Родословная родников

Мортаза авылы чишмәләре

Баулы районының Мортаза авылы гүзәл табигатьле урында, ике урман уртасында, Димескәй (Дымка) елгасы буенда урнашкан. Авыл зур булмаса да, чишмәләргә бик бай. Алар барысы да Димескәй елгасына кушылалар. Димескәй исә Ыкка коя.

Бәхет чишмәсе

Бәхет чишмәсе авылның күрке булып тора. Чишмә тирәсе ташлар белән киртәләп алынган, ә су манара рәвешендәге колонкадан ага. Чишмә авыл янында ук урнашкан, шуңа да килгән кунаклар, юлдан үтеп баручы юлчылар аның тәмле, шифалы суын эчмичә китмиләр.

Борынгырак заманнарда хуҗабикәләр эчә торган суга, гадәттә, елга аръягындагы калкулыкка йөргәннәр. Шуңа да халыкта әлеге чишмәне Кызлар чишмәсе дип атаганнар. Бу озак еллар шулай дәвам иткән.

1999-нчы елда нефтьчеләр Мортаза авылын су белән тәэмин итү буенча капиталь эшләр башлап җибәрә. Алар Кызлар чишмәсенә торбалар сузып, суны авылга ук кертәләр. Барлык колонкалардан да чишмә суы ага башлый һәм йортларга да су керә. Авыл халкы тәмле, сыйфатлы суга тиенә! Шуңа күрә чишмәгә "Бәхет" исеме бирәләр

Bahet chishma M001

Бүләк чишмәсе

Казан ханлыгы Явыз Иван тарафыннан яулап алынып, Казан татарларын чукындыру башлангач, күп халык безнең якларга чукындырудан качып килгән. Күчеп килүчеләр арасында хаким (судья) гаиләсе дә булган.

Күченүче халыкка пай җирләре бүлеп бирелгән. Халык хәтерендә сакланганча, хакимнең гаиләсенә урмандагы чишмә буе тирәсендәге җирләр бирелгән, ләкин авылда бу гаилә озак яшәмәгән. Күченеп киткәндә, бу хаким Мортаза авыл халкын җыеп, үзенең пай җирен халыкка бүләк итеп киткән. Халык чишмәгә Бүләк чишмәсе дип исем биргән.

Землянка тавы чишмәсе

Авылыбызның түбән очында Землянка тау урнашкан, аның итәгеннән салкын, чиста чишмә челтерәп агып ята, ул халык телендә Землянка тавы чишмәсе дип йөртелә. Бу чишмәне дә зур чишмәләр рәтенә кертәсем килә, чөнки торбалар куеп җиһазландырылган, кирпеч белән басма да ясап куелган. Чишмәнең үзенә күрә кечкенә тарихыда бар. Риваятькә караганда, элек сугыш чоры вакытында (кайсы сугыш чоры билгесез, Бөек Ватан сугышы чоры булуы ихтимал) бу тауда землянка, эчендә агач җиһазлары һәм төрле кирәк - ярак булган: өстәл, сәкеләр, су савытлары.

Бу чишмәбез Тигез тал исемле инешкә килеп тоташа.

Сәхрә чишмәсе

Бу чишмә Сәхрә исемле таудан агып чыга. Тауның исемен дә авыл халкы кушкан; анда ял итәргә жыелышкач, апалар-абыйлар, табигатькә, чишмәгә сокланып - менә сәхрә кайда икән диешкәннәр һәм тауга Сәхрә исеме биргәннәр.

Бу чишмәнең суы Садрый күленә килеп кушыла. Кызганычка каршы, күл кибә, кечкенә инеш булып кына кала. 

Кечкенә чишмәләр

Садрый күленә тагын күп чишмәләр килеп кушыла. Алары кечкенә чишмәләр. Берсенең исеме Салкын чишмә. Бу чишмә буе халык телендә Шәмси чокыры дип йөртелә. Ул ике тау арасыннан ага. Бу чишмә тирәсендә, элек кырдагы эшчеләргә, бик тәмле итеп, йорт токмачлары кисеп аш пешерә торган булганнар.

Аннан ерак түгел Минзай чишмәсе, ә камышлыкта Миргаләү коесы чишмәсе әкрен генә челтерәп агып ята...

Бу кечкенә чишмәләр барысы да Садрый күленә килеп кушылалар. Бу күлнең төбеннән дә чишмә чыга, ул Төпсез кое чишмәсе исемен йөртә.

Садрый күл инеше Гөлди тау итәгендәге инешкә төшә, бу инешкә тагын да кечкенә чишмә сулары кушыла. Кечкенә чишмәләр – Ташкичү чишмәсе, Зәләй умартасы чишмәсе - барысы да Гөлди тау инешенә килеп кушылалар һәм бара торгач Димескәй елгасына суларын коялар.

Кечкенә генә Мулла умартасы чишмәсе Тигез тал инешенә кушыла. Бергәләп агып килеп, алар Гөлди тавы инешенә суларын коялар.

Авылның югары оч әрәмәсендә Умарталык чишмәсе урнашкан. Исеме ук әйтеп тора, бу чишмә буенда умарта асраганнар. Әрәмәдә шомырт, гөлҗимеш, балан, кара карлыган да бар. Ул зур чишмә иде, соңгы елларда сазлыкка әйләнде

Элек совхоз вакытларында алачык (парк) бар иде. Андагы Кызлар чишмәсенә югары оч халкы суга, кер чайкарга йөри иде. Кызганычка каршы, чишмә кипте...

Авылның аръягында бер генә чишмә бар, кечкенә генә Кыска елга чишмәсе ул, тау астыннан агып чыга да Димескәйгә кушыла.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                               Илзия Латыйпова 

 https://vk.com/id35890640?w=wall35890640_4938%2Fall

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан