Родословная родников

Исергәп авылы чишмәләре

Борын-борыннан ук килгән бик күп безнең табигый байлыкларыбыз – чишмәләр, күлләр, коелар. Алар безнең халыкның мирасы, табигый хозурлыгы, үзенчәлеге белән авылларның горурлыгы булып торалар.

Кыйбла чишмәсе

Безнең Исергәптә сихри гүзәл, тарихи исеме үзе үк дәва кебек Кыйбла чишмәсе бар. Бу чишмә элек-электән үк халык телендә шифалы сулы, дәва чишмәсе булып яшәп килгән. Аннан килеп таң сулары алганнар. 1930 нчы еллар башында Башкортстанның Леонидовка авылы мукшысы Йосиф карт анда тегермән корып корпечәткә (крупчатка) яки чике оны ясап сата торган булган. Шуңа күрә ул елларда әлеге чишмәне Учып чишмәсе дип тә йөрткәннәр.

Кыйбла чишмәсеннән бераз астарак иске су насослары станциясе урнашкан. Шунда Түбән чишмә ага. Икенче исеме Мокай чишмәсе. Бу чишмә инешкә (Томбарлы елгасына) якын ага. Зиннәтов Мөкатдис агай шушы чишмәне чистартып, керләр юарга, су алырга килүчеләргә уңайлы булсын дип, тау өстенә кадәр баскычлар, басмалар ясап куя иде. Шунлыктан халык телендә Мокай чишмәсе яки Мөкатдис чишмәсе дип йөртелә иде.

Мокай чишмәсе

Авылдашыбыз Гыйбадуллин Рөстәмнәр капкасы алдында гына Мокай чишмәсе ага.Авылыбызны икегә ярып федераль асфальт юл узганлыктан, әлеге чишмәдән бик күп юлчылар туктап су ала иде. 1990 елларда, Ринат Кәррам улы Фәхриев колхоз рәисе булып торган чорда, шул чишмәне чәйнек рәвешендә итеп ясаткан иде. Әле дә хәтерлим, авылыбыз китапханәчесе Миләүшә Йосыпова, ветеран укытучы, бүгенге көндә “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рүзилә Әбузарова һәм мин аны бик матур итеп буяп куйган идек. Эшчеләр таш белән ихаталап куйгач, известь белән ап-ак итеп агартып та куйдык.

Чишмәләрнең исеме үзгәрергә тиеш түгел. Бу дини ышануларга бәйле. Һәр чишмә үз исеме белән язылып, тарихта да үз исеме белән яшәргә тиеш.

Кыйбла белән бәйле бу чишмә узенең зәңгәр ләме белән дә элек -электән кешеләргә сихәт биреп торган.

Алда искәртеп узганымча, Исергәптә чишмәләр бихисап булган. Һәрберсенең тарихы, исеме бар. Аларны барлап торыйк, карап торыйк, әле соң түгел. Аларның югалуына, коруына юл куймыйк! Исемнәргә, атамаларга гаятъ игътибарлы булыйк! Авыл үз төсе, үз тарихы белән, истәлекләре белән билгеле булып торсын!

Чишмәләрнең исемнәре генә дә ни тора бит! Кыйбла чишмәсе, Түбән чишмә, Бәдәр чишмәсе (Ур урамы тыкрыгында), Сибгать чишмәсе (Чишмә урамына кергән юлда), Ярмуш чишмәсе (Ур урамы, элеккеге сарык фермасы тирәсендә), Елан чишмә (Алма бакчасы ярында), Ачы чишмәсе (Ачы тавында), Таллык чишмәсе, Халкәй чишмәсе (Хәлиулла карт чишмәсе – Совет урамы тыкрыгында), Габделгани чишмәсе (иске мәктәп тавында), Кырлач чишмәсе (Чишмә урамында) тагын бик күп чишмәләр бездә авыл бизәге булып торалар. 

Камил Шәмсуаров

https://vk.com/id35890640?w=wall35890640_4899%2Fall

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан