Родословная родников

Татар Кандызы авылы чишмәләре

Су - кеше яшәгән мохитнең бер өлеше генә түгел. Борынгылар суны изгеләштереп караганнар, аның кочагыннан җир,тереклек барлыкка килә дип уйлаганнар. Авылларга, шәһәрләргә нигез салучылар да иң башта су чыганакларын эзләгәннәр - якында эчәргә яраклы су булмаса , иген үстерергә дә, терлек асрарга да уңайсыз булыр иде.

Яшәү ямен югалтса да, куанычы булса да, борчу - хәсрәтен онытырга да су буена килгән кеше.

Авыл яныннан елга акса, бар кешегә дә рәхәт: кош-корт та үстереп була, терлек асрарга да уңайлы, бакчада яшелчә дә, җиләк-җимеш тә яхшы үсә. Эссе җәй көннәрендә янгын куркынычы чыкса да, су якында була, янгынны тиз сүндерергә мөмкин. Ә елгалар күпсанлы чишмә суларыннан җыела бит.

Безнең авыл янында да тәмле сулы, матур чишмәләр бар. Табигатенең матурлыгы, бай урманнары, мул печәнле болыннары, балык тулы кондызлы елгасы, матур чишмәләре булган авылда туып-үсүебез белән без горурланабыз.

Безнең авылыбызның исеме мондагы елганың исеме белән бәйле. Элек елгада кондызлар бик күп яшәгән. Шуннан чыгып, елгага “Кондызлы елга” исеме бирелгән. Бу мул сулы елга булган. Шушы елга буена яшәргә Саба якларыннан татарлар күчеп килгән.Башта авылыбызны “Татар Кондызы” дип атаганнар. Еллар үткәч, аның әйтелеше “Татар Кандызы” дип яңгырый башлаган.

Элекке заманнарда елга буенда күп итеп биек-биек агачлар үсеп утырган. Агачларны күп кисү нәтиҗәсендә елга ярлары ишелгән, шуңа да Кандыз елгасы яз көне бөтен болыннарны тутырып ага. Ул чишмә һәм яңгыр сулары белән дә туена. Апрель аенда яки җәен, яңгырлар көчле яуганда, елганың суы бик нык күтәрелә. Көннәр бик эсселәнгәч, елганың суы кими.

Чишмә тавы

Исеме үк әйтеп торганча, бу тау итәгеннән күп санлы чишмәләр агып чыга. Чишмә чыга торган ягы кисеп төшкән шикелле ярга әйләнгән, кып-кызыл балчык, чишмәсе дә Кызыл чишмә дип атала. Сабан туйлары да Чишмә тавы өстендә үткәрелгән. Сусаган кешеләр, бигрәк тә бала-чагалар, сабантуеннан йөгереп тәмле Кызыл чишмә суын эчәргә төшкәннәр. Югары оч кешеләре монда су алырга, кер чайкарга килгәннәр. Чишмә боргаланып – боргаланып агып, Кандыз елгасына коя. Тирә-ягында таллар үсә. Аның суы йомшаклыгы белән башка чишмәләрдән аерылып тора. 2021 нче елда чишмәгә авыл советы тарафыннан ремонт эшләре башкарылды.Чишмәләр бит сафлыкны, чисталыкны, кайгыртучан кулларны яраталар. Якын-тирәдә яшәүчеләр бу чишмәне бик үз итәләр, чөнки суүткәргечтә су бетсә, суга шунда төшәләр.

Күп санлы чишмәләрнең суы бергә кушылып, инеш хасил итә. Ул иске мәктәп яныннан агып, Каримов Илкам абыйлар янында борыла, авыл урамын аркылы кисеп, Кандыз елгасына коя. Инешнең ике ягы да таллар, тирәкләр белән капланган. 

Ак чишмә тавы

Тау үзе аксыл балчыклы, шушы тау итәгеннән чишмә чыга иде. Нәкъ чишмә чыга торган җирдә тау бите ап-ак булып тора.Шуңа күрә бу чишмә Ак чишмә дип, тавы да Ак чишмә тавы дип аталган.

Кызганыч ки, бу чишмә урынында әле торба гына тора, суы юкка чыккан. Ибли чишмәсеннән ерак түгел. Поповка авылына барганда уң якта кала.

Куаклар чишмәсе

Кечкенә генә чишмә. Куаклар арасыннан агып чыкканга шулай дип аталган. Ак чишмәдән ерак түгел.

Ибли чишмәсе

Иң көчле чишмәләрнең берсе. Колхозлашу елларында 30 хуҗалык шунда күчеп утырырга, яңа урында яңа тормыш корырга исәплиләр. Ләкин алардан бары Ибли дигән кеше күчеп утырган (тулы исеме мәгълүм түгел), башкалар күчмәгәнәр. Ибли чишмәсе дигән атама шуннан калган, имеш.

kandis rodl303

Бишчишмә

Ибли чишмәсе тирәсендәрәк Салих тавы итәгеннән агып чыгалар.

Кайнап чыккан чишмә. Күпчемә тавы итәгеннән агып чыга һәм буага кушыла. Чишмәгә исем каян килгән соң? Моннан күп еллар элек тау астыннан зур гына чишмә бәреп чыккан. Ул кайнап торган казанны хәтерләткән. Авыл халкы бу чишмәне “Кайнап чыккан чишмә” дип йөртә башлаган. 

Корыган чишмә. Авылның Сөләйман өлешендә урнашкан. Ачы тавы итәгеннән агып чыга, суын Кандыз елгасына коя. Әбиләр әйтүенә караганда, бик корылык булган җәйләрдә аның суы бетеп-бетеп торган, ди. Шуңа күрә аны Корыган чишмә дип атаганнар.

kandis rodl304

Салкын чишмә. Суы бик салкын булганга, шулай аталган. Хәзерге балык буасы астында, биектән, торбадан агып төшә.

kandis rodl306

Кызыл чишмә. Ул Чишмә тавы итәгеннән бәреп чыга. Чишмә чыга торган ягы, кисеп төшкән шикелле, ярга әйләнгән. Кып – кызыл балчык. Шуңа  бу чишмәне Кызыл чишмә дип йөртә башлаганнар. 

kandis rodl305

Буа буе чишмәсе. Авылыбызның төньягында гаҗәеп табигатьле, әкияттәгедәй матур бер чишмә бар. Чишмә янында гына камышлы буа. Шуңа күрә авыл халкы аңа Буа буе чишмәсе дигән исем биргән. Авыл яшьләре ярдәме белән чишмә яңартылды: аның тирәсенә бик матур ял итү урыны, су алыр өчен баскыч ясалды. Буага балык тотарга, ял итәргә килүчеләр чишмә янында туктап, аның тәмле суын эчеп, матурлыгына сокланып китәләр.

kandis rodl302

 

kandis rodl301

 

Кандыз  чишмәләренең бүгенге проблемалары.

Кандыз  елгасының беренче проблемасы: агачлар киселү нәтиҗәсендә елга ярлары ишелә, елга саега. Елга чишмә һәм яңгыр сулары белән дә туена.  Елганың икенче проблемасы: аңа агып төшүче чишмәләрнең суы кимү. Шуңа күрә, аларны карап,чистартып торырга кирәк. 

Елганың һәм чишмәләрнең өченче проблемасы: анда ыргытылган чүпләр. Кешеләр тарафыннан җиргә ташланган чүпләр елга, чишмә буен гына пычратып калмыйлар,табигатькә бик зур зыян китерәләр. Пластик шешә, полиэтилен пакет эченә кергән бөҗәкләр харап булалар, пакет астында үлән үсми. Бу көнкүреш калдыклары бик озак таркала,чермиләр.

 Проблемаларны чишү юллары.

Бу проблемаларны чишәр өчен без инде берникадәр эш башладык. Укучылар белән берлектә Кандыз авылы янында агып яткан чишмәләрне чистартып тору эшен оештырдык. Чишмә буйларына экскурсияләргә баргач, андагы чүп-чарларны җыештырабыз.

 

Сулыклар, елгалар, күлләр, чишмәләр - безнең рухыбыз, Болгар бабаларыбыздан шушы көннәргә кадәр килеп җиткән бай мирас. Борынгы бабаларыбыз үз авыл, шәһәрләрен нәкъ менә чишмә, су буйларына корганнар, суның кадерен белгәннәр.

 Роза Әхмәтҗанова

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан