1 июнь-Балаларны яклау көне

1 июнь-Балаларны яклау көне уңаеннан, Томбарлы мәдәният йорты каршында балалар өчен “Сабантуй балкышы” дип исемләнгән чара үткәрелде.Бәйрәмне китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре үткәрде.

Мәйданчык матур итеп бизәлде, саф һавада балалар өчен китапханә почмагы һәм җәйге кафе оештырылды.Татар халкының иң матур бәйрәмнәрнең берсе- Сабан туенда гына уйнала торган уеннар: кашыкка йомырка куеп йөгерү, аркан тарту, чүлмәк вату, ат чабышы, күз бәйләп әйбер кисү балалар күңеленә хуш килде. Алар барысы да бик теләп уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр,бүләкләр алдылар. Балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күңелле, матур үтте.Чарада 26 кеше катнашты.

sabantui2

sabantui1

sabantui3sabantui5sabantui4

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан