"Җыр булып кайтырмын туган якка"

13 апрель көнне үзәк  китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә ялкынлы шигырьләре белән бөтен татар дөньясын тетрәткән шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе якташыбыз Рәшит Әхмәтҗәновның тууына 75 ел тулу уңаеннан аны искә алу кичәсе узды. Кичәгә Рәшит Әхмәтҗәновның иҗатына гашыйк укучылар, тирән ихтирам хисе белән искә алучы дуслары, якыннары килде.

Программада шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. 

Кичәдә шагыйрьнең туганнан туган сеңлесе Нәфисә  Ильяс кызы Мифтахова, туганнан туган энесе Сәгыйт Әхмәтҗанов үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Сәгыйт Әхмәтҗанов шагыйрь абыйсы кебек үзе дә шигырьләр иҗат итә. Ул Рәшит Әхмәтҗановка багышлап язган үзенең шигырен һәм шагыйрь сүзләренә язылган “Болгар иле” җырын башкарды.

Китап укучылар игътибарына шагыйрьнең иҗатына багышланган "Җыр булып кайтырмын туган якка" дип исемләнгән китап күргәзмәсе күзәтү ясалды. Хәтер кичәсе барлык килгән кунакларның күңелендә җылы хисләр калдырды. Алар бүгенге кичәне оештырган барлык китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр.

ahmetzynov

 ahmetzynov 02

 ahmetzynov 03

ahmetzynov 04

ahmetzynov 06

ahmetzynov 05

ahmetzynov 07

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан