Родословная родников

Яңа Чүте авылы чишмәләре

Һәрбер елганың да шәҗәрәсе була. Безнең авылыбыз инеше- Карамал суы Көмешле күлдән башланып, Каспий диңгезенә барып тоташа. Зур сулар, диңгезләр менә шулай безнең бәләкәй генә чишмәләребездән үзләренә яшәү көче алалар. 

Авылыбызда ике зур чишмә бар: Көмешле күл һәм Зур чишмә.

Көмешле күл

Көмешле күл чишмәсе авылның Югары очында, элекке авыл Сабантуе уза торган урында, Карамал суының башланган җирендә. Көмешле күл чишмәсе ул- беренче су чыганагы! Карамал суы, елгачыгы шуннан башлана.

Ерак бабайларыбыз унсигезенче гасырның икенче яртысында хәзерге Яңа Чүте авылы урнашкан җирләргә килеп утырганчы, бу җирләрдә, Көмешле күл тирәсендә ниндидер җирле халык яшәгән булырга тиеш дигән фикерләр дә бар.

1770 елларда Пенза якларыннан килгән 11 гаилә хәзерге Яңа Чүте авылының уртасында булган Зур чишмә тирәсенә килеп урнашалар.

Тора бара авыл зурая һәм Югары оч белән Түбән оч бергә кушылып, бер авыл- Карамалы авылы барлыкка килә! 20 нче гасыр башында авылның исеме Яңа Чүте дип үзгәртелә.

Менә шул Көмешле күл чишмәсеннән башланып киткән Карамал елгачыгы авыл буйлап ага да ага... Елгачык исемендә авылның элекке исеме мәңгелек истәлек булып саклана.

Көмешле күл чишмәсе безнең авылыбыз Яңа Чүтенең чишмә башы. Авыл шуннан башланган! Ерак бабайларыбыз суы көмеш кебек чиста булганга, җыелган суы күл кебек ялтырап торганга шундый исем биргәннәр аңа. Соңрак аны Югары оч чишмәсе дип тә атаганнар. Элекке Сабантуе урыны тирәсендә булган чишмәне, авылга бик якын булганга, гел төзекләндереп торганнар. 

Бу чишмә әле без үскәндә дә мул сулы иде. Әтиләр аны чистартып тордылар. Авыл Сабан туе узган мәйданга бик якын булгач, бар халык чишмәгә төшеп су эчеп, хушланып менә иде. 1970-80 нче елларда да югарыочлар анда барып кер чайкыйлар, көянтәләп су ташыйлар иде.

Әле дә Көмешле күл чишмәсе бар, суы кипмәгән... Тирә-ягын карап, чистартып, төзекләндергәнне көтеп ята ул!

Зур чишмә

Авыл уртасында ярдан бәреп чыгып, бөтен авыл халкын тәмле суы белән сыйлаучы чишмәбез- Зур чишмә 5 зур торбадан бүген дә тулы көченә ага! Зур чишмә суы да Карамал елгасына кушыла. Аллага шөкер, ике ел элек бу чишмәдә зур төзекләндерү эшләре узды. Зур чишмәбез матураеп, җыйнакланып китте. Яши чишмәбез!

Бәләкәй чишмә

Зур чишмәдән соң бераз гына баргач, Нәбиуллин Тимерҗан абыйлар астында Бәләкәй чишмә бар. Бу чишмә дә бүгенге көндә челтерәп агып тора, Карамал елгасына суын бирә!

Карамал елгасы буйлап барсаң, әле тагын бик күп вак чишмәләр агышын күзәтергә була.

Авылның Түбән очында, Яңа Шалтыга таба барган якта ясалма сулык- Һади буасы бар. Бу буаны Һади Вахит улы Мөкатдисов 1980 нче елларда, шул тирәдә чыгып ятучы чишмә суын юллап эшләгән. Бу ясалма буаның суы, чыгып китү юлында Карамал суына кушылып, Кандыз елгасына ага.

Яңа Чүте авылы чишмәләре: Көмешле күл, Зур чишмә, Бәләкәй чишмә- барысы да шифалы суларын Карамал елгасына бирәләр. Карамал елгасы Кандыз елгасына, Кандыз елгасы Ыкка, Ык Камага, Кама Иделгә, Идел Каспий диңгезенә коя.

Менә бу безнең Көмешле күлебезнең, Зур чишмәбезнең, Бәләкәй чишмәбезнең шәҗәрәсе!

Авылдашлар хәтерлидер, югары оч сарык көтүе нәкъ менә тарихи Көмешле күл буасына туплауга төшә иде өйлә вакытында...

Ул буаның ярларыннан да бик күп чишмәләр чыгып, агып яталар иде салмак кына...

Безнең әти ел саен шундагы бер чишмәне ачып, чистарта, кечкенә торба куеп, суы чиләккә агарлык итеп ясап куя иде...

Элек, "Игенче" колхозы булып яшәгән елларда Көмешле күл буенда колхозның кәбестә бакчасы булган.Көмешле күл суын кулланып шул тирәдә буа- сусаклагыч эшләп куялар бабайларыбыз. Бу бакчаны Гарифуллин Маратның бабасы Гафиятулла бабай саклаган, төнге каравылчы булган. Бу бабаебыз сөйләгәндә "атик"(әйтик сүзенең мишәрчәсе) дип еш әйтеп сөйләшә торган булган. Шуңа күрә бу буаны авыл халкы “Атик буасы” дип атаган. Әле дә авылыбыз телендә бу атама саклана.

Римма Яруллина

https://vk.com/id35890640?w=wall35890640_4908%2Fall

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан