Родословная родников
Родники Бавлов = Баулы шәһәре чишмәләре
- Подробности
- Создано 26.08.2024 15:49
Бавлы — удивительный горный край. У подножья местных вершин бьют более десяти родников. Молодой город по праву гордится своими природными богатствами. К подземным источникам здесь относятся с особым трепетом, поэтому о них заботятся и благоустраивают. Каждый родник имеет свое лицо и характер.
Татарстан Республикасының Баулы районында бүгенге көндә 125 чишмә бар, шуларның 12-се Баулы шәһәрендә урнашкан. Баулы – гаҗәеп матур таулар төбәге. Тау астыннан дистәләрчә чишмә агып чыга. Һәр чишмәнең үз холкы, үз йөзе бар.
Родник «Ак чишмә»
Один из самых популярных родников г. Бавлы — это «Ак чишмэ», он бьет у подножья Мельничной горы (Тегермэн тавы). Скромный и нежный родник, скрытый зеленой листвой растущих рядом деревьев, долгое время был малопримечательным.
Он мог и просто затеряться в лесу, если бы в 1995 г. не случилось его второе рождение. Тогда за обустройство подземного источника воды взялись работники цеха подготовки и перекачки нефти НГДУ «Бавлынефть» под руководством Р. Ярмухаметова. В обустройство родника «Ак чишма» внесли свой вклад А. Галиуллин, С. Гурьянов,А. Сергеев, Р. Искандаров, Т. Сайфуллин,Н. Арсланов. Они подошли к делу с душевной теп¬лотой, работали, невзирая на выходные дни. Так появилось обустроенное место сбора воды, водоотводная канава, а на огражденной территории — скамейки, навес, контейнер для мусора. С тех пор это любимый родник бавлинцев. Они ценят его за качество воды, которую считают не только вкус¬ной, но и целебной. Старожилы еще помнят, что до середины прошлого века рядом с родником «Ак чишмә» был большой пруд «Ак буа», там любили купаться и дети, и взрослые. Пруд, образованный на реке Бавлы, подпитывался родниковыми водами и всегда был холодным. Но это не останавливало отдыхающих. Родник «Ак чишмэ» напоминает о той самой советской деревне Ак буа и большом мельничном пруде «Ак буа». А татарское слово «Ак»-«белый» всегда символизировало чистоту родниковой и речной воды, чистоту помыслов живущих здесь людей.В последние годы выяснилось, что «Ак чишма» не единственный источник у подножья Мельничной горы. В ходе реконструкции родника и территории вокруг, было обнаружено еще два новых подземных источника питьевой воды. Они тоже были обустроены нефтяниками. В 2015 г. рядом с«Ак чишмә» оборудовали специальную купель, что стало настоящим подарком для православных горожан. Они собираются у Белого родника в день Крещения Господня. Но «Ак чишмә» собирает гостей не только в крещенские морозы, здесь всегда можно увидеть людей. Особенно летом, когда только родниковая прохлада спасает от городской жары.
Баулы шәһәренең иң билгеле чишмәләренең берсе — Тегермән тавы итәгеннән агып чыккан «Ак чишмә». Янәшәсендә үскән агач яфраклары арасыннан тын гына агып яткан бу чишмәгә озак вакытлар игътибар итмиләр. Кем белә, 1995 елда аның икенче туган көне булмаса, бәлки, ул шулай урман эчендә югалган да булыр иде. Ул вакытта чишмәнетернәкләндерү эшенә НГДУ «Баулынефть»нең Р.Ярмөхәммәтов җитәкчелегендәге нефть суырту һәм аңа әзерлек цехы эшчеләре алына. Бу эшкә А. Галиуллин,С. Гурьянов, А. Сергеев, Р. Искәндәров,Т. Сәйфуллин, Н. Арсланов үзләреннән зур өлеш кертәләр. Алар алны-ялны белмичә, күңел җылысын биреп эшлиләр. Шулай итеп, су алу урыны, су озаткыч канау барлыкка килә, ә махсус киртәләп алынган урында эскәмияләр, чүп җыю өчен контейнерлар куела. Шул вакыттан башлап «Ак чишмә» баулылыларның яраткан урынына әйләнә. Халык аның суын тәмле һәм шифалы ди.Олы буын кешеләре узган гасырның урталарына кадәр «Ак чишмә» янындагы балалар да, зурлар да яратып коена торган «Акбуа»ны хәтерлиләр. Баулы елгасында барлыкка килгән әлеге буа җир асты сулары белән туенганга, аның суы һәрвакыт салкын булган. Шулай да бу - ял итүчеләрне куркытмаган.
Источник: Габдрафикова Л.Р Родник " Ак чишмә /Родники жизни=Тормыш чишмәләре=Springs of life/Л.Р. Габдрафикова; научн. ред.Р.Р. Салихов.- Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ , 2019.-С.238-241.
Такыя чишмәсе
Безнең ерак бабаларыбыз чишмәләргә аеруча хөрмәт белән караганнар. Чишмә алар өчен көч, сәламәтлек чыганагы булган. Нәкъ менә шуңа күрә чишмәләрне чистарту һәм әйләндереп алу, шифалы су эчү һәм анда юыну гадәте барлыкка килә.
Чишмә суы тере суның дөрес структурасына ия, чөнки ул чишмә тамырында күп километрлар вак ком аша уза, микроэлементлар белән тутырыла, су идеаль фильтрлана. Чишмә суының температурасы 4 градус тирәсе. Бу аны авыру китереп чыгаручы бактерияләрдән саклый.
Такыя чишмәсе Баулы елгасының сул ярында, Такыя тавы астында, Баулы шәһәренең Подгорная урамында урнашкан. Чишмә 1995 елда нефтьчеләр тарафыннан төзекләндерелгән. Су чиста, үтә күренмәле, катылыгы уртача. Составы - хлоридлар - 87 мг/л, катылыгы- 11.7 мг.экв.дм.куб, сульфатлар-229. 5 мг/л.
Такыя чишмәсе, нәзакәтле исеменә карамастан, тау итәгендәге кыю сакчыга охшаган, чишмәнең бизәлеше дә ныгытма-крепостьне хәтерләтә. Территория таш белән түшәлгән, таштан кечкенә архитектура формалары бар, елга аша күпер салынган, су җыярга уңайлырак булсын өчен, торба урнаштырылган.
Чишмә, беренче карашка, башкаларыннан аерылмый диярлек: шулай ук җир куеныннан, тау астыннан чыга, үләннәр, ташлар арасыннан юл яра, кыска гына ара үтеп, елгага кушыла, әмма ул ерактан үзенә тартып, чакырып торган сыман. Күп кеше аннан эчәргә су ала.
Ирина Апсаматова
https://vk.com/id35890640?w=wall35890640_4943%2Fall