Садыйкова Фикыя Мәҗит кызы

fik01

Садыйкова Фикыя Мәҗит кызы Баулы эшчеләр бистәсендә туган. Урта мәктәп тәмамлаганнан соң, бораулау кадрлары мәктәбендә укып, нефтьче-оператор һөнәренә ия була,”Баулынефть идарәсендә нефть чыгара.   Бер үк вакытта  кичен институтта да укый, инженер-механик дипломы ала. Шул ук идарәдә инженер булып эшли. Шигырьләр язу белән бергә, иҗатташ дусларын туплау – оештыруга да зур көч куя, нефть-газ чыгару идарәсе каршындагы  “Ялкын” иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. Бүген ул лаеклы ялда.

 

 

ven01

 

Кара алтынлы Баулы кызы

 

Урманлы, таулы

Ягыбыз Баулы.

Баулы буенда бер кыз туганмын, 

Баулы суында битем юганмын.

 

Баулыда үстем.

Суларын эчтем.

Бер һөнәр алып ике кулыма, 

Мин яшьли чыктым нефть  юлына

 

Язгы тугайда

Сайрый тургайлар.

Тургайдай таңнан йокы күрмәдем,

Хезмәт юлыннан үргә үрләдем.

 

Бик бай җир майлы

Ягыбыз Баулы,

Кара алтынга бәйле язмышым,

Шуңа бәхетле, җырлы тормышым!

 

Участница конкурса очерков о ветеранах – нефтяниках-2025

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан