Назипова Макмуна
- Подробности
- Создано 04.02.2025 16:18
- Автор: Imaeva Asiya
Нәҗипова Мәкмүнә Шакирҗан кызы Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Дөмәй авлында туа. Сугыштан соң, 1945 елда Казан педагогика училещесына кереп,уңышлы тәмамлый. 1948 елдан 1952 елга кадәр Шубан, Көшкәтбаш мәктәпләрендә эшли. 1952 елдан Баулыда укытучы –тәрбияче булып эшли һәм Алабуга пединститутын тәмамлый. Кечкенәдән шигырьләр яза башлый.
2003елда “Тормыш сукмагыннан”
2007 елда “Яшәү яме” исемле китаплары басылып чыкты.
Халкым минем
Халкым минем пәһлүәндәй.
Чыныгып ускән халык.
Иле өчен җан аямый.
Ут аша үткән халык.
Дулап аккан елгаларны
Кирегә борган халык.
Сугышны күкрәге белән
Томалап куйган халык.
Гайрәтле бөркет канатлы.
Мәңге җиңелмәс халкым,
Матур телле. изге җанлы
Мәңге үлемсез халкым.









