Салих авылы тарихы
- Подробности
- Создано 21.12.2023 12:16
- Автор: Васильева Светлана
Шулай, авылым, синең бер сулышың
Минем җанда йөри һәрвакыт;
Син өйрәткән кебек янып яшим,
Бу хәятне чынлап яратып.
Зөләйха МИНҺАҖЕВА
Риваятьләр буенча, авылга XVIII гасырның икенче яртысында Пенза губернасы Иске Сыркыды авылы кешеләре нигез салган. Иң беренче булып монда уллары Сәйфулла һәм Габдулла белән Салих исемле кеше килгән. Урманнарга, чишмәләргә бай, мул сулы Көннә елгасы аккан бу урыннарны ошатып, шунда төпләнеп калганнар. Монда әкренләп халык җыела, авыл үсә башлаган. Берникадәр вакыттан соң ул 12 авылны берләштергән Салих волостенең үзәгенә әверелгән. XX гасыр башына монда халык саны якынча сигез йөз кеше булган.
Революциягә кадәр авылда ике мәчет була: Урта мәчет һәм Югары оч мәчете.
Волость үзәге булган Салих авылын XX гасыр башында илдә барган бер генә мөһим вакыйга да читләтеп үтми, әлбәттә. Әмма алар халык хәтерендә сакланмаган диярлек. 1919 елда Салих аркылы Колчак армиясе гаскәрләре, Чапаев дивизиясе үтә, авыл тирәсендә җитди бәрелешләр була.
Колхозлашу чоры башлангач, «кулаклар» дип гаепләнгән нык хуҗалыклы крестьяннарның мөлкәтләре тартып алына һәм авылдан 95 кеше сөргенгә җибәрелә, соңрак урта хәлле крестьяннарга да шул ук сәясәт кулланыла.
1930 елда Салихта «Яңа юл» колхозы оеша. Аның беренче рәисе Хөснулла Хәмидуллин була. Утызынчы-кырыгынчы елларда, хуҗалык җитәкчеләре, төрле сәбәпләр белән, шактый еш алышына. Бу, әлбәттә, уңай якка үзгәрешләр өчен җирлек тудырмый. 1932 елда колхоз белән Исергәп авылыннан Сәлахов фамилияле кеше җитәкчелек итә башлый, ике елдан аны Халәфетдин Хөснетдинов алыштыра. Шул ук елда авылда беренче телефон урнаштырыла.
1936 елда колхоз рәисе булып Әлмәттән иптәш Хәсәнов билгеләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, колхоз белән җитәкчелекне янә үз өстенә Хөснулла Хәмидуллин ала.
Сугышка Салих авылыннан 150 кеше алына, шуларның 80енә генә туган якларына әйләнеп кайту насыйп була. Берьюлы берничә ир-егетләрен югалткан гаиләләр дә аз булмый. Мәсәлән, Фәйзерахмановлар гаиләсе – 6, Искәндәровлар гаиләсе 8 бөркетен җуя... Сугыш кырларында ятып калган авылдашлар истәлегенә Салих уртасында һәйкәл куелган.
1995 елда Салихта Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә яңа обелиск ачыла. Тантанада Советлар Союзы Герое Фатих Шәрипов (уртада) катнаша. Сул якта – авылның аксакалы Гараф Ибраһимов, уңда – хуҗалык җитәкчесе Рузил Әхмәтшин
Салих авылы тыл ветераннары
Сугыш кырларында ятып калган Салих ир-егетләре истәлегенә һәйкәл
Сугыш елларында, төгәлрәк әйткәндә, 1942 елның декабрендә, Салихта истәлекле вакыйга була. Буранлы көннәрнең берсендә авыл янындагы кырга, техник төзексезлек аркасында, санитар «У-2» самолеты төшеп утыра. Моны күреп алган авыл малайлары шундук аның янына йөгереп баралар. Очкычтан төз гәүдәле, мөлаем йөзле хатын-кыз һәм ир-ат төшә. Хатын-кыз Уфадан Куйбышевка (ул вакытта анда СССР Хөкүмәте урнаша) юл тоткан Испания компартиясе җитәкчесе Долорес Ибаррури, ә ир-ат – Үзәк комитеттан Пономарев була. Ханым тәрҗемәче аркылы балалардан кем булулары белән кызыксына, елмаеп, аркаларыннан сөя. Балалар кунакларны авыл Советына озаталар, анда тиз арада колхоз рәисе Хәмидуллин килеп җитә, район җитәкчелегенә хәбәр бирә. Кунакларны Шәфигулла Ганиев йортына урнаштыралар. Берничә сәгатьтән Ибаррурины һәм Пономаревны алырга башка самолетлар килә. Аларны, җылы толыплар һәм киез итекләр кидереп, озаталар. Ә сафтан чыккан очкычны берничә көннән ремонтлап алып китәләр.
