Кәшифә Галимҗан кызы Әхмәдиева

kasch01

Кәшифә Галимҗан кызы Әхмәдиева 1949 елның 23 гыйнварында Баулы эшчеләр поселыгында дөньяга килә. 1966 елда Баулы  урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, районның кулланучылар җәмгыятендә хисапчы булып эшли. 1977 елда Әлмәт сәүдә техникумын тәмамлаганнан соң эшчеләрне азык – төлек белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәт куя. 1991 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Шигырьләре әледән әле район газета битләрендә басылып килә. Үзәк китапханә каршында эшләп килгән “Илһам” иҗат берләшмәсе әгъзасы. 2011 елда “Ышандыр сөю сүзенә” исемле китабы басылып чыкты. 2013 елда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулу  уңаеннан нәшер ителгән “Илһам чишмәләре”җыентыгында шигырьләре урын алган.

 

Песня «Баулы таулары», написанная на стихи жительницы Бавлов Кашифы Ахмадиевой, стала одной из музыкальных визитных карточек района.

 ven01

Җан авазың агыла ерактан.

          Мәшһур язучы, шагыйрь 

         Фәнис Яруллинның рухына багышлап.

 Ык сулары ага моңланып,

Әллә югалтудан Лачынын,

Тау- кыядан ургып, үкереп

Кар сулары ага ачынып.

Ә йөрәкләр әрнеп сызлады, 

Җилкәннәрең җилдә сыналса да,

Сынауларына Син сынмадың.

Кайткан кошларың да Ык буйлатып,

Сагышланып очты кагынып.

Калдың мәңгелеккә халкың йөрәгендә,

Сүнмәс йолдыз булып кабынып.

Мәхәббәтең Алиһәсе Нурсөяңдәй,

Бар ул Җирдә сөю елаткан, 

Кайтавазың булып күкләр яңгыратып,

Җан авазың агыла ерактан.

Кошыдыр ла бер, Син, оҗмахларның,

Җиңеллекләр иңсен җаныңа.

Саулык бирсен Ходай Нурсөяңә, 

Яшәү көче, җан җылысы өреп,

Чын батырлык кылган ярыңа

.

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан