“Кошлар көне”

Создано 15.04.2021 14:17

14-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә кошлар көненә багышланган бәйрәм уздырылды. Китапханәгә 2, 3, 4 нче сыйныф укчылары чакырылган иде. Бәйрәм конкурс рәвешендә узды.

2 команда (“Сандугач”, “Тургай”) укучылары үзара көч сынаштылар. Табышмакларга җавап бирделәр, буталган хәрефләрдән кош исемнәрен яздылар, мәкальләрне дәвам иттеләр. Китапханәче “Табигать яшәү чыганагы” - дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Укучылар кошлар турында күп кенә кызыклы мәъглүмәтләр белделәр. Табигать турындагы китапларның исемлекләре белән таныштылар. 

Koshlar1

Koshlar2