Тамчы – шоу.

Создано 24.02.2016 14:40
Автор: Imaeva Asiya

20 нче февраль көнне Татар Кандызы авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышлап   “Тамчы – шоу” уены үткәрелде.

Чараны  китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләде.Кичәдә 5-6 сыйныф укучылары,  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гиззатуллина Зөһрә апа һәм 5сыйныфның класс җитәкчесе Валиуллина Рамзия апалар катнашты. Укучыларга алдан өй эше бирелгән иде:визитка әзерләү, исем, девиз, җыр сайлау.Укучылар сәламләү өлешен яхшы әзерләгәннәр. Алар 2 командага бүленделәр: “Дуслык” һәм “Тел белгечләре”.

 

Уен 7 турдан тора.

1 тур. “Сәламләү”- командалар бер-берсен сәламлиләр.Уенга кереп китү,җылынып алу өчен “сорау-җавап” уены белән башланды.

2 тур.”Кем иң өлгер һәм зирәк”-укучыларга сораулар бирелә,җавапларны уйларга вакыт бирелми.Кем иң өлгер һәм тиз була,шул җавап бирә.

3 тур.”Әдәби викторина”.

4 тур.”Әкиятне таны”- бу өзекләр кайсы әкияттән?

5 тур. Капитаннар ярышы. Мәкальләр беләсезме?

6 тур.”Хикәя төзү ярышы”.(“К” яки “Җ” хәрефләре генә кулланып хикәя төзергә).

Укучылар “к” һәм “җ” хәрефләреннән генә торган сүзләр белән хикәя төзеделәр.

Бик тә кызык,матур килеп чыкты.

7 тур.”Кем тизрәк”.Составында “чи” һәм “чә” иҗеге булган сүзләр язарга.

Кичә музыкаль тәнәфес белән аралашып барды. Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре дә сәхнәләштереп күрсәтелде. Кичә бүләкләүләр, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды

 

tamcs2

 

tamcs3

tamcs2

tamcs4

 

tamcs7

tamcs8

tamcs10

tamcs9

 

Нравится