Тиздән почтага Куйбышевтан зур посылка килә. Аның эчендә толыплар һәм ул чакта ихтыяҗ зур булган бер өем дәфтәр була...
1943-1946 елларда колхозда рәис булып Фәррах Юнысов эшли, аннан соң 1952 елга кадәр хуҗалыкка Хафиз Гыймаев җитәкчелек итә. 1952 елда колхоз рәисе булып Кандыз авылыннан Шамил Фәттахов сайлана.
1957 елның мартында «Яңа юл» «Баулы» совхозы составына бүлекчә буларак кертелә. Зур совхоз белән – Нәҗип Зыятдинов, ә Салих бүлекчәсе белән Якуп Хәсәнов җитәкчелек итә. Аннан соң 1965 елга кадәр бу вазифада Яңа Шалты авылыннан Фәтхулла Гыйбадуллин нәтиҗәле хезмәт куя.
1965 елда Салих, Хансүәр һәм Яңа Чүте авыллары «КПССның ХХII партсъезды» совхозына берләшкәч, Салихтагы бүлекчә белән зур тырышлык куеп Рәшит Идиятуллин (1965-1972, 1973-1975 еллар), Галимҗан Мөгыйнов (1972-1973) идарә итәләр.
Алтмышынчы елларның икенче яртысы авыл өчен үсеш чоры була.
Соңрак Салих бүлекчәсе идарәчесе булып Шәйхулла Хәмидуллин, Равил Хәйруллин эшли, 1982-1988 елларда бу вазифада Шәйхрам Фәррахов хезмәт итә.
1988 ел Салих өчен зур үзгәрешләр елы була. «КПССның ХХII партсъезды» совхозыннан «Салих» совхозы аерылып чыга. Аның директоры итеп совхозның баш агрономы булып эшләгән Рузил Әхмәтшин сайлана һәм ун ел дәвамында бик уңышлы җитәкчелек итә.

Сабан туенда алдынгы хезмәтчәннәрне бүләкләү. Сулдан уңга: «Салих» совхозы директоры Рузил Әхмәтшин, Ришат Юнысов, Илфир Касыймов, Мәхмүт Таҗиев, Илдар Нигъмәтуллин

"Салих" совхозы терлекчеләре,1989 ел
Бу чорда авыл икенче сулышын ала. Яңа контора, медпункт, балалар бакчасы, мәктәп, гараж, орлык киптерү урыны, АВМ, склад, авыл хезмәтчәннәре өчен кирпечтән яңа йортлар төзелә. Ун чакрымлап юлга һәм авыл эченә асфальт җәелә. Халык тормышының яхшы якка үзгәрүе статистикада да чагылыш таба. 1989 елда авылда 212 кеше яшәгән булса, 1997 елда халык саны 239 кешегә җитә.
Авылда гомерләре буе тырышып хезмәт куеп, хуҗалык уңышларына, аның үсешенә үзләреннән олы өлеш керткән кешеләр бик күп. Шулар арасында механизаторлар Фаил Гаязов, Рәсих Бәдриев, Җәвит Низамов, Муса Таҗиев, Рафаэль Газыймов, Рафаид Рәхмәтуллин, Рамис Фәхриев, Миңнегалим Сәмигуллин, Рәис Шәймарданов, Җәлил Сафиуллин, Җәүдәт Вәлитов, Сәгыйть Вәлитов, Мәхмүт Таҗиев, Марат Таҗиев, Илфир Касыймов, Илдар Нигъмәтуллин, Сәгыйть Бәдриев; шоферлар Илмир Шәймарданов, Айдар Вәлитов, Шәйхулла Идиятуллин, Мөсәгыйть Гыймаев, Марат Вәлитов, Илфат Вәлитов, Сирень Фәррахов, Ришат Рәхмәтуллин, Исмәгыйль Закиров, хиспачы Мөгаллимә Гафурова, төрле җаваплы эшләрдә эшләгән Шәйхулла Хәмидуллин, инженер Нәсим Хәмидуллин.
