Тукай дөньясына сәяхәт
- Подробности
- Создано 02.05.2017 11:22
- Автор: Imaeva Asiya
28-нче апрель көнне, Татар Кандызы авылы китапханәсендә 2-4-нче сыйныф укучылары өчен татар халкының бөек язучысы Г.Тукайның туган көненә багышлап «Тукай дөньясына сәяхәт”дигән әдәби кичә уздырылды.
Кичәдә укучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен тыңладылар, әкиятләреннән инсценировкалар карадылар, викторина сорауларына да бик дөрес җаваплар бирделәр. “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.