"Китапханә - мәдәният һәм белем учагы": Мәдәни дәрес * «Библиотека – очаг культуры и знаний»: Урок культуры

Создано 13.11.2014 14:10

12 ноября в Тат-Тумбарлинской сельской библиотеке прошел урок культуры «Китапханә - мәдәният һәм белем учагы» («Библиотека – очаг культуры и знаний»).

12 ноябрь көнне Тат.Томбарлы авыл китапханәсендә "Китапханә - мәдәният һәм белем учагы" дип исемләнгән мәдәни дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты беренче сыйныф укучыларына мәдәният төшенчәсен аңлату, мәдәни урыннар белән таныштыру иде .Танышу китапханәдән башланды. Балалар китапханәдә урын алган "Күңелле балачак"почмагы, "Кызыклы зоопарк", "Әбиемнең сандыгы" музее белән таныштылар.

Һич уйламаганда китапханәдә шүрәле пәйдә булды. Аның да "культурный шүрәле" буласы, мәдәни дәрестә катнашасы килгән икән. Ул үзе белән балаларга күчтәнәчләр дә алып килгән. Серле тармада 1нче сыйныф укучыларына тапшырылачак мәдәни көндәлекләр икәне ачыкланды. Эльвира Хакимовна укучыларны көндәлекнең эчтәлеге белән таныштырды, булачак конкурсларның шартларын аңлатты. Мәдәни көндәлекләр һәрбер укучыга тантаналы рәвештә тапшырылды.

urokkultury tumb-01

urokkultury tumb-02

urokkultury tumb-08

 

urokkultury tumb-04

urokkultury tumb-05

urokkultury tumb-03

urokkultury tumb-06

\

urokkultury tumb-07

 

urokkultury tumb-09

urokkultury tumb-10

 

 

Нравится