Терлекчелек өлкәсендә эшләгән Дамир Зариев, Нургали Зариев, Җәвит Рәхмәтуллин, Мәгъсүм Фәхриев, Мәхмүт Галәветдинов, Шәйхулла Касыймов, Нәҗибә Вәлитова, Наилә Фәхриева, Нурулла Вәлитов, осеминаторлар Мәдхәд Кадыйров, Варис Гафуров, ферма мөдире Әнисә Гарипова, ветеринария табибы Венера Шәймарданова, савымчылар Рәхимә Газыймова, Гөлчирә Зарыева, Рәсимә Низамова, Камал Таҗиева, Рәвия Вәлитова, Зәйнәп Рафикова, Зәйтүнә Рәхмәтуллина, Рәшидә Гыймаева, Зәйтүнә Фәхриева, Гамилә Касыймова, Светлана Фәхриева, Зәлия Рәхмәтуллина, Талия Гаязованың һәм бик күп башкаларның тырышлыгы да олы хөрмәткә лаек.
Электрчылар Сәгыйть Вәлитов, Айдар Шакиров, эретеп ябыштыручылар Мөбәрәкҗан Таһиров, Дамир Рафиков авыл хуҗалыгы предприятиесенә дә, халыкка да намуслы хезмәт күрсәткән кешеләр.
Күп еллар авыл халкы сәламәтлеге сагында медпункт хезмәткәрләре Рәкый Ибраһимова, Гөлчәчәк Закирова торды.
1997 елда хуҗалык «Салих» акционерлык хуҗалыгы итеп үзгәртелә, әмма, икътисадый кризисларга чыдамыйча, тиздән таркала.
Салих җирләрен бүген Илфат Вәлитов, Рафаэль Идиятуллин, Динар Зариев, Марат Вәлитов крестьян-фермерлык хуҗалыклары эшкәртә.
Бүгенге көндә авылда бары 70ләп кеше яши.
Халык саны кимү аркасында, Салихның ничә дистә еллык тарихы булган авыл мәктәбе эшләвеннән туктады. Аның чишмә башы мәчет каршында эшләгән мәдрәсәгә барып тоташкан була. Ә инкыйлабтан соң Салихта совет мәктәбе оештырыла.
1929 елда «кулак» дип табылган хәлле кешеләрнең өйләреннән авылда өч еллык мәктәп бинасы төзелә. Анда балаларга Газиз Галиев, Муллаян Рафиков, Мирхәтим Сафиуллин белем бирәләр. Мирхәтим ага гомеренең соңгы көннәренә кадәр мәктәптә хезмәт итә.
Сугышка кадәр Салихта җидееллык мәктәп ачыла. Төрле елларда биредә бар гомерләрен педагогик хезмәткә багышлаган Гомәр Галиуллин, Зәйтүнә Камалетдинова, Гаһедия Нигъмәтуллина, Мәхтүмә Хикмәтуллина, Нәсимә Мардәганиева тырышып хезмәт итә.

Салих мәктәбе укучылары, укытучы Мәхтүмә Хикмәтуллина, 1968 ел
1993 елда авылда сөенечле вакыйга була – тугызъеллык мәктәп ачыла, ул яңа төзелгән, үз эченә китапханәне, медпунктны, клубны да алган бинада урнаша. Мәктәп коллективы белән директор Илнур Хәләпов җитәкчелек итә башлый. Бу елларда үз һөнәрләре осталары Роза Әхмәтшина, Гүзәл Вәлитова, Динар Зариев, Раушания Зариева, Энҗе Хәләпова, Эльмира Гыймаева балаларга белем бирә.
2002 елда мәктәпкә яшь директор Ләйлә Таҗиева билгеләнә. Кызганычка каршы, ничәмә-ничә буынга белем, тәрбия биргән мәктәп, чыгымнарны оптимизацияләү сәбәпле, 2006 елда ябыла.
Салих авылы әдәбиятка, сәнгатькә талантлар, көчле белгечләр, җитәкчеләр биргән як. Авылдашлары Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, драматург, режиссер Зөләйха Минһаҗева, Санкт-Петербургта гомер итүче шагыйрә Халидә Гыйләҗева, табиблар Марс Хәбиров, Рим Таҗиев, Эзольда Сафарова, опера артисты Ринат Гафуров, юрист Вәсилә Гыймаева, күп еллар җитәкче булып эшләгән Румия Шафикова, Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты директоры Ләйлә Сәйфуллина белән лаеклы горурланалар.
Бүгенге көндә авылның мәдәният учагын җирле китапханә һәм клуб хезмәткәрләре саклый. Аларның тарихы да авыл тарихыннан аерылгысыз.
1930 еллар башында клубның бер бүлмәсен «изба-читальня» өчен бүлеп бирәләр. Анда Әхмәт Вәгыйзов эшли. 1936-1943 елларда китапханәче булып Саимә Гафурова хезмәт куя. Ул чорлардан соң китапханәнең урыны берничә тапкыр үзгәрә, хезмәткәрләре дә еш кына алышынып тора. Байтак еллар Салих авыл китапханәчесе хезмәтен намуслы башкаручылар – И. Хәләпов, Римма Газыймова, Венера Димиева, Әнисә Кадыйрова һәм башкалар. 1991 елдан бүгенге көнгә кадәр китапханәче булып күңелен биреп Ләйсән Таһирова эшли. Салих авылы өчен китапханә ул – аның үткәнен саклаучы, халыкны әдәбият белән бәйләп торучы ныклы җеп.
Хәзерге вакытта китапханә, клуб, шулай ук медпункт бер түбә астында – элекке мәктәп бинасында урнашкан. Авыл клубы бирегә 1999 елда иске агач клуб сүтелгәннән соң күченә. Массакүләм чаралар мәктәпнең спорт залында уздырыла башлый.
Авыл клубы тарихы бик күп исемнәр белән бәйле. Төрле сәбәпләр белән, биредә җитәкче булып эшләүчеләр чагыштырмача еш алышынып торган. Үзләренең тырыш хезмәтләре, иҗади сәләтләре белән авыл халкы хәтеренә кереп калучылардан Гатифә Хафизова, Галим Сәмигуллин, Мәдхәт Кадыйров, Шәрифҗан Таһирҗанов, Сәгъдүнә Бәдриева, Гөлфәридә Сафиуллина, Гүзәл Сафиуллина, Динар Зариев, Зөлфия Нәҗмиева, Талия Гаязова, Миләүшә Шәймарданова, Минзилә Вәлитова һәм башкалар.
Элек-электән Салихта гаиләләре белән җыр-моңга тартылучылар да аз булмаган. Шулар арасыннан Вәлитовлар династиясен билгеләп үтми мөмкин түгел. 1970 нче елларда клуб мөдире, аннары китапханәче булып эшләгән Рәмзия Вәлитова һәм аның тормыш иптәше киномеханик, рәссам булып эшләгән Ирек Вәлитовлардан башка бер генә үзешчән сәнгать кичәсе дә узмый. Ул-кызларын да иҗатка җәлеп итәләр алар. Авылда хөрмәт яулаган әлеге нәселнең башка вәкилләре дә төрле елларда клубта хезмәт итәләр.

Ирек һәм Рәмзия Вәлитовлар
2019 елдан алып Салих авылы халкына мәдәни хезмәтне күңелен биреп аккомпаниатор Тәслия Галиева күрсәтә. Аның иң беренче ярдәмчесе – мәдәният өлкәсенә күп еллар тугры булган техник хезмәткәр Гүзәл Сафиуллина.













