Родословная родников
Шалты авылы чишмәләре - Родники села Шалты
Баулы районы Яңа Шалты авылы Татарстанның иң көньяк-көнчыгыш ноктасында урнашкан. Бездән соң Оренбург өлкәсе – дала зонасы башлана. Авылыбызны икегә ярып Кандыз елгасы ага.
Кызганыч, авыл эчендә чишмәләр юк. Авыл халкы шушы елга суын эчеп гомер кичергән. Иртә таңнан, каз-кош суны пычратканчы диеп, җитез адымнар белән апалар, яшь киленнәр, көянтә-чиләкләрен асып, су буена ашыккан.
Урамнарда, ишек алларында казылган сиртмәле коелар була булуын. Аларнын суы бик каты, эчәргә дә, юынырга да, кер юу өчен дә яраксыз. Бары тик ике коеның суы тәмлерәк була...
Ара ераклыгына карамыйча, эчәр өчен авыл халкы шуннан су ташый.
Язгы ташу вакытында елга суы пычрангач, көянтә-чиләк, хәтта чүмеч алып, тау башына кар суына да барырга туры килә...
Һәм, ниһаять, 1992 елда торбалар аша авылга су үткәрелә. Яхшы сыйфатлы суны Хансөяр авылы янындагы Шайтан чишмәсеннән алалар. Шалты халкының куптәнге хыялы тормышка аша, чәйләр дә тәмләнә!
Пәриле тау чишмәсе
Авылыбыздан өч чакрымда Пәриле тау дип йөртелә торган тау тезмәләре бар. Бәлки, исеменә аптырарсыз...
Ә бу, риваятьләргә караганда, болай була.
Төнлә авыл халкы ниндидер сәер, дөбердәгән тавыш ишетә. Иртән көтучеләр малларны тау битләренә куганда тауларда узгәреш курәләр. Тауның бер өлеше аска таба шуышып төшкән була. Бу табигать күренешенә халык хәйран кала. Тауны пәриләр этеп төшергән дип фаразлыйлар.
Шушы тауның берничә җиреннән саркып кына саф чишмә сулары бәреп чыга. Челтер-челтер агып төшеп, Көннә дип аталган кечкенә инешкә кушылалар алар. Көннә суы, боргаланып, тау буйларыннан агып, Кандыз елгасына, Кандыз елгасы Ыкка, Ык Камага, Кама Иделгә, Иделебез Каспий дингезенә барып төшә. Табышмактагыча: "Башы тауда, аягы диңгездә".
Шулай чишмәләребез, елгаларыбыз, кан тамырларыдай бергә кушылып, җиребезне су белән тәэмин итәләр!
Кандыз елгасының уң ягында, ерактарак, "Утар чишмәсе" дип аталган чишмәләр бар. Ул тирәдә элек колхоз сыерлары өчен җәйге лагерь урнашкан. Сыер савучылар куна торган кечкенә йорты да булган. Таңнан торып, сыерларны савып (техника килгәнче), флягалардагы сөтне чишмәнен салкын суына утыртып торганнар.
Көтүчеләрнең ризыкларын саклау өчен дә салкын чишмә суы суыткыч ролен утәгән.
Новозареченск белән Шалты арасында Зирекле дигән чишмә бар. Янында зирек агачлары ускәнгә курә шундый матур исем кушылган.
Наҗия Гыйльфанова
https://vk.com/id35890640?from=search&w=wall35890640_4962%2Fall