Идиятуллина Хәмидә Могыйн кызы
- Подробности
- Создано 14.08.2024 15:33
Хамидә Могыйн кызы Идиятуллина
(1.11.1943-5.06.2021)
Хамидә Могыйн кызы Идиятуллина 1943-нче елның 1-нче ноябрендә Оренбург өлкәсенең Абдулин районы Иске Шалты авылында өченче бала булып дөньяга килгән. Газиз әтисен күрергә кызчыкка насыйп булмый – аның кул җылысын ул бик әз генә тоеп кала, 1944 елның апрель аенда әтисе яу кырында башын сала, Германиядә җирләнә.
Балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә аның, әнисе һәрвакыт колхоз эшендә, апасы-абыйсы белән беррәттән ул йорт эшләре белән шөгыльләнә – бакча утый, утын яра, кош-корт саклый, өй җыя, ашарга пешерә, бабакае белән печән ташый, умарта карый.
Шалты авылында җидееллык белемне алгач ул күрше Крәжле авылында укуын дәвам итә – биредә урта мәктәпне тәмамлый. Аннан соң Бузулук шәһәрендә педагогик училищесында укый. Аның студент еллары турындагы истәлекләре коры - акча җитми, ашарга да туярлык булмый, өскә дә әллә нәрсә юк, иске киемнән укыйлар. Әмма шулай булса да алар белем алырга тырышалар.
1963 елды кулына диплом алып туган авылы мәктәбенә кайтып эшкә урнаша. Биредә ул елларда көчле укытучылар коллективы оешкан була, кыз да җиң сызганып эшкә керешә, тәҗрибә туплый.
Ул күрше Крәжле авылы егетенә тормышка чыга, шуңа Шалты мәктәбеннән аерылырга туры килә аңа. Крәжле мәктәбендә китапханәче булып эшен башлый, 37 ел дәвамында китапханәчедән тыш татар теле һәм әдәбияты, немец теле, җыр дәресләре укыта, пионервожатый, методист булып эшли. Укучылары аны әле дә җылы итеп искә алалар, бик күп төрле күңелдә калырлык чаралар, конференцияләр оештыра ул, үзешчән сәнгатьтә чыгыш ясый. Барлык сыйныфларда китапханәче буларак төрле язучыларның әсәрләрен укый – укучылар бу дәресләрне бик сагынып искә ала, бик яратып көтә торган булалар, өзлегеп тыңлыйлар.
Лаеклы ялга чыккач та мәктәптә эшен дәвам итә, 2000 елда гаиләсе белән Баулы ягына күчеп килә. Биредә төрле темага шигырьләр яза башлый, аны “Ялкын” иҗат берләшмәсенә чакырып алалар. Кулына каләмне ул соңгы елларда гына, олыгаеп, зирәклек туплагач кына ала һәм укучысының күңелен тыйнак иҗаты белән бик тиз яулый. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган иҗади бәйгедә катнашып “Сугыш афәте” исемле шигыре өчен беренче дәрәҗә дипломга лаек була. 2008 елда аның “Көзге моңнар” исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. 2011 елда “Сөембикә” журналы редакциясенең Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма Комитеты һәм Бөтенроссия “Татар Гаиләсе” фонды белән берлектә уздырылган “Әти һәм мин” конкурсында “Мин – әти кызы” язмасы өчен Беренче дәрәҗә дипломга лаек була. Шулай ук “Сөембикә” журналында аның беренче хикәясе дә басылып чыга.
2012 елда авторның “Яшьлегем кайтавазы» дигән икенче җыентыгы дөнья күрә, биредә төрле темаларга шигырьләре тупланган була. Ил, Ватан, туган як, әниләр турындагы иҗат җимешләрен хисләнеп тә, дулкынланып та укыйсың. Авторның “Туган як” шигыре җирле композитор тарафыннан көйгә салынган.
Хәмидә Идиятуллина дөнья сөючән, ярдәмчел, белемгә омтылучан кеше буларак күңелләрдә сакланыр, ә аның иҗаты шигърият сөюче якташлары өчен зур мирас булып калды.
Мәглүмәт авторы - Айгөл Идиятуллина (кызы)









