"Студент тормышына сәяхәт"
- Подробности
- Создано 27.01.2016 15:17
- Автор: Gabdreeva Gulnaz
26 нчы январь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә студентлар көненә багышланган "Студент тормышына сәяхәт" дип аталган чара үткәрелде.
Китапханәгә килгән кунаклар чара барышында студент тормышы белән таныштылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр, уеннар уйнадылар. Китапханә мөдире Әхмәтҗанова Э.Х. әзерләгән, студентларның көндәлек тормышыннан алынган, конкурс биремнәре (тулай торак, зачетка, шпаргалка) барысына да бик ошады. Студентлар көненә багышланган чара чәй эчү, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.