Родословная родников
Хансөяр авылы чишмәләре
- Подробности
- Создано 20.06.2024 11:36
- Автор: Imaeva Asiya
Безнең Хансөяр авылы таулар итәгендә, Кандыз елгасы буенда урнашкан. Авылыбызны икегә бүлеп инеш ага, нәкъ менә шул инеш авылыбызда чыга торган чишмәләрдән үзенә көч җыя. Авылыбыз кечкенә булса да, чишмәләргә бик бай.
Шәйхи чишмәсе
Беренчесе Шәйхи чишмәсе авыл башында, ул суүткәргеч аша авылыбызны су белән тәэмин итә.
Зур чишмә
Икенчесе Зур чишмә. Кырда эшләүче абый-апалар шул чишмә янына кайтып, ял итә торган булганнар, битләрен юып, тәмле суларын эчеп, хәл җыйганнар. Кырга, басуга да суны шуннан ташыганнар.
Урта чишмә
Өченчесе Урта чишмә. Ул чишмә суын бөтен авыл халкы кулланган, суын эчкән, керләрен чайкаган. Хәзергесе вакытта ял урыны буларак кулланыла. Аны Рәбига чишмәсе дип тә атыйлар, ә аның өстендәге тауны - Рәбига тавы дип йөртәләр. Риваять буенча, борынгы заманда бер яшь килен кышын иртә таңнан чишмәгә китә. Ул чыгу белән күз ачкысыз буран башлана. Яшь килен, адашып, тау өстенә менеп китә һәм шунда туңып үлә...
Чишмәне аның исеме белән атыйлар.
Зур чишмә белән Урта чишмә арасында вак чишмәләр бик күп, ә шуларның иң шифалысы Күз чишмәсе! Анда теләк теләп, вак тиен акча ташлыйлар. Суы күзләргә файдалы. Авыл халкы елга бер тапкыр булса да, шул чишмәгә барып күзләрен юа торган булган.
Урта чишмәдән соң - Бөтнек чишмәсе- ул әле яшь чишмә. Аның тирә-ягында бик күп итеп бөтнек үсә. Ә бөтнек (мята) бик файдалы үлән.
Урамның икенче очында Кәррам чишмәсе һәм Закир бабай чишмәсе бар. Аларның да сулары бик тәмле һәм чиста!
Авылның икенче урамында (Яңа урамда) Кәлимулла чишмәсе, Яңа Шалты авылына баручы юлда – Дүрт чишмә дип аталган чишмә. Ул чишмәдән ике төрле су ага, берсе ашказаны эшчәнлеге өчен файдалы дигән фараз да йөри.
Рәсемдә "Рәбига чишмәсе", видеода "Бөтнек чишмәсе".
Менә бу чишмәләр барысы да Хансөяр инешенә агалар. Инеш суы бара торгач Кандыз елгасына, Кандыз елгасы Ыкка коя. Ык Камага, Кама Иделгә, ә Идел бу суларны Каспийга тапшыра! Хансөяр чишмәләренең, кечкенә инешенең, Кандыз елгасының шәҗәрәсе менә шундый!
Алия Газыймова
https://vk.com/id35890640?w=wall35890640_4922%2Fall