Васикова ( Сафина) Алсу

 

alsu11l01

Алсу Фәрит кызы Сафина (Васикова) 1987 елның 16 ноябрендә Баулы районы Хансөяр авылында туган. Иҗат белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә.Урта мәктәпне тәмамлагач 2004 - 2008 елларда Лениногорск музыка-рәсем педагогия училищесында рәсем бүлегендә  белем ала Студент елларында Лениногорск “Чишмә” әдәби түгәрәгенә йөри, “Заман сулышы” район газетасында, “Яшьлек иле” шәхси басма газетасында шигырьләре даими басылып тора.  .  2006 елда “Татнефть”нең” “Рухият” рухи  яңарыш фонды тарафыннан нәшер ителгән “Яшь дулкын – Новая литературная волна” җыентыгында, 2007 елда “Балаларга бүләк – Подарок детям” исемле җыентыкта,            2013 елда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулу  уңаеннан нәшер ителгән “Илһам чишмәләре”җыентыгында Алсуның шигырьләре урын алган. 2007 елда “Рухият” фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендиягә лаек була.  Бүгенге көндә Алсуның шигырләренә 20 дән артык  җыр язылган. Алар арасында бик популяр булганнары Фирдүс Тямаевның “Ялгыз көймә”; Миләүшә Фазылҗанованың “Туган көнең  белән, әни”,”Яз килде”; Илдар Насыйровның ”Эх, җиләкле җәй”;  Марсель Фәрхетдиновның “Карлыганнар”; Гөлназ Сираеваның “Яннарымда кал гына”; Ләйсән Саратованың “Рәхмәт, әнкәй, җаным”;  Әнвәр Нургалиевның “Рәхмәт”; Зәйнәб Фәрхетдинованың “Туган җир”; Динара Рәхимова башкаруында “Ялынма”, “Үрелмә” җырларын күпләр белә һәм яратып тыңлый. 2010 елда Буа районының Аксу авылы егете Сафин Рәмис белән гаилә корып, Алисә һәм Рәминә исемле ике кыз үстерәләр. Бүгенге көндә Баулыда яши.Бүгенге көндә Алсуның утыздан артык җыры бар. Әйтергә кирәк, Алсу сүзләренә язылган “Ялгыз көймә” җырын танылган җырчы Фирдүс Тямаев башкара.

 

 Родилась Алсу Васикова 16 ноября 1987 года  в селе Хансверкино Бавлинского района.  В 2008 году  после окончания Лениногорского педагогического училища работает воспитателем детского сада Виктория. Творчеством занимается с школьных лет. В районном конкурсе «Золотое перо» заняла первое место, регулярно печатается в районной газете «Хезмәткә дан” (“Слава труду”)Её стихи вошли в сборник лучших произведений самодеятельных литераторов–участников конкурса творческой молодежи, организованного Фондом духовного возрождения «Рухият» ОАО «Татнефть» «Яшь дулкын-Новая волна», а также в сборник “Илһам чишмәләре - Родники вдохновения», куда вошли произведения более 200 писателей профессианалов и любителей Альметевского отделения Союза писателей РТ. Член творческого объединения «Илһам” при центральной библиотеки МБУ ЦБС Бавлинского муниципального района.

 

ven01

Баулым! Туган ягым!

Ямьле матур да син.

Синдәй җирләр тагын 

Кайда бар микән соң?

Бардыр шундый җирләр- 

Синнән да матуррак

Тик минем күңелемә

Син генә якынрак.

 Синдә сызылып аткан

Таңнар да яктырак.

Күктә йолдызларың

Яналар ялтырап.

Урман- болыннарың

Гуя әкият төсле.

Кырларыңда аңкый

Икмәкнең хуш исе.

Чишмә суларыңның

Тәме онытылмаслык. 

Кошларың сайравын

Тыңлап туялмаслык.

Кара алтын-нефть

Синең зур байлыгың.

Хезмәткә дан  җырлый,

Эш сөючән халкың.

Яшә, Баулым, яшә

Чәчәкләргә күмелеп.

Бар яктан да синең

Торсын нурлар сибелеп.

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан