аннан мин дә гармун күреге тартырга өйрәндем. Сугыш елларында мин инде авылның беренче гармунчысы идем. Ул заманда безнең якта кызлар янына куна керү гадәте бар. Ләкин буй җиткергән кыз-кыркын безнең сыман мыек чыкмаганнарны санламый. Моның өчен үзеңнең егетлегеңне раслау кирәк. Александровка спирт заводына бәрәңге илтергә баргач, җае чыкты. Кайтыр юлга чыккач, минем алдан юырта торган арбалы атны узып китмәкче булдым. Үзем ише урыс малае һич юл бирергә теләми. Сикереп төштем дә, малайның үзенә чыбыркы белән сыптырып, атының йөгәнен салдырып алдым. Шуннан соң аулак өйләрдә минем урын түрдән булды.

Тик үзеңнең өстенлегеңне исбатлау өчен йодрык җитмәвен армиягә алынгач аңладым. Безнең арага эләккән Вячеслав Афанасьев дигән бер “бугай”, русча белмәгәнгә мескенләнеп торгач, бөтенебезне, шул исәптән мине дә типкәләп йөртергә маташа. Югалып калдык. Һава укчылары курсында укый башлагач шиңде “батырыбыз”. Укуда алдыра алмый. Аннан мин Харьков авиация училищесына китеп бардым. Ике елдан лейтенант погоннары тагып кайтып төшсәм, теге аэродромда сакта тора. Ил язмышы турында уйласам, гел шул хәлләр искә төшә. Татарстан акыл, белем һәм тырышлык белән генә бүгенге абруен яулый алды. Әмма соңгы вакыйгалар аны саклау өчен болар гына җитмәвен күрсәтә. Хәзер гарәпләрне болгаталар, чөнки ул халык эчке гайрәтен җуйган. Татарны күпме генә таптасалар, изсәләр дә, ул эчке куәтен югалтмады.

Мин ничек язучы булдым?

Мәскәү дәүләт университетында укыганда кайбер татар язучылары белән танышуымны әйткән идем. Әмма үзем язучы булып китәрмен дип башыма да китермәдем. Шулай да диңгездә йөзә башлагач, “Моряк” газетасына мәкаләләр язгалый идем. Анда Константин Паустовскийның 70 еллык юбилее алдыннан хикәя конкурсы игълан ителгәнен белеп, диңгезче дустым Виталий белән бәхәстән, “Тимер фил” хикәясен бәйгегә тапшырырга булдым. Шунда беренче урын алу аркасында мин трибунада күренекле совет язучысы Паустовскийның янәшәсендә утыру, аннан макталу, киңәшләр алу бәхетенә ирештем.

Ә татар язучыларыннан мине әдәбият сәхнәсенә чыгаручы Гомәр Бәширов булды. “Безнең өй өянкеләр астында иде...” хикәясен укыгач, ул тыйнак кына: “Язучылык бар синдә”, – дип куйды. Әмма үзе: “Миңа ярамый”, – дип Язучылар берлегенә тәкъдим итүдән йомшак кына баш тартты. Искитмәле тирән шәхес иде Гомәр абый. Аның повесть, романнарының язу стилендә Эрнест Хемингуэй, Джон Стейнбек чалымнары бар. Ул совет системасының чынлыгын эчтән белде. Күңелендәген әйтеп бирә алмаганга күрә, сәләте дәрәҗәсендәге әсәрләр яза алмады. Прокурор вазыйфасында чакта күп шәхесләрне коткарып калган кеше ул. Нәкый Исәнбәтне кулга алу турында карар чыккач, төнлә хәбәр салып, аны качырган кеше дә ул бит. Үзе бик саф күңелле булып, хатыны Кәримә апага хыянәт итүне күз алдына да китермәгәнгә, кияве Мөхәммәтнең чуар йөрәклелеген бик авыр кичерә иде, мәрхүм.

Миңа Татарстан Язучылар берлегенә рекомендацияне Фатих Хөсни, Габдрахман Әпсәләмов, Газиз Мөхәммәтшин бирде. Газиз ул чакта “Совет әдәбияты” журналын җитәкләүче гадел мөхәррир иде. Беренче әсәрләремнең укучыга барып җитүе өчен аңа бурычлымын. Минем иҗатка совет идеологиясе күзлегеннән чыгып бәя бирергә тырышу көчле булды. “Тозлы җил” повесте басылып чыкканнан соң, Габдрахман Минский аны эттән алып эткә салган тәнкыйть мәкаләсе бастырды. Имеш, мин университетта укуын ташлап, пароходчылыктагы иң кара эшкә ялланучы егет язмышын сурәтләвем белән яшьләрне сукбайлыкка чакырам. Юкса ул автобиографик әсәр иде. Минем аннан соңгы тормышым үзем өчен генә түгел, татар әдәбиятының офыгын киңәйтү өчен дә дөрес юл сайлануын раслады. 

Пәйгамбәрлек вазыйфасы

Әдәби әсәрдә вакыйга түгел, вакыйганың кешегә тәэсире, аның адәм  баласыннан шәхес ясавы яки ясамавы – иң әһәмиятлесе. Эчке сиземләве, интуиция диик, язучыны әсәрендә даими күзәтчелектә тота: иманыңны пычратмадыңмы? Шуны тою аны бәхетле итә. Әйбәт әсәр ул җаныңны-тәнеңне сыкратып туа. Мин сугыштан соңгы бер төркем гаҗәеп талантлы шагыйрьләрнең гомере ни өчен кыска булды дип уйланганым бар. Болар арасыннан Рәшит Әхмәтҗанов, Роберт Әхмәтҗанов, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәтләрне күздә тотсаң, алар шагыйрьлекне пәйгамбәрлек вазыйфасына тиңләштереп кабул итәләр иде. Бер төрле уйлап, икенче төрле сөйләп, өченче төрле эшләп яши торган җәмгыятьтә күренеп торган гаделсезлекләрне фаш итә алмау, нәфрәтне тыеп тору шагыйрьнең җанын  сыкрата. Әйтергә теләгәнен әйтеп, күңелендә бушану халәте тумаганга, шешәгә тотына ул. Әрнешүен аракы белән баса. 

Чәчмә әсәрдән аермалы буларак, шигырь – ул фикер төенләмәсе, аның концентрациясе. Анда прозада әйтә алмаган, әйтергә ярамаган уй-фикерләрне юл арасына салырга була. Бу – Тукайлардан килә торган традиция. Бөегебезнең шигъриятендә шагыйрьнең халыкка җиткерергә теләгән иң изге уй-фикерләрен сүз, юл арасыннан эзләргә кирәк. Тукай, Такташларны тәрҗемә итеп булмауның бер сәбәбе дә менә шунда дип уйлыйм.

Татар кайчан татарлыгын таный?

Татарлыгыңны кычкырып әйтүдән курыкмау өчен синең әйләнә-тирәңдәгеләрдән бер башка өстен торуың мөһим. Мин моны рус телен белер-белмәс килеш армиягә алынуга ук төшендем. Фәкать яхшы укып, тиз арада офицер чины алу мине кимсетергә теләгәннәрдән өстен булуымны раслады. Ә Мәскәү университетыннан китеп торуның бер сәбәбе Алтын Урда чорында татарларның Рязаньне үзләренең илчеләрен үтергән өчен яндыруларын яшереп, тарихны ялган сурәтләүче профессор белән сүз көрәштерергә белемем һәм гайрәтем җитмәү булды.

Кайчакта гомере буе чит мохиттә яшәп иҗат иткән, хәтта космополитик иҗат белән шөгыльләнгән татар кешесенең дә татар булуы белән горурланып аласы килә. Мин бу фикеремне раслар өчен дистәләрчә мисал китерә алам.  Ләкин хәзер берсен генә искә төшерим. Азов пароходчылыгының җитәкчесе әдәбиятка мөкиббән кеше иде. Мариуполь (ул чакта ул Жданов дип йөртелә иде) китапханәчесе Лидия ханым җирле язучылар өчен күренекле шагыйрь Белла Әхмәдуллина белән очрашу оештырды. Мин шунда шагыйрьгә диңгез төбеннән үзем табып эшкәрткән бик матур коралл бүләк иттем. Язучылык белән дә шөгыльләнгәнгәдер, ул мине хәтеренә салып куйган. Мәскәүдә узган пен-клуб конгрессында ул инде мине: “Менә минем милләттәшем – татар язучысы”, – дип әйләнә-тирәсендәге бөек шәхесләр белән таныштырып йөрде. Белла Әхмәдуллина белән төшкән рәсемебез “Казан утлары”ның мин актив басылган “Совет әдәбияты” чорыннан алып 1000 нче басмасында укучыларга барып иреште.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 214, 13.12.2013/)

 

Нравится