Родословная родников
Салих авылы чишмәләре
- Подробности
- Создано 20.06.2024 15:41
- Автор: Imaeva Asiya
Ләйсәнә Таһирова
Сентябрь ахырында, әбиләр чуагы вакытында, авылдашлар белән бергәләп чишмә буйларына барып, аларның тарихлары турында сөйләштек. Әниләрнең шул чишмә юлларыннан су ташыганнарын искә алдык.
Элек-электән бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар. 1770 нче еллар тирәсендә Пенза якларыннан Салих исемле кеше ике улы белән безнең якларга килеп урнаша.
Икенче версия буенча (“Хансөяр, Яңа Чүте, Салих авыллары тарихы” китабы, авторлары Марсель Гарипов, Мөхәммәтһади Мөкатдисов, Шәриф Гарипов) 1775 елларда бу җирләргә Пенза губернасы Иске Сыркыды авылыннан Салих исемле бер кеше энеләре Сәйфулла һәм Габдулла белән күчеп килә.
Бу вакытта инде күрше җирләргә (хәзерге Яңа Чүте авылы) кешеләр килеп утырган була. Алар, читләрне күреп: “Бар, ку монда килүчеләрне!”, – дип, берсен куарга җибәрәләр. Ләкин арадан берәү: “Ярар, көннәсеннәр”, – дип, иптәшләрен туктата. Шуннан беренче атамалар килеп чыга. Салихның беренче атамасы – “Барку”, ә елганың исеме “Көннә” булып китә”.
Элекке чорда, авылга суүткәргеч линия салынганчы, Салихта 6 чишмә булган. Хәзер, булган, дип кенә искә алырга гына кала. Шуларның икесе зур чишмәләр дип саналган. Бер чишмәнең дә төгәл исеме булмаган. Кайсы очта яки кемнең хуҗалыгы янында – шул кешенең исеме белән йөрткәннәр. Авылдашлар аларны, Югары оч, Түбән оч, Шәйхулла, Әхмәт, Камал, Шәйхи чишмәләре, дип искә ала. Югары очта зур чишмә булган. Шул чишмә янында кырда эшләүче халыкка, зур казаннар асып, ашарга пешерә торган булганнар. Ел саен, өмә оештырып, чистартканнар, буралы чишмәләрнең бурасын юкә мунчала белән ышкып юганнар. Һәр чишмәнең суы үзенә башка төрле тәмле иде, диләр авылдашлар.
1963 елларда авылга килен булып төшкән Гөлчирә апа Зариева бүген дә үзләре янында, түбән очта челтерәп аккан чишмәне карап, саклап тора.
- Түбән оч халкы шушы чишмәгә суга, кер чайкарга, мал эчәгесе юарга килә иде. Көннәр буе чишмә юлында кеше иде. Түбән оч чишмәсе кыйблага таба ага. Мондый чишмәләрне изге чишмәләр дип атыйлар. Элек суы бик көчле аккан. Суы тәмле, йомшак. Чишмә суы белән чәй эчәргә яратам. Чәе башка, күңелләр тынычланып, рәхәтләнеп китә,. – дип искә алып сөйли ул.
Аргы як урамында тагын бер чишмә бар, аны Камал чишмәсе дип йөрткәннәр. Чөнки ул Камал әби яши торган өй янында булган. Монысы буралы чишмә. Җәй көннәрендә Камал әбинең оныгы Хаҗиәхмәт абый Гыймаев, чишмәне чистартып, тәртипкә китереп тора.
Бүгенге көндә кешеләр бу ике чишмәдән дә су ала. Хәзер дә Көннә яр буенда, салмак кына, күп чишмәләр агып ята. Алар үзләренә ярдәм көткән сыман...
Салих авылы чишмәләренең сулары Көннә елгасына ага. Көннә исә Ык елгасына барып кушыла. Ык – Чулманга, ул – Иделгә, Идел Каспий диңгезенә коя.












