Химаяче Сәгыйт Әхмәтҗанов Үзәк китапханәгә китаплар бүләк иттте
- Подробности
- Создано 07.12.2015 11:50
- Автор: Imaeva Asiya
Үзәк китапханәгә Гөлүсә Шаһбанның “Кабатланмас безнең сөюләр” дип исемләнгән 20 данә шигырьләр җыентыгы керде. Китапларны Баулы җирлеге шагыйре Сәгыйт Әхмәтҗанов сатып алып, китапханәгә бүләк итте.
Гөлүсә Шаһбанның бу китабына туган як, гаилә, мәхәббәт турында уйлануларын чагылдырган лирик шигырьләре туплап бирелгән. Китапны үзәк китапханәнең милли бүлегеннән укырга алырга мөмкин.