“Табигать ул – серле сандык”

Создано 19.05.2017 16:18

18 - нче май көнне  Татар Кандызы авыл китапханәсендә Экология елына багышлап “Табигать ул – серле сандык” исеме астында уен - викторина үткәрелде.

Чарада 8-10 яшьтәге мәктәп укучылары катнашты. Катнашучылар хайваннар, үсемлекләр дөньясына караган викторина сорауларына җавап бирделәр, әкият геройларын искә төшерделәр, әдәби әсәрләр исемлеген төзеделәр. Балалар чарада бик актив булдылар. 

Китапханәче Насибуллина Г. Н. «Табигать ул –гүзәллек,могҗиза,тылсым” - дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Укучылар табигать,кошлар турында күп кенә кызыклы мәгълүмәтләр белделәр. Табигать турындагы китапларның исемлекләре белән таныштылар. Бәйрәм ахрында катнашкан укучыларга бүләкләр бирелде.

ecol kand

ecol kand 02

ecol kand 03

 

Нравится