Родословная родников

Татар Томбарлы авылы чишмәләре

Карамалы чишмәсе Татар Томбарлы авылында иң зур чишмәләрнең берсе. Ул авылдан читтәрәк, чокырсу җирдә урнашкан.Тирә-ягында бик күп карамалы агачлары үскәнгә күрә бу чишәмәгә Карамалы исеме биргәннәр. Чишмәнең башы өстәрәк, тау итәгендә чыккан берничә чишмә кушылган җирдән башлана. Авылның өлкәннәре сөйләвенчә, элек монда җиде чишмә бергә кушылып аккан. Хәзерге вакытта аларның күбесе корыган, чишмәләр азайгач, Карамалы чишмәсенең суы да кимегән. Чишмә авылга төшеп, Томбарлы елгасына кушыла, Томбарлы елгасы Ыкка барып тоташа.

Карамалы чишмәсе янында ял итү өчен барлык уңайлыклар да булдырылган. Урыны да иркен, табигате матур. Чишмә янында үги ана яфрагы, юа, төче какы, балтырган кебек файдалы үсемлекләр үсә, тау битендә җир җиләге күп була. Авыл халкы, авылга кайткан кунаклар монда ял итергә килә. Өлкәннәр чишмә буена килеп яшьлекләрен искә ала, чишмә белән хозурланып, аның шифалы суы белән сыйланалар.

“Чишмә янындагы табигать, чишмәнең чылтырап аккан суы яшәргә көч бирә”, - ди авылдашыбыз Венера апа. Олы яшьтә булуына карамастан, җәен дә, кышын да чишмәгә суга йөри ул, чишмә юлына эзне суытмый. Җәй көне җәяү йөрсә, кышын чаңгы белән суга бара. Һәрвакыт догаларын укып, чишмә суы җыя, рәхмәт әйтеп кайтып китә. Хәрәкәттә- бәрәкәт диләр бит, бәлки, озак яшәүнең сере дә шунда барып тоташадыр.

Чишмә сулары – табигатькә тормыш бирүчеләр алар. Үзләре кечкенә генә булсалар да, инеш, күл, диңгезләргә кадәр барып җитәләр. Булган чишмәләрне саклау - безнең төп бурычыбыз! Безнең авыл халкы да чишмә буенда өмәләр үткәрә, мәктәп укучылары, белән экскурсияләр оештырыла. Ял итеп кенә калмыйча, күп кенә файдалы эшләр дә эшлибез. Чишмә суы авылга кадәр агып төшсен өчен, елганы чүп-чардан арындырабыз. Корыган агачларны кисәбез. Үзебезнең авылда Карамалы исеме белән дан яүлаган чишмәбез тагы да бик күп еллар чылтырап аксын дигән теләктә калабыз.

Чишмә суы, җирне тишеп чыгып,

Чылтырап ага, бер дә туктамый.

Йөрәкләрдә туган беренче хисләр,

Онытылмый, бернигә карамый.

Еллар үтеп бераз үзгәрсәк тә,

Күңелләрдә яшьлек саклана.

Хатирәләр искә төшкән саен,

Чишмәләргә күңелем юл ала.

Яшә әле, чишмәм, шулай гел дә,

Кирәк булып һәрбер кешегә.

Сагынып сине килеп йөрсеннәр

Эльвира Әхмәтҗанова

tombartl302

 tombartl301

tombartl303

tombartl304

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан