"Мин бәхетле булып яшәдем" - "Я жил счастливо"

Создано 19.04.2016 15:53
Автор: Imaeva Asiya

16 апреля в Татарско-Кандызском  Доме культуры прошел вечер памяти, посвященный 75- летию поэта-односельчанина Рашита Ахметзянова под названием  “Я жил счастливо».

16 апрель көнне Татар Кандызы авылы мәдәният йортында авылдашыбыз шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 75 ел тулу уңаеннан “Мин бәхетле булып  яшәдем” дип исемләнгән кичә үткәрелде

.Кичәне Татар Кандызы авылының китапханә мөдире Насыйбуллина Г.Н. һәм тарих укытучысы  Әхмәтҗанова Р.Г.  оештырдылар һәм алып бардылар.  .Кичәдә авылыбызның үзешчән артистлары Рәшит Әхмәтҗанов шигырьләренә иҗат ителгән җырлар башкарылды, укучылар  аның шигырьләрен сөйләделәр. Ә инде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Саҗидә Әхмәтҗанованың һәм баянчы Зәйтүн Муллаяновның чыгышы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Шагыйрь Сәгыйть Әхмәтҗанов аңа атап язган шигырен укыды  һәм җырлар башкарды.Рәшит абыйга һәм Кандыз авылына багышланган  “Әдәби хәзинә”дән фильм карау кичәгә нур өстедә. Кичә тамашачыларның күңелләренә хуш килде.

ahmetsianjv4

ahmetsianjv5

ahmetsianjv3

ahmetsianjv2

ahmetsianjv1

 

Нравится