“Моңнарымны алам тормыштан”

11 нче февраль көнне Исергәп авыл китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Шәмсия Җиһангированың тууына 65 ел тулуга багышланган “Моңнарымны алам тормыштан” исемендә әдәби - музыкаль кичә үтте.

Китапханәче тамашачыларны шагыйрәнең тәрҗемаи хәле белән таныштырды, иҗатына күзәтү ясады. Тамашачылар “Кояш нуры тамган шигырьләр” исемле китап күргәзмәсе аша шагыйрәнең китаплары белән таныштылар. Балалар өчен язган шигырьләрен башлангыч сыйныф укучылары сөйләп ишеттерделәр. Мәдәният йорты үзешчәннәре шагыйрә сүзләренә иҗат ителгән танылган композиторларыбызның җырларын башкардылар. Кичә дәвамында Ш.Җиһангированың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган электрон презентациясе күрсәтелде. Шагыйрәнең үзе башкаруында әнисенә багышланган чыгышын тыңладык. Электрон язманы лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Римма Ильдусовна Нәгыймова тапшырды.

dschangir1 

dschangir2

 

dschangir3

dschangir4

dschangir5

dschangir7

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан