Татар Кандызы авыл җирлеге
- Подробности
- Создано 21.12.2023 12:17
- Автор: Васильева Светлана
Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, Татар Кандызы авылы урынында элек зур урман үскән. Урман арасыннан мул сулы елга аккан. Елга суында кыйммәтле тиреле җәнлекләр – кондызлар яшәгән. Бу гүзәл табигатьле урыннарга татар кешеләре килеп урнашкач, кондызлы елгадан үзгәртеп, авылга Кандыз исеме биргәннәр.
Кара төндә карурманда адашсагыз –
Каушамагыз сүнгәндә дә ай һәм йолдыз.
Бабайлардан килә торган батырлыкны
Туганчы ук каныгызга салды Кандыз...
Рәшит ӘХМӘТҖАН
Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына (башка мәгълүматларга караганда, 1658 елда). Авыл аша Оренбург – Казан юлы узганга, революциягә кадәрге чорда Татар Кандызы земство почта станциясе хезмәтен үтәгән.
Кандызның беренче төп халкын хәзерге Саба якларыннан күченеп килгән татарлар тәшкил иткән дигән мәгълүмат бар.
XIX йөз башында Кандыз янәшәсенә Пенза татар-мишәрләре күченеп утыра. Авыл аксакалларының сөйләве буенча, алар Пенза өлкәсе Пинзә дигән авылдан күчеп килгәннәр (бу авыл әле дә бар, 2010 елгы мәгълүмат буенча анда 1156 татар кешесе яши). Алар килеп төпләнгән җир Сөләйман авылы дип йөртелә башлый (нигез салган кешеләрнең берсе Сөләйман исемле булган). Анда халык Чатра чокыры дип атаган урын бар. Авылга нигез салу өчен күчеп килгән кешеләр шул чокыр кырыенда чатырлар корып яшәгәннәр. Чатра чокыры атамасы шуннан калган, дип сөйлиләр.
Соңрак, ике авыл кушылып, Татар Кандызы дип атала башлый.

