Галимов Рим улы Атлас
- Подробности
- Создано 16.08.2024 09:19
- Автор: Imaeva Asiya
Галимов Рим улы Атлас 1972 елның 15 апрелендә Татарстан Баулы районы Яңа Чуте авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга Дәүләт педагогия институтына кереп,1996 елны тәмамлый. 1996 – 2002 елларда Яңа Чүте урта мәктәбендә балаларга җыр, тарих, җәмгыять белеме,базар икътисади, хокук нигезләре дәресләре укыта, туган якны өйрәнү һәм җыр түгәрәкләре җитәкчесе булып эшли. 2005 – 2005 елларда табигатьне саклау һәм торгызу юнәлешендә җәмәгать эше белән шөгыльләнә.
Беренче шигырьләрен мәктәпнең югары сыйныфында укыганда яза башлый. 2006 – 2007 елда “Якты уйлар” исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.
![]()
Һәрбер тамчы кирәк!
“Ходай – дәрья, ә без – тамчы.”
Син шуларны уйласаңчы.
Ходай биргән шул тамчыны
Син күкрәгеңдә саклаучы!!!
Диңгез тамчылардан тора –
Һәрбер тамчы кирәк диңгезгә.
Олы Җанлы Бөек Ходай да бит
Кече җаннардан тора нигездә.
Тамчы өчен диңгез кирәк,
Ул бит булган диңгез эчендә.
Искә төшер кайдан икәнеңне!!!
Артыр шулчак яшәү көчең дә!
Көчле булыр өчен тели тамчы
Кушылырга тамчы-тамчыга.
Бар дөньяга тарау кече җаннар
Бердәмлеккә шуңа омтыла.
(2010 ел)









