"Дуслык дәресе"
- Подробности
- Создано 03.02.2017 10:42
2 нче февраль көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Дуслык белән көчле без" дип исемләнгән әхләк дәресе үткәрелде. Чарада 3 нче сыйныф укучылары катнашты.
Дәрес барышында балалар дуслыкның нинди төрләре бар икәнен белделәр (мәсәлән: милләтләр дуслыгы - ул төрле милләт кешеләре бер-берсенең динен,телен, гореф гадәтләрен хөрмәт итү, бер сүз белән толерантлык дип атала). Укучылар төрле ситуацияләрдә үзләрен сынадылар, "Син дустыңны беләсеңме? ", "Дуслык таҗларын дөрес итеп җый" кебек уеннарда актив катнаштылар.