Татар Кандызы авылы
1860 елларга кадәр авыл халкы асаба башкортлар (татар этносына караган, әмма «башкорт» атамасы алганнарга социаль һәм хокукый өстенлекләр бирелгәнлектән, асаба башкорт булып язылган кешеләр), типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлавына кергән. Бу чорда аларның төп шөгыле игенчелек, терлекчелек, умартачылык, казлар үстереп сату була.
Авылдагы Төз урамның урта өлешенә рус кешеләре дә килеп урнаша, алар күбрәк сәүдә, он тарту белән белән шөгыльләнәләр.
XIX гасыр уртасында Кандыз меңнән артык кеше яшәгән зур авыл була. Тирә-якта ул зурлыгы белән генә түгел, базары белән дә дан тоткан. Шимбә көнне Төз урам ераклардан килгән сәүдә итүчеләр белән тула. Базарда терлек, кулдан эшләнгән төрле кирәк-яраклар, хәтта чит ил товарлары да сатыла.
XX йөз башында авылда өч мәчет (Кандыз елгасы буена салынганы – «Кызыл мәчет», Төз урамның түбәнге өлешендә – «Зур мәчет» һәм «Сөләйман» мәчете), мәктәп, русча укырга-язарга өйрәтү мәктәбе, өч су тегермәне, земство почта станциясе, шимбә базары, ярминкә эшли.
Бу вакытка авыл халкы саны инде ике меңнән артып китә.
Мәчетләр язмышына килгәндә, революциядән соң «Зур мәчетне» мәктәп итәләр, ләкин 1928 елда ул янып юкка чыга. «Кызыл мәчет» башта клуб, соңыннан мәктәп, 1944 елдан шифаханәгә әйләндерелә. «Сөләйман» мәчете 1927 елда мәктәп, соңыннан бераз вакыт элеватор булып тора. Бөек Ватан сугышыннан соң бу мәчет яңадан башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә һәм 1977 елга кадәр эшли.
Авылны гражданнар сугышының дәһшәтле вакыйгалары да читләтеп узмаган. Кандыз аркылы данлыклы В.И.Чапаев дивизиясе сугышчылары үткән. «Баулылар» китабында (авторлары А.Вәлиев, Х.Гобәйдуллин) 25 нче дивизия бу төбәктә акларның Ижевск бригадасын һәм башка кайбер частьләрен тар-мар итүе язылган. Аерым алганда, кызылларның 219 нчы полкы Татар Кандызын ала. Дивизия штабы вакытлыча Кандызда торуы да билгеле.
«Атаклы начдив һәм аның комиссары Дмитрий Фурманов шул авылда Сания Хәлиуллина һәм аның әтисе Талип карт өендә тукталалар. Сания ханым Чапаев утырган килеш кенә черем итеп алган диванны һәм кәгазьләрен җәеп салып ниләрдер язып-сызып утырган өстәлен күп еллар буенча кадерләп саклаган», – дип язылган «Баулылар» китабында.
Д.А.Фурмановның «Чапаев» повестендә дә Татар Кандызы авылы янында каты сугышлар барганы турында язылган.
Татар Кандызында авыл Советы 1920 елда оеша. Бөгелмә өязенең иң зур авылларының берсе булган Кандызда ул елда 2230 кеше исәпләнә. Сугышка кадәрге чорда авыл Советы җитәкчеләре булып Газизов Бәдекшан, Мурзин Харис эшли.
Бу чорда безнең төбәктә коточкыч ачлык, үзгәртеп кору еллары булса да, 1926 елда Кандызда халык саны 2333 кешегә җитә.
1930 елда Татар Кандызы җирләрендә өч колхоз төзелә. Сөләйман авылындагы Ворошилов исемендәге колхозда Газизов Гыймалетдин, Сәйфиев Гәрәй, Гарипов Нурмый рәис булып эшлиләр. Авылның күпер башы дип аталган өлешен һәм аръякларын үз эченә алган «Кызыл Октябрь» колхозында Зиннәтуллин Галиулла рәислек итә. Югары һәм түбән очлар «Кызыл Чишмә» колхозына кергәннәр, 1930 нчы елларда монда рәис булып читтән килгән Мифтахов фамилияле кеше, егермебишмеңчеләр Зыятдинов Фәхретдин, Сәетов Исмәгыйль эшләгән. Сугыштан соңгы елларда Гыйбадуллин Гали җитәкчелек иткән.
Авылга беренче трактор 1930 елда кайткан. Аны беренче булып Шәйхетдинов Миңнехан егәрләгән.
Хуҗалык кенәгәләренә караганда, 1940 елда авылда барлыгы 594 хуҗалык исәпләнгән, 1800гә якын кеше яшәгән.
Сугышка кадәр, сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы чорларда үзләрен аямыйча эшләгән авылдашларыбыз бик күп. Шуларның берничәсен искә төшерик: көненә берәр гектар урак урган Насыйбуллина Хәмдениса, Шәрифуллина Хәерниса.
Илебез һәм авыл халкы өчен иң авыр еллар Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Авылдан 537 ир-ат сугышка киткән, аларның 208-е генә җинү яулап туган якларга кайткан, 329-ы илебезнең азатлыгын яклап һәлак булган. Хәмидуллиннар нәселе – биш, Нуретдиновлар һәм Гыйльметдиновлар – алтышар, Сәмыйковлар – 7, ә Галимовлар 10 асыл ир-атларын югалткан.
Сугышта корбан булган авылдашларыбыз истәлегенә Кандыз үзәгендә 1988 елда Билгесез солдатка һәйкәл ачылды. Солдат сынын Ленинград скульпторы Н.Н.Никитин граниттан эшләде. 2014-2015 елларда авыл башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин җитәкчелегендә Татар Кандызында яңа мемориаль комплекс төзелде.
2015 елларда Татар Кандызында яңа мемориаль комплекс ачылды
Байтак авылдашларыбыз сугышчан батырлыклары өчен орденнарга лаек була. Алар арасында Галим Хәмидуллин, Әхмәдулла Хөббәтуллин, Габделхак Дәүләтшин, Дәүләтгәрәй Шәфыйков, Халит Вәгыйзов, Шәйхулла Әһлиуллин бар.
Ир-атлар сугышка киткәч, авылда төп эшче көч булып хатын-кызлар һәм яшүсмерләр калган. Үзләре ач-ялангач булсалар да, алар бөтен көчләрен фронтны азык-төлек һәм киемнәр белән тәэмин итүгә бирәләр.
Тылдагылар истәлегенә һәйкәл
Сугыштан соңгы елларда авыл Советын Газизов Фәрәз, Вәлишин Таһирҗан, Әхтәмов Фәтхетдин, Биккулов Гариф, Хәйретдинова Нәсимә җитәкләгән.
Авыл Советында иң озак эшләүче рәисләрнең берсе Ганиева Гөлсинә булды. Утыз елдан артык авыл Советы сәркатибе вазифасын Нәүрүзбаева Рима намус белән башкарды. 2014 елдан авыл җирлегенең сәркатибе булып Сафина Гөлназ эшли.
Күп еллар авыл Советында хисапчы булып Сәйфуллина Наҗия, Якупова Зөлфия эшләделәр. Хәрби теркәү хезмәткәре вазифасын 2008 елдан Зәйдуллина Рәзидә башкара.
2005 елның октябрендә Татар Кандызы авыл җирлеге Советы башлыгы вазифасына «Халык мәгарифе отличнигы», 25 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Мәхмүт Шәйхулла улы Насыйбуллин сайланды һәм бүгенге көнгә кадәр уңышлы гына эшли. Бу чорда авылда 20 чакрым озынлыкта яңа су челтәре төзелде, урамнарга таш юл салынды. Урамнарны яктырту, Кандыз елгасы аша басмаларны яңарту, чишмәләрне төзекләндерү, яңа административ бина төзү, чүп карьерларына рекультивация ясау кебек мөһим эшләр башкарылды.
Кеше эше белән матур
1957 елда Кандыз, Поповка һәм Югары Фоминовка авылларын берләштереп, «Кандыз» совхозы оештырыла. 1961 елда безнең авылда аерым хуҗалык – «Южный» совхозы булдырыла. 1960 еллар – 1970 еллар башында анда Рәшит Ибраһимов, Роберт Ханнанов рәислек итә.

Ындыр табагы эшчеләре. 1969-1970 еллар

«Южный» совхозы алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү, 1970 нче еллар уртасы

Алмаз Булатов
1974-1982 елларда «Южный» совхозы белән Алмаз Булатов җитәкчелек итә. Бу чор югары уңыш алынуы белән истәлекле: 1 гектардан уртача 25-30 центнер ашлык суктырыла. Алмаз Ширияздан улы совхозны күтәрүгә, авылны төзекләндерүгә зур өлеш кертте: дуңгызчылык комплексы, товарлыклы сөт җитештерү фермалары, балалар бакчасы, торак йортлар, терлекчелек биналары, икмәк складлары, техника остаханәләре төзелде. Алмаз Ширияздан улының зур хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнде – «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнде, «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеменә лаек булды. Ул үзенең матур эшләре белән авылыбыз тарихына кереп калды.
1982-1987 елларда совхозның директоры булып Мирхәтим Хәйретдинов эшләде.

КПСС Баулы район комитетының беренче секретаре Хәкимулла Гатиятуллин (сулда) «Южный» совхозы директоры Мирхәтим Хәйретдиновка (уңда) югары производство күрсәткечләре өчен байрак тапшыра. Уртада – авыл хуҗалыгы идарәсе вәкиле Сәгыйть Гарифуллин, «Южный» совхозы парторгы Айрат Талипов, 1982-1983 еллар

Сулдан унга: «Южный» совхозы директоры Мирхәтим Хәйретдинов, ындыр табагы мөдире Фәрһикамал Насыйбуллина, КПСС Баулы район комитетының беренче секретаре Хәкимулла Гатиятуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкиле Сәгыйть Гарифуллин, «Южный» совхозы эшчеләр комитеты рәисе Марат Бариев, 1982-83 еллар
1980 нче елларда «Южный» совхозы районыбызның иң зур хуҗалыкларының берсе, ә иң алга киткән тармагы – терлекчелек иде. Бу чорда совхозда 2 мең баш эре терлек, 6 мең дуңгыз, 4 мең баш сарык исәпләнде. Әлеге уңышта 26 ел ферма мөдире булып эшләгән Ринат Вәгыйзовның өлеше зур, ул терлекчелекне үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертте.
1990 елда совхоз «Кандыз» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә (2002 елга чаклы).
1987 елдан алып 1993 елга чаклы авыл хуҗалыгы предприятиесен Ринат Кәрам улы Фәхриев җитәкләде. Ул халык күп еллар көткән зур эшне – авылны газлаштыруны башлап җибәрде.

Сулдан уңга: район финанс бүлеге начальнигы Якупов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Миргазиян Маннанов, «Южный» совхозы директоры Ринат Фәхриев, «Южный» совхозы парторгы Рәсим Мохтасаров, 1980 нче еллар ахыры
Аның эшен Фаат Ганиев дәвам итте, 1998 елга кадәр кооператив директоры булып эшләп, үзеннән лаеклы өлеш кертте.
Фаат Ганиевтан соң җитәкче дилбегәсен 11 елдан артык баш инженер булып эшләгән Нургали Фәррахов үз кулларына алды. Ул 2005 елга кадәр совхоз директоры вазифасында тырыш хезмәт күрсәтте.
Авылыбызның күп кенә кешеләре фидакарь хезмәтләре өчен югары бүләкләргә лаек булдылар. III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән Рәис Миңнегалимов, Миргалим Сәлимов, Ринат Зарипов, Айрат Закиров бүләкләнде, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Мөнип Фәрраховка, Чәчкә Шәйхетдиновага тапшырылды. «Мактау билгесе» орденына Юнир Гайнуллин, Данил Нәүрүзбаев, «СССР халык хуҗалыгын үстерүдә ирешкән уңышлары өчен» көмеш медаленә Сәвия Сафиуллина лаек булды.
Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә
2002 елда авыл тормышында зур үзгәрешләр булды. «Южный» совхозы таркалгач, аның нигезендә биш фермерлык хуҗалыгы оешты.
Аларның иң зурысы – «Исламгалиевлар» фермерлык хуҗалыгы. Хуҗалык 8458 гектар чәчү җирен эшкәртә. Заманча техника һәм технологияләр куллану, тиешле күләмдә ашлама кертү нәтиҗәсендә мул уңыш җыеп алуга ирешә.

Вахит Исламгалиев
Фермерлык хуҗалыгы башлыгы Вахит Васыйк улы Исламгалиев хезмәт биографиясен Югары Фоминовка совхозында баш инженер вазыйфасында башлый. Сәләтле оештыручы 1991 елда 100 гектар җирне арендага алып, фермерлык хуҗалыгын оештыра. Бүгенге көндә «Исламгалиевлар» фермерлык хуҗалыгы – Баулы районының иң зур һәм алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе. 2003 елда, авыл хуҗалыгы үсешенә керткән хезмәте өчен, Вахит Васыйк улы II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән, ә 2013 елда – Т.С.Мальцев исемендәге алтын медаль белән бүләкләнде.
Шулай ук Татар Кандызы җирлегендә «Таһирҗанов» крестьян-фермерлык хуҗалыгы (хуҗалык башлыгы – Илшат Таһирҗанов), «Гайнетдинова» КФХ (Гөлназ Гайнетдинова), «Салихов» КФХ (Зәмир Салихов), «Гыйззәтуллин» КФХ (Зөфәр Гыйззәтуллин) уңышлы гына эшләп килә.
Мәктәбебез тарихы
Революциядән соң Зур мәчеттә һәм Сөләйман мәчетендә башлангыч совет мәктәпләре ачыла. Кандыз авылының тәүге укытучылары Димескәйдән килгән Шәмсия Насыйбуллина һәм Һәдия белән Камил Ильясовлар, Шәмсекамал Иксанова була. Мәктәпнең беренче директоры булып Фатыйх Фәтхуллин эшли, ул уку йорты белән 1927-1934 елларда җитәкчелек итә. Аны Әхмәт Хаҗиәхмәтов алыштыра. Әлеге мөгаллимнәр намуслы, Ватанга тугрылыклы балалар тәрбияләүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Соңрак директорлык вазифасын Салих авылыннан килгән Шәмгыя апа Салахова башкара. Аның белән бергә җиң сызганып укытучылар Исмәгыйль Газизов һәм Мәдинә Харисова эшли.
1941 елда башланган Бөек Ватан сугышы халыкның, балаларның рухын сындыра алмый. Алар, җиңүгә зур ышаныч белән, мәктәптә укуларын дәвам иттерәләр. 1941-1943 елларда директор булып Җиһан Хәмзина эшли. Ә Сөләйман авылы мәктәбе мөдире вазыйфаларын Әнвәр Ганиев башкара. Ул мәктәптә үзенең хезмәт биографиясен Мөхтәрәмә апа Миңнуллина башлап җибәрә. Аның белән бергә Сорур Фәррахова, Зәйнәп Кутуева балаларга белем бирә.
1942-1945 елларда укытучы булып эшләгән, мәктәпнең комсомол һәм пионер оешмаларын җитәкләгән Мөхтәрәмә апа Миңнуллинаның истәлекләреннән: «Сугыш елларында балаларның китап-дәфтәрләре юк дәрәҗәсендә иде. Дәфтәрләр бөтенләй булмаганда, иске китап араларына яздыра идек. Корымнан кара, каз каурыеннан каләм ясап интектек. Балаларны укыту бик авыр иде. Бүлмәләр салкын, ач балаларның йөзләре моңсу, өс киемнәре киеп утыралар иде. Көндез мәктәптә эшләдек, дәресләрдән соң авыл халкына аңлату эшләре алып бардык, кичләрен концертлар, спектакльләр куя идек.
Ә җәен урман кисеп, колхоз өчен утын ташыдык, печән әзерләдек. Менә шулай укуны эш белән бергә бәйләп алып бардык...»
Сугыш елларында һәм аннан соң да мәктәптә Нәсимә Хәйретдинова, Сания Бәхтиева, Җиһан Шәрәфетдинова, Асия Мансурова, Украинадан эвакуацияләнгән укытучы Эмма Соломоновна, Мөкәррәмә Әсәдуллина, Нуршәйдә Хәлиуллина, Сырдария Зәйнуллина, Фатыйма Гыймазова, Гөлниса Хәйруллина, Фазыл Хөббәтуллин һәм башкалар хезмәт куялар.
Хәйретдинова Нәсимә Вәли кызы истәлекләреннән:
«1943-45 елларда миңа мәктәп директоры вазифасын башкарырга туры килде. Сугыш вакытында мәктәп тарала язган иде. Класста 25 бала, укырга 8-9 гына килә. Чөнки ашарга җитми, кием юк. Авылда эш күп, барлык эшләр дә диярлек кул көче белән башкарылды...»
Нәсимә апа бик тырыш, сәләтле һәм шул ук вакытта бик таләпчән дә укытучы була. Төп эше белән бергә гомере буе җәмәгать эшен дә алып бара. Авыл халкын, авыл тарихын аңардан да яхшы белүче кеше булмагандыр. Һәрбер вакыйганы, һәрбер датаны хәтерләп, төгәл мәгълүмат биргәнгә, аны, һичшиксез, «тере энциклопедия» дип атарга була иде.
Шушы тырышлыгын, сәләтен күреп, аны авыл советы председателе итеп билгелиләр. Берничә ел дәвамында бу катлаулы да, җаваплы да вазыйфаны намус белән башкара.
Мәктәпнең сугыштан соңгы тарихы гаҗәеп сәләтле шәхес, кыска гына гомере эчендә дә халык арасында зур хөрмәт казанган, изге эшләре белән танылган Нуриәхмәт Ходайбирдин белән дә бәйле.

Нуриәхмәт Ходайбирдин
Ул Берлинга кадәр барып җиткән, Япония белән сугышта да катнашкан, батырлык өчен күп медальләр алган фронтовик 1946 елдан мәктәпкә җитәкчелек итә башлый. 1947 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла. Оста оештыручы, һәвәскәр музыкант, рәсем ясарга, шигырь язарга әвәс Нуриәхмәт Янабирде улы җитәкчелегендә авыл халкы, балалар төрле спектакльләр, концертлар куялар. Тату, бердәм коллективлы мәктәп һәрвакыт гөрләп торган.
Нуриәхмәт абый тарих, биология, география укыта. Барлык карталарны, күргәзмә әсбапларны үз кулы белән ясый.
Укытучы Гөлсинә апа Ганиева истәлекләреннән:
«Нуриәхмәт абый безнең яраткан укытучыбыз иде. Балалар гына түгел, бөтен авыл халкы аны яратты, хөрмәт итте. Чөнки ул ару-талуны белми торган, эшенә бөтен көчен, энергиясен салган, булсын дип тырышып йөри торган кешеләрнең берсе иде. Бирсә дә бирә икән ходай кешегә сәләтне! Җырчы да, биюче дә, музыкант та. Кыскасы, коеп куйган артист! Әле гармунда, әле скрипкада уйнап җибәрә. Әхмәт абый үзенең шушы осталыгы белән бөтен авырлыкларны, газапларны оныттыра торган кеше иде.
Балчыктан ясалган Ленин, Сталин, Пушкин, Маяковский, Горький бюстларына карап кемнәр генә сокланмады икән! Болар бит күпме тырышлык, пөхтәлек, төгәллек таләп итә торган эшләр!»
Кызганычка каршы, 1951 елда, 36 яшендә, Нуриәхмәт Ходайбирдин үпкә авыруыннан вафат була. Әмма бүгенгәчә аны авылда җылы сүзләр белән искә алалар.
Авыл халкының зур ихтирамын казанган, яшь буынга белем бирүдә үзләреннән зур өлеш керткән сәләтле авылдашларыбыз арасында шулай ук сугыш ветераны Әһли Ганиев, «Мактау билгесе» орденына лаек булган Фәрдениса Нигъмәтуллина, Хәлимә Шәфыйкова, Җәннәт Нәүрүзбаева, Рәсимә Арсланова, Рәхилә Әгълиуллина, Гасыйма Вәлиева, Мөсәббиха Сәлимова, Илкам Кәримов, Айрат Талипов. Әлеге һөнәр осталарының укучылары аларны тирән хөрмәт белән искә алалар, биргән белем һәм тәрбия өчен рәхмәтләрен җиткерәләр.
1953-1966 елларда мәктәп директоры вазифасында олы тырышлык куеп Җәмилә апа Гаделшина хезмәт куя. Бу чорда зур эшләр башкарыла – 1959 елда бер катлы яңа бина төзелә, 1966 елда – Татар Кандызы мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Татар Кандызы мәктәбе укытучылары һәм укучылары. Беренче рәттә уртада Рәйсә Сафиуллина, уң якта ¬ – Нәсимә Хәйретдинова, 1960 нчы еллар башы
Җәмилә ападан соң 1974 елга кадәр директор булып Сәетнур абый Бәдыйков эшли. Зур стажлы мөгаллимә, байтак еллар авыл советы рәисе дә булып эшләгән Гөлсинә апа Ганиева бу еллар турында искә алганнардан:
«1970нче елларда өчәр смена укыта идек. Иртәдән кичкә кадәр мәктәптә булдык, өйдәге эшләрне ничек карап өлгергәнбездер, хәтерләмим. Кайткач тагын дәрескә әзерләнергә кирәк. Төрле чаралар, кичәләр, бәйрәмнәр үткәрергә дә вакыт таптык. Илебезгә, совхозыбызга күпме файда китерә идек: шимбә өмәләре үткәрәбез, макулатура җыябыз, фермаларда, кырда эшлибез. Уку белән хезмәт бергә алып барыла. Ул чорлар иң гүзәл мизгелләр булып күңелгә кереп калганнар».
Мәктәбебез тарихында тирән эз калдырган, яшәешләре, эшләре белән күп буыннарга үрнәк булырлык безнең кешеләребез, һичшиксез, Шамил Һадиулла улы һәм Асия Вилдан кызы Хәлиуллиннар. Аларның гомере – үзе бер тарих.
Әлеге соклангыч гаилә пары Баулы районы Татар Кандызы авылына эшкә 1960нчы еллар уртасында килә. Алар кыска гына вакыт эчендә мәктәп коллективының, авыл халкының ихлас ихтирамын казаналар, биредә үз кешегә әйләнәләр. 1967 елда Шамил Һадиулла улы «Южный» совхозының партоешма секретаре итеп сайлана. 1976 елда Татар Кандызы урта мәктәбенә эшкә килә, тарих, рус теле дәресләрен укыта башлый. Соңрак егетләрне армия хезмәтенә әзерли.
Асия Вилдан кызы бар тырышлыгын куеп Кандыз балаларына рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирә, аларда әлеге фәнгә карата мәхәббәт тәрбияли.
– Укытучы үзе укыткан фәнгә карата балаларда мәхәббәт уятыр өчен, иң элек бу фәнне үзе яратырга тиеш. Әдәбият, математика, география, тарих укытучысымы ул, теге яки бу фәнне балаларга көчләп тагарга тиеш түгел. Укучыга биредә мөстәкыйль фикер йөртерлек җирлек тудырырга кирәк. Чөнки укытучы балага гомуми белем биреп кенә калмый. Ул киләчәктә җәмгыять әгъзасы була алырлык кеше, белгеч, һөнәр иясе дә әзерли, – дигән фикердә Асия Вилдан кызы.
1974 елда Асия Вилдан кызына мәктәп коллективын җитәкләргә тәкъдим итәләр. Аның кандидатурасын лаеклы ялга киткән элекке мәктәп директоры Сәетнур Булат улы Бәдыйков үзе күрсәтә. Мәктәптә уку-укыту эшләрендә генә түгел, совхоз, авыл тормышында да актив катнашып абруй казанган Асия ападан башка үзенә алмашка кулайрак кеше тапмый ул. Һәм ялгышмый.
Мәктәп директоры булып эшли башлаганының беренче көненнән үк Асия апа педагоглык хезмәте белән бергә хуҗалык эшләренә күмелә. Берсе өстенә берсе өелеп торган проблемаларны хәл итәргә, электән үк күңел түрендә саклап килгән хыялларын тормышка ашырырга тотына.
Мәктәп бинасын пар белән җылыту өчен котельная төзүне башлап җибәрә. Мичләрдән арынгач, класс бүлмәләре яктырып, җылынып, чистарып китә. Моңа укытучылар гына түгел, балалар да, аларның ата-аналары да сөенә.
Шуннан соң Асия Вилдан кызы авылыбызда ике катлы яңа мәктәп төзетү хыялы белән яши башлый. Нәтиҗәдә 1984 елда Татар Кандызы авылында заманча яңа мәктәп бинасы калкып чыга. Аны җиһазлауда Асия Вилдан кызына укытучылар коллективы, тормыш иптәше Шамил Һадиулла улы, уллары Булат һәм Илшат ярдәмгә киләләр. Аларның оста куллары мәктәп бүлмәләрен, залларын, коридорларын күзнең явын алырлык итеп бизиләр, матурлыйлар. Асия апа үзе көне-төне юлда: парталар, урындыклар, шкафлар, өстәлләр, һ.б. юллый, алып кайта.
1988 елда Шамил Һадиулла улының зур тырышлыгы белән биредә Татарстанда уникаль «Икмәк музее» булдырыла, бик бай материал туплана. Бүгенге көндә биредә 700 дән артык саклау берәмлеге бар. Музей мәктәпнең горурлыгы булып тора. Шулай ук авылыбыз мәктәбендә Кандызның тарихына багышланган музей да эшләп килә.

Икмәк музеенда Шамил Хәлиуллин Мәскәүдә нәшер ителгән «Народное образование» журналы редакторы урынбасары Нина Целищева белән әңгәмәләшкән мизгел, 2002 ел
Күрсәткән олы хезмәтләре өчен Шамил абый «Фидакарь хезмәте өчен» медале, РСФСРның Мәгариф Министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Асия Вилдан кызы «СССР мәгариф отличнигы» исеменә лаек булды.
31 ел мәктәп директоры булып хезмәт иткән, 57 еллык бәяләп бетергесез укытучы стажы булган Асия Вилдан кызы бүген дә балаларга рус теле һәм әдәбияты буенча белем, тәрбия бирә, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Асия апа белән янәшә бик күп еллар уку эшләре буенча директор урынбасары булып Шәфыйкова Роза Әхмәт кызы эшләде. Укытучылар хәтерендә ул бик таләпчән, күп белүче, төгәл, пөхтә кеше булып истә калган. Ә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары «Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы» мактаулы исеме иясе Гөлшат Фәррахова иде. Ул бу вазыйфаны 1986-2006 нчы елларда башкарды.
Асия Вилдан кызы мәктәпне җитәкләгән чорда күп еллар буена балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучылар арасында Гөлсинә Ганиева, Рәйсә Сафиуллина, Тамара Садриева, 50 еллык стажы булган, «Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре» исеменә лаек булган Зөһрә Гыйззәтуллина, соңыннан профессор дәрәҗәсенә ия булган Роза Садыйкова, Рушания Талипова, 40 ел математика укытып, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнгән Зөлләрә Вәгыйзова, Әлфия Шәфыйкова, Тәслимә Вәлиуллина, Фәния Насыйбуллина, Сания Сибгатуллина, Сания Әхмәтҗанова, Галимә Вәлиуллина, Розалия Сибгатова, Рәисә Фәррахова, Гөлнур Садыйкова, Әнвәр Хәлиуллин, Мәгъсүм Талипов, Шәрипҗан Галимов, Инзел Имаметдинов, Гөлүзә Идрисова, Гадилә Тәхаутдинова, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Алия Фәрхетдинова, Лилия Фәтхуллина. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә 40 ел буе Тәнзилә Закирҗанова эшләде.
2005 елдан бирле Татар Кандызы урта мәктәбен (2020 елдан бирле төп мәктәбен) Илшат Шамил улы Хәлиуллин җитәкли. Аның җитәкчелегендә укытучылар Раушания Хәлиуллина, Сиринә Гайфуллина, Рәмзия Вәлиуллина, Роза Әхмәтҗанова, Гөлнара Вәгыйзова, Алсу Юнусова, Фаат Ганиев, Рәзимә Хөсәенова, Раушания Нургалиева, Румия Муллаянова бүгенге көндә дә балаларга төпле белем, камил тәрбия бирергә тырышалар. Укучылар фән олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар.
Мәктәптә күп еллар инде «Энҗе бөртекләре» театр коллективы эшләп килә. Алар Баулы, Әлмәт, Яр-Чаллы, Казан сәхнәләрендә уңышлы чыгышлар ясадылар.

Мәктәп коллективы, 1995 ел
Авылның даны булган шәхесләр
Татар Кандызы – искиткеч талантлы, күпкырлы шәхесләр биргән авыл. Ялкынлы, милләтпәрвәр шигырьләре белән татар дөньясын шаулаткан, ихласлыгы, туры сүзлелеге белән үзенә карата хөрмәт уяткан «Тататрстан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе», Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Рәшит Әхмәтҗанов, аның бертуганы – Камал театры актеры, РФ атказанган (2013), ТР халык (1996) артисты, Тукай премиясе иясе (2000) Илдус Әхмәтҗанов Кандыз авылының гына түгел, Баулы районының да олы горурлыгы булып торалар.
Алар яшәгән йорт урнашкан урам бүген инде Рәшит Әхмәтҗан исемен йөртә.

Рәшит Әхмәтҗанов

Илдус Әхмәтҗанов
Күренекле авылдашларыбыз исемлегендә СССРның Югары Советы депутаты, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән нефтьче Мотагар Нургалиев; Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазифасында эшләгән Тәлгать Таһирҗанов; ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Айрат Талипов; Александровка спирт заводында күп еллар директор булып эшләгән Нурулла Габдрахманов; икътисади фәннәр докторы, профессор Роза Садыйкова; техник фәннәр кандидатлары Шәүкәт Галиуллин, Вәрис Кәримов; нефть чыгару өлкәсендә уйлап табучы Мэльс Нагаев; Ленин ордены кавалеры, хәрби очучы Фатих Мәрдәншин; очучылар: Ярулла Сафиуллин, Сөнгатулла Галиуллин, Гомәр Ганиев; полковник Рифгать Ганиев; спорт мастерлары Гомәр Фәррахов, Рөстәм Насыйбуллин; III дәрәҗә «СССР Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт өчен» ордены, «Хәрби казанышлары өчен» медале иясе генерал-майор, бүгенге көндә ШЗСА автомобиль заводы директоры урынбасары булып эшләүче Фраиз Салыев. 35 ел гомерен РФ Хәрби көчләрендә хезмәт итүгә багышлаган Фраиз Фазлыйәхмәт улының биографиясендә Әфганстандагы сугыш белән бәйле чор да бар. Ул катлаулы, хәвефле еллар Фраиз Салыев һәм безнең тагын җиде авылдашыбыз – Альберт Шәмсуллин, Газинур Нуретдинов, Ирек Габсабиров, Рамис Әхмәтҗанов, Римир Нуретдинов, Мәсгуть Талипов, Венер Вәлиуллин күңелендә гомерлек яра булып калды.
Халыкка хезмәттә
Авылда элеккеге заманда медпунктта Хәеров Каһир, Биккулов Гариф, Биккулов Харис эшләгән. Озак еллар халыкка медицина ярдәме күрсәтеп, авыл халкының олы рәхмәтен һәм хөрмәтен яулаган кешеләр: Гарәфетдинова Илсөяр, Мифтахова Гөлчирә, Зарипова Тәгъзия, Закирова Нәфисә, Шәфигуллина Рәсимә, Шакирова Мәсхүдә, Исламгалиева Җәвидә.
2014 елда авылыбызда яңа фельдшер-акушерлык пункты бинасы төзелде. Анда бик күп еллар Гыйләҗиева Ләйлә тырыш, намуслы хезмәт күрсәтә.
Тәүге мәдәният учагы – «уку ызбасы» авылыбызда 1931 елда ачылган. Аның мөдире булып Сарман кызы Хәерова Мөршидә эшләгән. Аннары китапханә эшен Шәмсуллин Мияссәр исемле Исергәп кешесе алып барган. Ул шул ук вакытта укытучы да, партоешма секретаре дә булып эшләгән.
1943-1944 елларда китапханәдә сугыштан яраланып кайткан Габҗәмилов Җәлил абый хезмәт куйган. Дистәләрчә еллар гомерләрен китапханә хезмәтенә багышлаган авылдашларыбыз Сафина Гөлсинә, Вәгыйзова Сиринә үз эшләрен яратып, тырышып башкардылар. 2015 елдан китапханә мөдире булып Насыйбуллина Гөлнур эшли.
Авыл клубы озак еллар, 1960 еллар ахырына кадәр, кечкенә генә агач йортта урнаша. Бинасы зур булмаса да, хезмәткәрләре күңел биреп эшли. 1950-60нчы елларда клуб мөдирләре булып Габҗәмилов Җәлил, Кәримов Илкам, Сафина Гөлсинә апа хезмәт куя. 1959 елда авылда үзешчән театр оеша. Нәтиҗәле эшләп, театр коллективы соңрак халык театры исеменә лаек була.
1969 елда авылыбызда яңа, иркен мәдәният йорты ачыла. Аның беренче директоры булып Гозәерова Тәгъзимә эшләде. Мәдәният йортын 1979 елга, район мәдәният бүлегенә эшкә алынганчыга кадәр җитәкләгән Тәгъзимә Нәгыйм кызы оста оештыручы, иҗади җитәкче буларак авылдашлар арасында абруй казанды. Аннан соң авылның мәдәни тормышына лаеклы өлешләрен мәдәният йорты мөдирләре Шәфыйкова Римма, Моратхуҗина Гүзәл, Карипов Риф, Карипова Рәмзия, Шакирова Луиза, шактый еллар халык театры режиссеры булган Зарипова Рәмия кертте.

Татар Кандызы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре. Беренче рәттә сулдан уңга икенче – Гөлсинә Сафина, өченче – Тәгъзимә Гозәерова, алтынчы – Мәгъсүм Талипов, җиденче – Фәния Вәлиева. Икенче рәттә сулдан бишенче – Илдус Әхмәтҗанов, 1969 ел

Үзешчән сәнгатькә Татар Кандызынды олылар да, балалар да тартыла
Бүгенге көндә мәдәният йорты Айрат Хөсәенов җитәкчелегендә уңышлы эшләп килә.
Авылыбыз тормышында элемтә бүлеге хезмәте дә һәрчак әһәмиятле роль уйнады. Күп еллар элемтә бүлеген Әхмәдиева Гөлчирә җитәкләде. Кандыз халкына матбугат тарату, пенсия тапшыруда Җаныева Венера һәм Әхәтова Асия тырыш хезмәт куялар.
Татар Кандызында «Шәйхулла» мәчете тантаналы рәвештә 1998 елда ачыла. Аны төзү эшен башлап йөргән, биек манаралы күркәм бинаны торгызуда күп көч куйган кеше – Шәйхулла хәзрәт Насыйбуллин. Мәчет тирәли ул утырткан агачлар күкрәп үсеп утыра.
2019 елда Сөләймән очында эшмәкәр Рәис Шәфыйков тырышлыгы белән «Гаһедия» мәчете төзелде
Авторлар: Роза Әхмәтҗанова, Мәхмүт Насыйбуллин, Алия Фәрхетдинова









