“Һич басылмас моң тибрәлә Туган як җилкәнендә”: якташ язучы Миргазиян Юнысның искә алу кичәсе

Создано 29.05.2015 22:22

29 май көнне Исергәп авыл мәктәбендә якташыбыз, күренекле язучы, публицист, эссеист, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Миргазиян Юнысны искә алу кичәсе узды. Атаклы якташыбызның безнең арадан китүенә инде бер ел тула. Чарада Миргазиян Юнысның кызы Камилә, Баулы районы җитәкчеләре һәм Казаннан, Әлмәттән килгән кунаклар да катнаштылар.

29 мая в Исергаповской сельской школе состоялся вечер памяти нашего земляка, первого татарского писателя-марьяниста, публициста, лауреата государственной премии имени Г.Тукая Миргазияна Юнуса. Прошел год как он ушел из жизни. В мероприятии принимали участие дочь писателя Миргазияна Юнуса Юнусова Камила Миргазияновна, руководители Бавлинского муниципального района, гости из Казани и Альметьевска, бавлинцы и односельчане.

Чыгыш ясаучылар арасында - Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Хасиятуллин Фоат Галимулла улы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе Корбанов Рәфис Харис улы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, шагыйрь Равил Рахмани, татар язучысы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, татар шагыйре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Гәрәй Рәхим, Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы җитәкчесе Шараева Рәзинә Закирҗан кызы, һ.б.

Кичәдә татар әдәбиятына маринистика жанры алып килгән олуг язучы, дөнья сынлы сәнгатендә күрелмәгән агач сыннар тудырган рәссам, фәлсәфи тирәнлекләрне колачлаган Миргазиян Юныс якташлары өчен генә түгел, бөтен татар өчен дә горурлык икәне турында сүз барды.

Кичәдә Саҗидә Әхмәтҗанова, Рүзилә Әбүзәрова, Фәнзия Гәлләмөтдинова башкаруында җырлар яңгырады. Исергәп авылы укучылары шигырьләр сөйләделәр.

Чараның ахырында Юнысова Камилә Миргазиян кызы Баулы районы җитәкчеләренә, килгән кyнакларга, язучының авылдашларына, барлык искә алу кичәсендә катнашучыларга үзенең рәхмәтен белдерде.

 

unus m 2015

 

unys m kitap

 

unus knigi

 

unuskatukaibulage

М Unuis1

Миргазиян Юнысның кызы Юнысова Камилә Миргазиян кызы һәм Хәбипова Зәрия Габдулла кызы, Юнысларның туганнары, авылдашлары, Әлмәттә яшәп иҗат итүче "Идегәй" дастаны дәрьясында" исемле китап авторы.
Дочь писателя-земляка Миргазияна Юнуса Юнусова Камилла Миргазяновна и Зария Хабипова, родственница братьев Юнусовых, уроженка села Исергапово, татарская писательница, автор книги "Идегәй" дастаны дәрьясында".

М Unuis2 

Үңдан сулга: Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Хасиятуллин Фоат Галимулла улы, Юнысова Камилә Миргазиян кызы, Миргазиян Юнысның энесе Джеймс Губаев, Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Хөснуллина Илмира Илдус кызы.
Спарва на лево: зам.главы Бавлинского муниципального района Хасиятуллин Фоат Галимуллович, Юнусова Камила Миргазяновна, племянник Миргазияна Юнуса Джеймс Губаев,  зам.руководителя исполкома Хуснуллина Ильмира Ильдусовна.

 

М Unuis19

 

М Unuis9

 

 

М Unuis10

Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе Корбанов Рәфис Харис улы чыгышы. 
Выступает председатель Союза писателей Республики Татарстан Курбанов Рафис Харисович.

М Unuis11

 Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, шагыйрь Равил Рахмани.
Литературовед, литературный критик, поэт Равиль Рахмани.

 

М Unuis13

М Unuis14

 

М Unuis16

unys m 2015 s1

 

unys m 2015 s2

Татар язучысы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим.
Татарский писатель, публицист и общественный деятель Айдар Халим.

 

М Unuis18

М Unuis20

М Unuis21

М Unuis22

 

М Unuis23

М Unuis24

 

Бертуган Миргазиян һәм Вахит Юнысовлар музеенда.
В музее братьев Миргазияна и Вахита Юнусовых. 

М Unuis25

М Unuis26 

М Unuis27

М Unuis28

М Unuis4

М Unuis5

М Unuis6

М Unuis7

 

 

М Unuis29

М Unuis30

 

“Һич басылмас моң тибрәлә Туган як җилкәнендә”: Миргазян Юныска багышланган презентация 

 Чара турында матбугатта:

  Хәбипова, Зәрия. Хәтердән җуелмас: [Баулы районының Исергәп авылында язучы  Миргазян Юнысны искә алу кичәсе үтте] // Татарстан яшьләре. – 2015. – №22 (11 июнь). – Б.2.

 

Нравится